Теге тырма онытылмаган

Минтимер Шәймиевнең Президенты постыннан баш тартуы соңгы көннәрдә ил күләмендә сөйләнә торган төп хәбәргә әйләнде. Бу яңалык мәгълүм булганчы узган Дәүләт Советы утырышын күпләр онытып та җибәрде. Ә анда шактый кызыклы һәм хәтта куркыныч тәкъдимнәр дә яңгырады.

Президент илнең сәяси системасын үзгәртеп кормакчы. Төп максат – дәүләт белән идарә итүдә халыкның үзен дә катнаштыру. Ләкин җомга көн Мәскәүдә булган утырышта яңгыраган тәкъдимнәр моның киресен күрсәтә. Партияләр вәкилләре, эре түрәләр шөрепләрне тагын да ныграк кысып бетермәкче. Минтимер Шәймиевнең Дәүләт Советы утырышыннан соң ук Президентлыкка бармавын белдерүе дә ул көнне әйтелгән сүзләргә протест төсмерен алды.

Инде конкрет тәкъдимнәргә килик. ЛДПР башлыгы Владимир Жириновский төбәкләрне эреләндерергә кирәк, ди. Мондый сүзләр элек тә яңгырады. Ләкин бу юлы Жириновскийга хакимият партиясе вәкиле, Дума спикеры Борис Грызлов та кушылды. Ул да хәерче төбәкләрне байларга кушу ягында. Әлбәттә, мондый мисаллар бар. Пермь крае барлыкка килү – шуның бер чагылышы. Ләкин бөтенесен дә рәттән берләштерергә димәгән бит. Әгәр ул таләп дип куелса, хәлләр булачак бу илдә. Әйтик, Татарстанга Мари Иле, Ульян өлкәсе, Удмуртия, Чуашстанны кушып куярга мөмкиннәр. Ләкин безгә кирәкме соң мондый нәрсә? 116нчы төбәк булып калуыбыз бер булса, хәерче җыюның авырлыгы – ике. тә мәсьәләне болай кую белән килешмәвен белдерде. Әгәр бөтенесе дә дәррәү кул чаба торган эш булса – кушылсыннар, алырбыз үзебезгә, – диде Илбашы. Ләкин Президентның тел төбеннән аңлашылганча, Татарстан кемне дә булса сыендыру хыялы белән яшәми. Үзебезнең проблемалар белән дә баш каткан. Үтә зур Төмән өлкәсен генә алыйк. Аның бер очында җиләк-җимеш пешеп утырган чор булса, икенчесендә – карлы-буранлы кыш. Мондый төрлелектә өлкә белән ничек идарә итеп бетермәк икән?! Бу физик, психологик яктан да мөмкин нәрсә түгел. Шуңа күрә ничек барып чыкса, шулай идарә итеп яшәп ятыш. Бер өлкәдә генә түгел. Ил күләмендә дә.

Минтимер Шәймиев болай алны-артны карамый эреләнүнең тагын бер куркыныч ягын күрсәтте. Кавказда андый экспериментлар барып чыкмаячагын кисәтә ул. Икенче тапкыр бер үк тырмага басарга кирәкмәгәнлеге – аңлашыла торган нәрсә. Хәер, безнең илдә ул тырмаларга басуны маңгай ватылгач та туктату гадәте юк үзе.

Кавказ дигәннән, хәзер аның проблемалары белән Александр Хлопонин шөгыльләнәчәк. Ул элек Красноярск крае губернаторы иде, хәзер махсус оештырылган федераль округ башлыгы. Хәрби көчнең файдасы булмагач, Мәскәүдән Кавказга генерал-губернатор урынына икътисадый яктан көчле, олигархлар белән тыгыз бәйлелектә торган җитәкчене җибәрделәр. Тауларда акча коралга караганда көчлерәк икәнлеген Кремльдә дә аңладылар бугай…

Дәүләт Советы утырышына әйләнеп кайтсак, Дмитрий Медведев әлегә көтелгән либеральлеккә юл куймый. Киресенчә булмагае. Сәяси система камил булмавы көн кебек ачык. Минтимер Шәймиев шимбәдә узган матбугат конференциясендә “Бердәм Русия” партиясен катгый тәнкыйтькә тотты. Анда да җитди үзгәрешләр кирәк. Илнең үзендә дә. Кечкенә нәрсәдән башламый гына зур нәтиҗәгә ирешү мөмкин түгел. Ләкин әлегә сүз боткасы, анысы да – камилләшү түгел, ахмак тәкъдимнәр белән чыгу.

Сәйдулла КУТУШЕВ

Комментарии