Радиация «тырмасы»

Радиация «тырмасы»

Чернобыльдәге коточкыч һәлакәткә 25 ел. Чирек гасыр элек булган шартлауның авыр мирасын әле дә булса татыйбыз. Бөтен ил буенча «ликвидатор» исеме һәм мәңге бетмәс, куркыныч атом тамгасы алган кешеләр сибелеп яши. Яши дию артык булыр, көн күрәләр. һәлакәте аларның сәламәтлегенә төзәлмәслек яра салды, куркыныч авырулардан интегәләр, күпчелеге инде күптәннән гүргә дә кереп ятты…

Очраклымы, юкмы – анысын белмим, ләкин нәкъ менә әлеге һәлакәтнең «юбилее» чорында Татарстанда да атом-төш зыяны темасына гауга купты. Экологлар, атом-төшкә каршы оешма вәкилләре республикабызның Спасс районында терлекләргә төшкән сәер мур турында чаң суга. Маллар хәлсезләнә, аяктан егыла һәм тиз арада үлеп тә китә икән. Халык әйткәнчә, үлгәнче суеп өлгерсәләр дә, итен авызга кабарлык түгел. Экологлар моны Спасс районында «Росатом» белән берлектә үткәрелгән экспериментка бәйләп карый. Моңарчы хәбәр иткәнебезчә, андагы кайбер басуларга гамма-нурланыш, ягъни радиация белән эшкәртелгән орлыклар чәчелгән иде. Корылык булуга да карамастан, ул басулардан уңыш югары чыккан, диделәр. Хәер, әллә ни шаккатарлык дәрәҗәдә дә түгел инде үзе… Барлык бөртекләрне дә җыеп алып, складка бикләп куйганнар. Ул орлыкның кешегә яисә малларга тәэсире тикшерелмәгән бит. «Росатом» әлеге экспериментка шактый акча юнәлткән. Ләкин нигә нәкъ менә Татарстанда радиацияле орлык чәчүгә килешкәннәр – аңлашылмый.

Хәер, ветеринар табиблар маллар үлү берничек тә радиациягә бәйле түгел, дип ышандыра. Хайваннарга витаминнар җитми, шуңа хәлсезләнеп якты дөнья белән хушлашалар, имеш. Монысына да ышанырга мөмкин, ни дисәң дә, корылык иде бит, җитәрлек азык тупланмагандыр. Ләкин ничек кенә булмасын, халык күңеленә шик керде һәм ул бик урынлы. Беренчедән, радиацияле эксперимент турында беркемгә дә, шул исәптән, якын-тирә авылларда яшәүчеләргә дә берни аңлатмаганнар, республикада да ул хакта хәбәр инде игеннәр чәчелеп, уңыш җыярга вакыт җиткәч кенә беленде. Экспериментны нигә яшерергә? җиренә агулы бөртек кертәләр икән, бу хакта биредә яшәүче халык белеп торырга тиеш түгелмени? болай да, акча эшләү сылтавы белән, бөтен якын-тирә чит илләрдән радиоактив калдыкларны җыеп ята. Озакламый илебез атом-төш чүплегенә әйләнеп калачак. Чүп өстенә чүмәлә – ипине дә нурландырып ашарга җыенабыз.

Атом-төш тәэсиренең ни икәнен белү өчен, Фәүзия Бәйрәмованың «Кырык сырт» китабын укып чыгарга киңәш итәм. Анда Чиләбе өлкәсенең Мөслим һәм Караболак исемле авыллары язмышы тасвирланган. Әдәби әсәр документаль фактларга нигезләнеп язылган. Чиләбе өлкәсендә радиациядән агуланган татарлар бүген дә интегеп, чирләргә чумып, үлем көтеп яши. Ул вакытта милләттәшләребез эшнең нидә икәнлеген белмәгән. Бездә исә күрә торып үз җиребезгә атом керттерәләр. атом электр станциясен көчкә төзеттерми калдык. Әллә инде, болай итеп карыйк дип, куркыныч нурланышны икмәк аша ирештерергә җыеналармы? Җитмәсә, шул ук Спасс районыннан 40 чакрым тирәсе ераклыкта гына Димитровград (Мәләкәс) шәһәрендәге атом объекты урнашкан. Аның атом калдыклары саклау җайланмалары күптән искергән, куркыныч матдәләр җирдә җәелеп ята дигән мәгълүматлар бар. Һәрхәлдә, Буа, Чүпрәле якларында кинәттән яман шеш авырулары күбәеп китүне халык нәкъ менә Мәләкәскә якынлык белән бәйләп карый…

Япониянең Фукусима станциясендәге һәлакәт тә Русия өчен сабак булмады. Бу юллар язылганда Президент Чернобыльгә җыенып ята иде. Андагы һәлакәтнең 25 еллыгы уңаеннан узасы чараларда катнашмакчы. Ул әлеге вакыйгадан сабак алырга чакырды. Ләкин сабак алындымы соң? Русиядә кешеләр иминлеге турында уйлыйлармы? Юк, уйламыйлар. Моның аермачык чагылышы – атом-төш станцияләрен төзүне алга таба дәвам иттерү. Безнең илдә генә түгел, чит илләрдә дә. Радиация – кемнедер юкка чыгаручы, ә кемнедер черетеп баетучы нәрсә дә әле ул. Ә акча дигәндә, бигрәк тә сүз 9-10 нульле саннар хакында барганда меңнәрнең гомере белән хисаплашмаска да мөмкин. Фукусима атомның нинди куркыныч нәрсә икәнлеген тагын бер кат исбатлады. Техника ягыннан алга киткән, акыллы, соклангыч тырыш һәм тәртипле японнар да аны авызлыклый алмый. Һәлакәт нәтиҗәсе шул ук Чернобыльдән ерак китмәгән. Фукусима да меңләгән кешенең сәламәтлеген какшатты, «ликвидатор»ларны арттырды. Сабак ала беләбезме? Юк. Безгә үзебезнең ялгышлар да, читләрнеке дә сабак бирми. Һаман бер тырмага басабыз да басабыз. Маңгай гына түзсен… Әнә, «Росатом» да алга таба яңа планнар кора. Игеннәрне нурландырудан соң чебешләргә күчмәкчеләр, ди. Күрәселәр бар әле…

P.S. «Росатом» агентлыгы киләчәк 20 елда илнең атом потенциалын ике тапкырга үстерергә исәп тота. Чит илләрдә атом электр станцияләре төзү белән беррәттән, Русия дөньяда беренчеләрдән булып йөзә торган атом электр станциясен гамәлгә кертергә җыена, дип хәбәр итә “Азатлык” радиосы.

Бу башлангыч – мәгънәсез һәм куркыныч, Фукусимадагы хәлләрдән соң, хәтта әдәпсезлек, – ди Русиядәге «Гринпис»ның энергетика бүлеге башлыгы Владимир Чупров.

«2014 елда гамәлгә кертергә планлаштырылган беренче йөзмә станция Камчаткада булачак. Гәрчә, бу җир тетрәү куркынычы янаган төбәк саналса да, «Фукусима»дан аермалы буларак, иминрәк ясалачак», – ди «Росатом» башлыгы Сергей Кириенко.

Ләкин «Беллона» төркеме белгечләре йөзмә төзүдә кертеләчәк технологиянең салкын сугыш вакытындагы су асты көймәсендә кулланылганын әйтә. Һәм белгечләр элек шундый ун көймәнең батуын сөйли. Шулай ук экологлар аның террор һөҗүмнәре өчен дә уңайлы булуына ишарәли.

Сәйдулла КУТУШЕВ.

Комментарии