Стандартлар төрле, яки АКШка ничек сатылалар?

Стандартлар төрле, яки АКШка ничек сатылалар?

Бер танышым шалтырата, укытучы ул, димәк интеллигенция вәкиле. Менә безнең диалогның кыскачасы:

– Син нишләп Кырым буенча барына да каршы сөйлисең, – ди танышым.

– Каршы сөйләмим бит. Башка фикерләр булуын гына искәртәм, – дим.

– Кырымның безгә кушылуы әйбәт бит инде. Экономик яктан да яхшы. Андагы диңгез флотына гына да күпме түли идек, хәзер түлисе юк.

– Ул флотның кирәклеге турында бәхәсләшмим. Без дошман эзлибез, ә армия шуннан саклый… Тик минем чит илләрдә булганым бар, без кирәк түгел беркемгә. Анда безне яратмыйлар да. Аның каравы, тагын бер акча сораучы регион барлыкка килде. Бай яшәсәк, сүз әйтмәс идем.

– Халык шатлана бит…

– Син ТВ гына карыйсыңдыр шул.

– Шуны инде…

– Бераз «Эхо Москвы» радиосын да тыңлаштыр.

– Нигә, ул бит Америкага сатылган радио… безне күрә алмый бит, юкка чыгарыр иде…

– «Безнең гәҗит»не дә Америкага сатылган диләр форумнарда. Башкача уйлаучы булса, төрле карашларны тыңласа, ул АКШка сатылган булып чыгамы? Без нинди илдә яшибез?

– Демократик Россиядә…

– Ник алайса, гел бертөрле генә караш пропагандалана? Без бердәм булып Кырымның Русиягә кушылуын бәйрәм иткән көнне Кырымда бер татар кешесен кораллары белән коралланган кешеләр мәйданнан алып китеп кыйнап үтергәннәрен, аны җирләүләрен белдеңме?

– Белдем, аны бит Америка снайперлары аткан…

– Видеосы бар. Кырымны басып алучы кораллылар алып киткән һәм алар ук үтергәндер дә… Ул провокаторлары турында кайдан белдең?

– ТВдан сөйләделәр. Мин синең өчен борчылам, каршы сөйләп, үзеңә зыян булмасын…

– Тукта, нәтиҗә: син нинди илдә яшибез дидең әле? Демократик илдә, дидең түгелме? Алайса ник миңа яман булырга мөмкин?

– Барыбер, бездә яратып бетермиләр бит башкача сөйләүне…

…Алга таба сөйләшүебезнең дәвамын китереп тормыйм. Барып җиттек, диясем генә кала.

Мин Кырымның Русиягә кушылуына каршы түгел, ялгыш аңлашылмасын. Әмма моның бернинди халыкара хокук нормаларына да туры китереп эшләнмәвенә аптырыйм. Русия кораллары белән коралланган ниндидер гаскәриләр күзәтүе астында үткәрелгән референдум да шикләндерә. Аннан анда мөстәкыйль Кырым статусын телисезме, дигән сорау да куелмаган иде. Референдум Русиягә кушылабыз, дип тавыш бирде. Ә хөкүмәт Кырымны мөстәкыйль дип игълан итте дә, Русиягә безне алыгыз, дип килде.

Хәер, референдум дигәннән Мәскәү өчен ул мөһим дә түгел. 22 ел элек Татарстанда да үтте ул. 1992нче елның 21нче мартында «Сез Татарстан республикасы суверен дәүләт, халыкара хокук субъекты, Русия Федерациясе һәм башка республика, дәүләтләр белән мөнәcәбәтләрен тигез хокуклы шартнамә нигезендә коруы белән килешәсезме?» дигән сорауга Татарстан халкының 62%ка якыны «әйе» дип җавап бирде. Бу 1990нчы елның 30нчы августында «Татарстан дәүләт суверенитеты турында Декларацияне» һәм 1992нче елның 6нчы ноябрендә «Татарстан Конституциясен» кабул итүгә тиң бөек вакыйга. Татарстан Конституциясе референдум нәтиҗәләре нигезендә кабул ителде. Ул халыкның ихтыярын чагылдыра, шуңа күрә аның төп нигезләмәләрен халык үзе генә үзгәртә ала. Әмма ул инде теткәләнеп бетте. Хәер, бүген мин биредә суверенитет дип авыз ачсам да, сепаратист булып чыгам, әле җаваплылыкка да тартырга мөмкиннәр. Газетабызның узган санында яңа кануннар әзерләнүе турында язган идем инде. Озакламый Татарстаныбыз Президентсыз да калачак. Аннан инде ниндидер губерня яки өлкә-өяз статусына төшәргә дә күп калмас.

Бу нисбәттән Татар иҗтимагый үзәге митинг оештырып махсус резолюция дә кабул итте. «2000-2005 елларда Татарстан дәүләтенә каршы җинаять оештырылды. Татарстан халкыннан сорамыйча, Конституциягә шундый күп үзгәрешләр кертелде ки, бу хәлне «Татарстан дәүләтен һәлак итү» дип бәяләргә була. Нәтиҗәдә Русия кәгазьдә генә «федератив дәүләт», чынбарлыкта ул «унитар дәүләткә», империягә әверелде», диелә анда.

Татарстан халкы үзенең үзбилгеләнү хокукын 1992нче елның 21нче мартында ук гамәлгә ашырды. Ул халыкара хокукый кагыйдәләргә тулысынча туры килә иде. Моны чит илдән килгән күпсанлы күзәтүчеләр дә таныды. Әмма Татарстан референдумы бөтенләй онытылды. Аны санга алучы да юк.

Русия Кырым референдумын таный икән, нигә Татарстанныкын санга сукмый?

Күп, һәм гаҗәпләндерә торган сораулар адым саен бу Русиядә. Бар дөнья җәмәгатьчелеген аптырашта калдырабыз да, аннан әле үзебез үк тегеләргә гаҗәпләнәбез. Һәм ансат кына нәтиҗә чыгарабыз: әһә, алар безне яратмый, безне юк итәргә телиләр. Ә әле генә язылганнарны сөйләүчегә диагноз бер: ул Америкага сатылган, шуның җырын җырлый…

Аптырыйм мин. Бу наданлыкмы, әллә, пропаганда машинасының шәп эшләвеме?

Ихтирам белән, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ.

  Стандартлар төрле, яки АКШка ничек сатылалар?, 5.0 out of 5 based on 4 ratings

Комментарии