Тәрбияче – салым инспекторы түгел!

Тәрбияче – салым инспекторы түгел!

Бер танышым балалар бакчасында эшли. Үзенең төп вазыйфасы – сабыйларга тел өйрәтү белән беррәттән, аңа кайбер административ эшләр дә йөкләнгән: бакча мөдире барысын да берүзе башкарырга җитешми шул, нишлисең. Төрле белешмәләр язу, кәгазьләр тутыру, кадрлар эше, расписание төзү, бакчаның Интернеттагы сәхифәсен алып бару, тикшерүләр килгәндә, документларны рәткә китерү һәм башкалар… Ә соңгы арада шуларга тагын ниндидер акылга сыймаслык, бакча эшчәнлегенә бөтенләй кагылышы булмаган нәрсәләр дә өстәлгән икән.

КҮНДӘМ ЭЛЕКТОРАТ

Сайлаулар узган көнне җитәкчеләргә: «Бардым, тавыш бирдем», – дип хисап тоту әүвәлге елларда яшерен, мыштым гына башкарылса, хәзер инде Татарстанда гадәти күренешкә әверелде. Кешенең шәхси ирегенә шул рәвешле тупас тыкшыну бүген беркемне дә гаҗәпләндерми. Ияләндек, күндек, баш идек…

Тик рәсми сайлаулардан тыш, республикада үзенең «мин-минлекне» күрсәтергә форсат бирүче башка чаралар да игътибарсыз калмый. Һәм андыйлар, Тукай сүзләре белән әйтсәк, биниһая-бихисап. «Голос», «Евровидение» кебек телевизион проектлар дисеңме (әле, җитмәсә, балаларныкы да бар), Русия символларын билгеләү бәйгесеме, яңа купюраларга рәсем сайлаумы – боларның берсендә дә җиңелергә хакыбыз юк. Татарстанның, ә дөресрәге – «өстәгеләр»нең йөзенә кызыллык китерергә ярамый бит. Әлбәттә, бу очракларда иң җиңел ысул – административ ресурс эшкә җигелә. Һәм мескен «бюджетниклар» янәдән «тавыш бирдем», дип рапорт бирергә, телефондагы СМСларын күрсәтергә, компьютер экраннарын фотога төшереп җибәрергә мәҗбүр булалар. (Бу технология турында «Безнең гәҗит»нең 12нче октябрь көнне чыккан 41нче санда «Ай-һай хәлләр»сәхифәсендә тәфсилләп язган идек).

БЮДЖЕТНЫ КАЙГЫРТЫП

«Ярый, анысына да түзәрлек, көн саен була торган чаралар түгел. Мәҗбүр итмәсәләр дә, барыбер тавыш бирер идек, чөнки без үз ватаныбызның патриотлары. Артык хисап тотулар белән интектермәсеннәр генә, – дип дәвам итте сүзен танышым. – Ләкин бит ахмаклык моның белән генә чикләнми».

Һәм ул тагын бер чәчләремне үрә торгызган «инновация» турында сөйләде. Бу көннәрдә балалар бакчасы хезмәткәрләре салым инспекторлары ролен үти икән (билгеле ки – бушка). Алар ата-аналардан милек өчен салымны түләгәннәрме, юкмы дип сорашырга тиеш. Һәм шул мәгълүматны РОНО башлыгына җиткерергә. Гәрчә, канун буенча әлеге салымны түләү срогы итеп 1нче декабрь күрсәтелсә дә.

Аякларның кайдан үскәнен чамалап була. Быел Татарстанда салым җыю катлауланды, дәүләт бөтен көчен дә бу юнәлештә эшкә җигә. Август башында республика хөкүмәтендә казна керемнәрен туплау өчен җаваплы махсус штаб та төзелде. Аны Министрлар Кабинетының аппарат җитәкчесе Шамил Гафаров җитәкли.

Физик затларның милегеннән алынучы салым – җирле бюджетларның төп керем чыганакларының берсе. (Сүз уңаеннан, балалар бакчалары да, нигездә, муниципалитет хисабына яши). Кырымны Русиягә кушкач килеп туган икътисади кыенлыклар салым җыюда да чагылды. Моны аеруча төбәкләр, авыл һәм шәһәрләр нык сизә, чөнки федераль үзәк үзендә җиңел җыела торганнар салымнарны туплый. Урыннардагы җитәкчеләрдән исә бу проблемадан чыгу юлларын һәркем үзенчә эзли, күрәсең. Хәтта тәрбиячедән салым инспекторы ясап куюдан да чирканмыйлар.

ЯҢАЛЫК ӨСТЕНӘ ЯҢАЛЫК

Ә әти-әниләр үзләрен әле зур сюрприз көткәнен белми торганнардыр. 2015нче елдан башлап 28 төбәктә (шул исәптән Татарстанда да) милектән алынучы салым яңача исәпләнә. Ул торакның инвентарь бәясенә түгел, ә күпкә кыйммәтрәк булган кадастр бәясенә нигезләнә. Узган ел өчен салымны шушы көннәрдә түләргә тиеш булабыз да инде. Әмма аның суммасы күрсәтелгән хатларны барлык татарстанлылар да алмаячак икән. Салым инспекциясе сайтында теркәлгән гражданнар квитанцияне үзенең шәхси кабинетында гына күрә ала. Кризис чәчәк атканда, кәгазь һәм конвертка акча сарыф итеп булмый ич! Һәр тиен дә кадерле.

Хәер, казна тутыру эшенә тәрбиячеләр, РОНО мөдирләре, хөкүмәт аппараты җитәкчеләре генә түгел, депутатлар да җигелгән. Әнә Думага дүртенче срокка сайланган Илдар Гыйльметдинов милектән алынучы салымны 1нче декабрьгә кадәр түгел, ә элеккечә, 1нче октябрьгә кадәр түләтергә тәкъдим итә. (Имеш-мимешләргә ышансаң, әлеге датаны быелгы сайлауларга бәйле рәвештә күчергәннәр – конверттагы саннарны күреп, халык тавыш бирүдән бөтенләй баш тартырга да мөмкин иде бит). Закон проектының аңлатмасында ул нәкъ менә «җирле бюджетларны кайгырту максатында», дип яза. Бер генә нәрсә күзгә ташлана: Гыйльметдинов – Русия парламентының милләт эшләре комитеты рәисе. Ягъни, бюджет, икътисад, берәр социаль тармак комитеты әгъзасы түгел. Бәлки, биредә дә шул ук мантыйк хөкем сөрәдер: салым җыючыны мәгариф тармагы вәкиле алыштыра алгач, теге канунны да теләсә кайсы депутат кертергә хаклы, димәк.

Ни генә булмасын, түрәләр иң гади һәм бөтен халык тарафыннан бертавыштан хупланачак адым турында уйлап та карамыйлар. Ул да булса – «Ак Барс», «Рубин», «Нефтехимик», «УНИКС» һәм республикабызга артык кыйммәткә төшә торган башка командаларны тарату. Миллионер-спортчыларны асрауга ел саен ничектер акча табыла бит.

Мансур ХАФИЗОВ

Комментарии