- 26.04.2010
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2010, №15 (21 апрель)
- Рубрика: Әйтсәм–әйтим…
Исәнме, Барак туган! Туган дип әйтүемнән дерт итеп куйма тагын. Аңлыйм, Президент булгач, туганнарың күбәйгәндер. Безнең илдә, һәрхәлдә, шулай, берәрсе өскә үрмәли башласа, әллә кайдан туган-тумача килеп чыга. Барысы да сине сабый чактан ук белүен, менә-ә-ә мондый кечтеки вакытта ук баштан сөеп йөрүен исенә төшерә… Юк, без синең белән туганнар түгел. Бездә хөрмәт иткән кешеләргә шулай зурлап, “туган” дип эндәшәләр. Ә мин сине хөрмәт итәм. Якын күрәм. Ерактан күреп булмый, күз алмый, шуңа телевизордан сине күрсәткәндә экран янына ук килеп басарга туры килә. Хәер, безнең фатир да кечкенә инде, әллә кая ерак китә алмыйсың, телевизор белән диван арасыннан үткәндә ышкылырга туры килә.
Ярый ла, зарланыр өчен язмыйм. Хөрмәт итәм сине дип кенә әйтмәкче идем. Безнең илдә хәтта синең исем белән аталган йортлар да бар. Барак дип аталалар, басымы гына соңгы иҗектә. Ул баракларда илебезнең ярты халкы яши. Бәдрәфе урамда. Кайнар су юк. Безнең Казанда да бар андый йортлар, шәһәр уртасында ук. Казан контрастлар шәһәре инде. Хәер, Клинтон хатыны килеп киткән иде, кайтып сөйләгәндер, шәт…
Минем сиңа, Барак туган, рәхмәт әйтәсем килгән иде. Хәзерге Президентыбыз Дмитрий Медведевны бигрәк тә якын күрәсең. Икәү уртак тел табып, атом-төш коралын авызлыкладыгыз. Юкса корал җитештерүдән баш чыкмый бит. Иң шәп фәнни ачышлар гомер-гомергә шул хәрби өлкәдә булды. Әйтерсең бер-беребез белән сугышырга җыенабыз… Туктатырга кирәк иде, маладис, булдырдыгыз! Тик бер журналист: “Думага килешүне ратификацияләргә кайчан кертәсез?” – дип сорагач, безнең Президент: “Менә Обамага шалтыратам да, син килешүне конгресска кертәсеңме? Әйе, дисә, мин дә кертәм”, – диде. Икегез бер үк вакытта парламентка тапшырасы икән. Син Дмитрий Анатольевичка әйт инде, алай шалтыратмасын, юкса Мәскәү белән Вашингтонда вакыт аермасы 8 сәгать бит, йокыңны бүлә күрмәсен… Ил белән талчыккан килеш идарә итеп булмый бит, мин аны бик әйбәт аңлыйм…
Бер сорау һаман борчый мине. Ник сез бездән – Русиядән куркасыз? Без бит сез уйлаганча ук әшәке түгел. Урамда колакчынлы бүрек киеп, аю белән кочаклашып, аракы эчеп йөрмибез. Гомумән, сез бездә аюлар шәһәр урамнарында йөри дип уйлыйсыз икән. Юк, йөрмиләр. “Бердәм Русия” партиясе әгъзалары булса гына инде… Алясканы кире кайтару хыялы да юк бездә. Саттык, оныттык, нәрсәгә ул безгә? Безнең кайбер урыннарда елга аша күпер юк, туган туганы янына бара алмый, океан аша урнашкан Аляска пычагымамы? Әнә, трофей рәвешендә Германиядән алынган Кёнигсберг, хәзерге Калининград белән дә ни эшләргә дә белгән юк. Анда яшәүчеләр Мәскәүгә гомергә бер тапкыр да килмәгән, ә күрше Европа илләренә шимбә-якшәмбе саен кунакка йөриләр, ди. Әле, ачу китереп, торак-коммуналь хуҗалык тарифлары югары дип, митингларга чыгалар. Азса да азар икән бу халык… Безнең Дмитрий Анатольевичка ул яктан авыррак шул. Берәр нәрсә ошамаса, халык, эшен ташлап, митингка йөгереп чыга. Демократик ил чүтеки Русия, сездәге кебек түгел…
