Авыл кешесе өчен дә ярминкәләр кирәк!

Авыл кешесе өчен дә ярминкәләр кирәк!

Татарстанда тагын авыл хуҗалыгы товарларын сату ярминкәләре башланачак! Әлеге хәбәрне кемдер «Ура!» кычкырып кабул итсә, икенче берәүләр: «Уф, тагын башлана инде!» – дип, авыр көрсенеп каршылыйдыр. Шатланучыларның кемнәр икәнлеге тәгаен билгеле. Алар – шәһәр халкы. Чөнки әлеге ярминкәләр беренче чиратта аларны арзанлы һәм сыйфатлы азык-төлек белән тәэмин итү өчен оештырыла бит. Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин кул куйган карар нигезендә, быел авыл хуҗалыгы товарларын сату ярминкәләре 11нче сентябрьдән 25нче декабрьгә чаклы узачак. Ә һәрбер ярминкә арзанлы һәм сыйфатлы азык-төлеккә бай булудан тыш, җыр-моңлы, бәйрәм рухында узуын искә алганда, вәт, башлана инде шәһәр халкы өчен күңелле шимбәләр!

Ә ул ярминкәләрне оештыру өчен авыл хезмәтчәннәренә күпме маңгай тирен агызып, ничаклы йокысыз төннәр уздырырга туры килүе турында бик сирәкләр генә уйланадыр. Һәр атна сан шимбә көнне иртәнге сәгать бишләргә инде товарларын матур итеп тезеп, сату урынын бизәп, беренче сатып алучыларны каршы алу өчен авыл кешесе төнлә бөтенләй йоклап тормый бит. Чөнки өлгерә алмый ул йокларга. Үзегез уйлап карагыз, ярминкәгә алып барасы товарларны кичтән әзерләп куярга кирәк. Алар бит әле гади генә төргәкләрдә дә булырга тиеш түгел. Ә түрәләрне шаккаттырырга күнеккән район җитәкчелеге таләбе буенча, матур һәм үзенчәлекле савытларга, иң сыйфатлыларын сайлап тутыру ихтыяри-мәҗбүри. Ярминкәләргә авыл хезмәтчәннәре итнең иң симезен, бәрәңгенең иң ярмалысын һәм йомрысын, кәбестә-кишер ише яшелчәләрнең иң витаминлысын алып килә бит. Ә «икенче сортлы»ларын үзенә ашарга калдыра.

Кыскасы, шулай «иң-иң» товарларын сайлап, авыл кешесе кичтән ярминкәгә барырга җыена. Авылы шәһәрдән ничә чакырым ераклыкта урнашкан булуыннан чыгып, төнге уникеләрдә машинага төялә башлый. Чөнки инде иртәнге сәгать дүрттән дә калмыйча барып җитәргә кирәк. Һәм менә, әйткәнебезчә, иртәнге биштән соң шәһәр халкын каршы алу башлана. Тәүлек буе йокламыйча, инде иртүк хәлдән тайган крестьян янәдән ихтыяри-мәҗбүри рәвештә киң итеп елмаеп, ачык йөзе, тәмле сүзе белән сатып алучыларга хезмәт күрсәтә. Хәер, гомер буе авыр хезмәттә алсыз-ялсыз эшләп күнеккән авыл кешесе анысына гына түзә инде ул. Иң мөһиме – алып килгән товарлары сатылып бетсен! Шул чаклы нужалар аша анда хәтле өстерәлеп бар да, инде азык-төлекне кире төяп тә кайтырга туры килсә, бөтенләй үкенечле була бит. Ул ягын да уйлый ярминкәгә товар алып килүче. Тагын шундый очраклар да булгалый: яшерен-батырын түгел, ярминкәгә барган сатып алучы карт-коры арасында тиенен дә санап тотучылар шактый. Андыйлар ярминкәдәге товарга кызыгып, шул ук вакытта, инде болай да арзанрак бәяне күпсенеп тора башласалар, авыл кешесе аларның хәленә керергә тырыша, өстәмә ташлама ясап биреп җибәрә ул әйберне. Менә шундый очракта әлеге ярминкәләрнең ни дәрәҗәдә шәһәр халкы өчен кирәкле һәм социаль яктан әһәмиятле икәнлеге бик яхшы аңлашыла инде. Һәм тагын шунысы да мөһим, югарыда бәян ителгәнчә, ярминкәләрне зур мәшәкатьләр бәрабәренә оештырырга туры килсә дә, киң күңелле, түзем авыл кешесе шәһәр халкына карата һич начар фикердә калмый. Әлеге өстәмә мәшәкатьләр өчен ачуланмый. Ә ярминкәнең чираттагысын тагын да мулрак, күңеллерәк итеп үткәрергә омтыла.

«Уф, тагын башлана инде!» – дип, ярминкәләрне авыр көрсенеп каршы алучылар кемнәр дисезме? Алары авыл хезмәтчәннәре. Тик алар шәһәр халкыннан туеп, аларга хезмәт күрсәтергә теләмичә көрсенми. Ә гаделсез шартлардан, аграрчыга карата «рәхмәтсез» булган заманадан көрсенәләр. Карагыз инде, авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү өчен кирәкле булган бензин-соляр кебек энергоресурслар, техника, ашлама – барысы да гел кыйммәтләнеп тора. Ә аграрчының шул кыйммәтләнгән ресурсларны кулланырга мәҗбүр булып җитештергән продукциясенә аз гына бәя арта башласа, «шау» киләләр. Ил түрәләре гаять эшлекле һәм кайгыртучан кыяфәт чыгарып: «азык-төлекнең кыйммәтләнүенә юл куярга ярамый, ул очракта халык ни эшләр», – дип тәмам борчуга төшәләр. Аңлашылганча, әлеге ярминкәләр дә җитәкчелекнең, имеш, халык турында «кайгыртуы» нәтиҗәсендә оештырыла бит. Ничәмә еллар буе шул хәл инде? Янәсе, авыл хезмәтчәннәре халыкны арзанлы продукция белән тәэмин итүдә зур социаль роль уйный, дип әйткән булалар да, шуның белән вәссәлам! Ә бит үз товарын арзанга сатарга мәҗбүр булган аграрчыга кием-салым, көнкүреш җиһазлары, техникалар, төзелеш материаллары – барысы да кирәк. Нигә соң әлеге товарларны авыл халкына арзангарак сату буенча да махсус ярминкәләр оештырмаска? Кунак ашы – кара-каршы дигәндәй, ул очракта берникадәр гаделлек булыр иде.

Раиф ГЫЙМАДИЕВ

Комментарии