Метеорит чүп кенә ул

Метеорит чүп кенә ул

Кайбер экспертлар сүзенә ышансак, Дмитрий җитәкчелегендәге хөкүмәте быел отставкага китәчәк. Янәсе, бу кабинет үз эшен тиешенчә башкарып чыга алмаячак һәм тиздән «көрткә» килеп төртеләчәк. Моның белән килешмичә булмый, чөнки, чыннан да, хөкүмәтнең халыкка биргән вәгъдәләрен һәм аның алдындагы бурычларын үтәргә мөмкинлекләре чикләнеп бара. Югары даирәләрдәге номенклатура үзен генә кайгырта: үзенә запас аэродром төзү белән мәшгуль. Чөнки белә: Русиянең мондый нормаль халәттә яшәвенә күп калмады, бюджет саега, акчалар кими, тормышлары иминлегенә куркыныч артканнан арта гына бара. Бүген-иртәгә сине «сата» яки «дуслар» исемлегеннән төшереп калдыра алалар, ә бу исә сиңа карата җинаять эше ачылачак, дигәнне аңлата.

Дмитрий Медведевның үзен дә бик өнәп бетермиләр, анысы. Әйтик, аның күптәнге иптәше, вице-премьер Аркадий Дворковичка карата, федераль матбугатта, узган атнада, мәгълүмати һөҗүм булып алды, янәсе ул шикле эшләрдә катнашып йөргән. Бу яңалыкның Русия хөкүмәте рәисенә аталганлыгы берәүгә дә сер түгел. Кемнәргәдер аның кандидатурасы ошамый. Андыйларга хәрби-сәнәгать комплексы өчен җаваплы түрә Дмитрий Рогозинны кертәләр. Имеш, ул Министрлар Кабинетын җитәкләргә омтыла. Хәер, соңгы арада ул бик каты пиар белән шөгыльләнә, хәбәрнең барлыкка килүе ялгыш та түгелдер. Әнә, Чиләбе өлкәсендә төшкәч, иң беренче булып, астероидларга каршы саклану чараларын төзергә кирәк, дип нәкъ менә ул сөйли башлады. Моның өчен 1 миллиард доллар акча да сорарга онытмаган. Дмитрий Медведев урынына элеккеге финанс министры Алексей Кудринны, Мәскәү мэры Сергей Собянинны да димлиләр. Беренчесе була калса, пенсиягә чыгу яшен арттыруларын көт тә тор! Ул күптән шул хакта хыяллана инде. Икенчесе дә Юрий Лужковтан әллә ни аерылмый, диләр. Эшмәкәрләрне кысу хәзер дә бар, башкаладагы күп эшләрне дә үз фирмалары башкара.

Хөкүмәт җитәкчесе дә булырсың, иң мөһиме Путинның «Политбюро 2,0» төркеменә эләгергә кирәк. «Минченко консалтинг» оешмасы инде 1 ай элек Русиянең югары даирәләрендә КПССның үзәк комитеты сыман күзгә күренми торган идарәчеләр җыелмасы бар дигән фикер әйтте. Янәсе, илдәге тормышка Владимир тирәсендә берләшкән берничә түрә, хокук саклау органы вәкиле, эшмәкәр тәэсир ясый. Аларга Игорь Сечин, Сергей Иванов, Сергей Нарышкин, Сергей Чемезов, Геннадий Тимченко ише кешеләр керә, ди. Соңгы вакытларда Сергей Шойгу да ул төркемнең тулы хокуклы әгъзасына әйләнгән икән. Ә инде Русиядәге төрле низаглар шул җыелма команданың тормышын яхшырту, алар мәнфәгатен кайгыртудан килеп чыга, имеш. Хәзерге вакытта бара торган җинаять эшләре, ведомствоара бәхәсләр барысы да хакимият тәлинкәсеннән ашаучыларның бер-берсе белән акча бүлешү нәтиҗәсе булып тора. Әнә, элеккеге оборона министры Анатолий Сердюковка карата кампанияне Дмитрий Рогозин башлаган дигән фикер Мәскәү элитасы арасында күптәннән йөри. Әмма әлегә кланнар эчендәге балансны саклап маташа. Озаккамы икән?

Белгечләр, Путин төзегән империя озакламый ишелә башларга мөмкин, дип саный. Һәм ул Русияне быел ук көтә. Президент тирәсенә тупланган акчага мөкиббән түрәләр, нефть энәсендә утыручы эшмәкәрләр, бары тик ришвәт өчен генә җинаять эшләрен «тегеп» утыручы хокук саклау органы вәкилләре соңгы арада тәмам азына башлаган, бу процессны Путин үзе дә туктата алмый. Әмма аңа хакимияттән китәр җир юк. Хәер, бар икән, ул да булса төрмә, тик кемнең анда барасы килсен ди? Шуңа күрә клан бар көченә кәнәфигә, акчага ябышып ятачак. Икътисад белгечләре быел чит илгә агачак капиталны 50 миллиард доллар белән исәпли, ә бу коточкыч сан. Димәк, элита илнең күзгә күренеп упкынга тәгәрәвен яхшы чамалый, шуңа да бер аягын Европага чыгарып басарга тырыша. Оппозиция вәкилләре халәтне үзгәртер иде дип уйлар идең, тик алары да үзләренә хакимият алу артыннан гына йөри шул. Кәнәфигә менеп утыргач, Путин барлыкка китергән Политбюро яңалары белән алышыначак һәм Русиядәге урлашулар да, ришвәтчелек тә кабатланыр дип беләм. Ә инде , , , сыман курчаклары үз рольләрен бик шәп башкара, алар әлегә яшәр, чөнки күз буяу дигән миссияләре тәмамланмаган. Русия Дәүләт Думасыннан бер-бер артлы депутатлар китә, кайберәүләрен иммунитетыннан мәхрүм итәләр, алга таба ни буласын кем белгән. «Бердәм Русия»гә дә алмашка нәрсәдер килергә охшаган, чөнки ул инде үз позициясен югалтып килә.

Бүген тормыш алай ук начар димәскә дә була бит. Нефтьнең бәясе йөзләрдә елмаю чаткылары барлыкка китерә, әмма ул бетсә, нишләрбез соң? Татарстан өчен шатлыгыбыз зур, табигать байлыгы җитәрлек әлегә. Әмма җитәкчеләр сәнәгать турында онытмый, инвесторларны да республикага китерергә генә тора, тик алар кирәге бәхәсле нанотехнологияләр, IT-парклар дип халыкның башын әйләндерә шул. Тиздән Президент атамасы бетәчәк, бәлки Татарстанны берәр төбәк белән кушып куярлар, ул вакытта инде бөтенләй икенче нәрсәләр турында кайгырырга туры киләчәк.

Гафил КӘРИМОВ.

Комментарии