Корал дигәннән, Барак туган, әле менә безнең “Петр Великий” дигән крейсерыбыз, нигәдер, Урта диңгезгә маневрлар ясарга чыгып китте, өйрәнүләргә. Аның кая барып җиткәнен, ни эшләгәнен көн саен күрсәтеп торалар телевизордан. Сез дә карап өркисездер, име? Безнең флотның иң зур корабле бит ул! Мәскәү журналистлары хәтта дөньядагы иң олы хәрби судно дип җиффәрә. Уйлап кына карагыз – бортында хәтта ике (!) вертолет бар. Ә сезнең флоттагы бер “Дуайт Эйзенхауэр” авианосецында гына да 4 вертолет һәм 85 хәрби самолет тора икән… Ялгышырга куркам, авианосецлар сездә 11 бугай… Ә сез бездән куркасыз… Ник? Һич аңламыйм…
Хәер, сәясәткә бик кереп китмик әле. Хөрмәт итәм дигән идем бит. Бик ачык кеше сез. Хатыныгыз да ачык күренә. Гомумән, сезне сайлап куйгач, бик шатландык. Бездә хәтта параллель дә үткәрделәр – әгәр Кушма Штатларда афроамерикалы (ягъни кара тәнле кеше) Президент булган икән, димәк, Русиядә чираттагы Президент татар булачак, диделәр. Белмим шул. Русиядә татарлардан, никтер, куркалар. Нәкъ сез Кушма Штатларда Русиядән курыккан шикелле…
Хөрмәтле Барак туган! Мөмкинлегең булса, кунакка килеп чык. Тәмләп үзебезчә, аяк бөгеп утырып, гәпләшә-гәпләшә чәй эчәрбез. Ләкин килгәнеңне алдан кисәт. Эш тыгыз вакытка туры килмәсен диюем. Әйтик, узган шимбә килгән булсаң, күрешмәс идек. Чөнки мин өмәгә чыктым. Безнең илдә ел саен үткәрелә ул. Коммуналь хезмәтләр кыш буе җыярга тиешле чүпне елга бер тапкыр бөтен шәһәр белән оешып җыештырабыз. Түрәләр: “Халыкның эчке культурасы юк, чүплиләр”, – дип телевизордан лаф ора. Эчке культура ул эчке кием түгел шул, аны салып юып яңадан чиста килеш киеп куеп булмый. Ә менә шул түрәләрдән сорыйсы килә – без шул чүпне дә җыя алмаган коммуналь хезмәт өчен нигә акча түлибез, ниндидер оешмалар асрап ятабыз? Бәлки, аларны куып таратып, һәрнәрсәне дә өмә белән генә эшләргәдер? Тик моңа, Барак туган, түрәләр килешми. Чөнки коммуналь хезмәтләр – безнең илдә төпсез кое, анда миллиардлар кереп югалып бара. Безнең ун подъездлы биш катлы өйдән бер елга җыелучы акчага күптән ракета ясап, Марсны өйрәнеп кайтып булыр иде, ә чынында исә подъезд идәнен җыештыруга да җитми. Бер көнне эчүдән шешенеп беткән ханым, идән юган өчен, 30 тәңкә акча сорап чыгып китте әнә. Хисап фактурасы буенча да түлибез, кулга да бирәбез, ә идән ничек шакшы булса – шулай ук шакшы…
Ярый ла, Барак туган, син ачуланма, зарлану түгел иде бит максатым. Бу хатны ник яздым дисеңме? Акыллы кеше белән сөйләшеп утырасы килде. Күрешеп булмагач, хат языйм әле мин әйтәм. Хәер, син бу хатны укымассың да. Дөньяда “Безнең гәҗит” газетасы барлыгын да белмисеңдер, шәт. Чөнки аның баш мөхәррире Илфат Фәйзрахманов халык белән очрашуларга еш йөри. Бу очрашуларның берсендә дә синең күренгән булмады. Очрашуларда ул гел газета тарата. Килсәң, газета сиңа да эләгер иде. Бушлай, мәңгелеккә. Безнең илдә, шөкер, сирәк кенә булса да шәп әйберне түләүсез биргәлиләр.
Әйтәсе сүзләр күп калды әле, тагын бер утырып язармын. Хәзер татар журналистикасында Президентларга хатлар салу модага керде. Мин дә калышмыйм, мәйтәм. Барак туган, синнән башларга карар кылуым да юкка түгел. Сәясәтче буларак та, кеше буларак та хөрмәт итәм мин сине. Шуңа күрә Казанда була-нитә калсаң, керми китмә.
Ихтирам белән Татарстан патриоты Сәйдулла КУТУШЕВ
Комментарии