- 24.11.2020
- Автор: Раиф ГЫЙМАДИЕВ
- Выпуск: 2020, №47 (25 ноябрь)
- Рубрика: Әйтсәм–әйтим…
Танылган шагыйребез Хәсән Туфанның мәгълүм шигъри юлларын, хәзерге көн халәтеннән чыгып бераз гына үзгәртеп, «Бирә дөнья кирәкне, еламаска өйрәтте!» дип укырга кала инде… Ник дигәндә, дөрестән дә, бирә бит дөнья кирәгебезне. Кешегә яшәү өчен мөһим булган шартларның берничәсе мисалында гына фикерләп карыйк. Әлбәттә, иң беренчел мөһим шарт ул – сәламәтлек. Икенчесе исә, «урта хәллеләр» рәтенә керерлек дәрәҗәдә булса да, тормышның муллыгын булдыру. Ә хәзерге вакытта дөнья нишләтә? Күпчелек халыкның бу ике шарт буенча халәте нинди?.. Гаять авыр, дияр идем.
АК ХАЛАТТА КАРА ТАП…
Сәламәтлеккә килгәндә, аяусыз коронавирус котырынуын дәвам итә. Бик күпләребезнең фикерләвен, дөньяга карашын да үзгәртә бу чир. «Үз сәламәтлегеңә сакчыл мөнәсәбәт» дигән төшенчәгә хәзер инде байтак кешеләр, элеккеге сыман, бармак аша карамый.
Соңгы вакытларда халык медицина ягыннан берникадәр белемлерәккә дә әйләнде сыман? Әлбәттә, бу очракта белдекләнеп, үзеңчә дәвалануны хуплап әйтмим. Алай һич ярамый. Ә менә моңарчы белмәгән, игътибар итмәгән шактый даруларны хәзер яттан беләләр, даруханәләр буйлап эзләп йөриләр. Тик, кызганычка каршы, аларны табуы гына бик кыенлашты. Русиянең сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров «Россия-1» телеканалында белдергәнчә, даруларга сорау 15 тапкырга арткан икән.
Белемлерәк булдык, дигәнгә янә бер мисал: сатурация дигән сүзне әле бер ел элек кенә бик азлар ишеткән булгандыр. Ә хәзер аны ишетмәгән, мәгънәсен аңламаган кеше юк дисәм, ялгышмам. Медицина телендә ул – канның кислород белән баетылуы. Без хәзер бу терминны белеп кенә калмадык, аны үлчи торган приборын – пульсоксиметрны да күпләп ала башладык. Ни эшлисең бит, коронавирус белән чирләгән вакытта кандагы кислород дәрәҗәсен үлчәп тору мөһим. Тик, менә тагын проблема! Элек ике-өч мең сум торган пульсоксиметрларның хакы даруханәләрдә мәртәбәләрдә артты. Хәзер аның 9 – 10 мең сумнан да арзанрагын табу мөмкин түгел. Пенсионерның айлык акчасы шуңа кереп китә дигән сүз бит инде бу. Өстәвенә, коронавирустан дәвалану өчен кирәкле «дефицит» даруларның бәяләре дә артып кына тора. Даруханәләрдә сатучыларның җаваплары кыска, билгеле:
– Сорау булгач, хаклар да арта инде, – дип кенә җибәрәләр. Дөрес, бәяләр үсүгә ул сатучылар гаепле дә түгел. Сәбәпне җитештерүчеләрдән һәм күпләп сатучылардан эзләргә кирәк. Ләкин, бу мәсьәләләр безнең сәламәтлекне саклау министрлыгын да, ФАС оешмасын да шул дәрәҗәдә генә борчый, күрәмсең. Бернигә карамый, дарулар кыйммәтләнә бара. Арзанлы аналогларын таба торган түгел. Нигә шул пульсоксиметрның да юньрәк вариантларын кайтартмаска даруханәләргә? Юк шул, күрәмсең, алардан «маржа» азрак кала…
Ә бит ул приборларны, даруларны эзләп тилмерүче халык, нигездә, бер дә бай түгел. Шул ук 8-10 меңгә җан асраучы пенсионерлар, 15-20 мең сум айлык хезмәт хакына тир түгүчеләр. Аның каравы, агымдагы елда даруханәләрдә ваклап сатудан кергән табыш узган елгыдан ике тапкырга арткан һәм 1,36 триллион сум булыр дип көтелә. («Коммерсантъ» шулай дип яза.)
Берничә даруханә кассасында чират торганда, ирексездән чиратташларымның сүзләрен ишетергә туры килде. Андагы әби-бабайларның күпчелеге бәяләр артканга, иң элек, медицина хезмәткәрләрен, табипларны сүгә. Гаеп аларда түгел, дип аңлатып та карадым. Мондый катлаулы чорда үз-үзләрен аямыйча эшләүче табипларга рәхмәтле генә булырга кирәк! Тик, барысы да аңлап җиткерми шул. Нәтиҗәдә, табипларның ак халатларына кара тап ягыла.
Ак халат дигәннән, аны киючеләр арасында да төрле белгеч, төрле характердагы кеше туры килергә мөмкин шул. Без дә бу атнада ак халатлыларның бик үк якты чырайлы булмаганнарына туры килдек, ахрысы.
Эш шунда, авылда яшәүче әнием чирләп китте. Берничә көннән соң: «Күкрәк турысы яна». – дигәч, үпкәне компьютер томографиясендә тикшертергә булдык. Алдан чиратка язылып, Казан шәһәрендәге 18нче хастаханә поликлиникасында урнашкан «БАРСМЕД» җәмгыятенә килдек. Ул вакытка инде әнинең хәле тагын да авырлашкан иде. Үзе йөрерлек хәлдә түгел, ике яктан култыклап, акрын гына алып кердек. Компьютер томографиясе үтү өчен кассага 4590 сум акча түләдек. Ә түләүле медицина хезмәте күрсәтү оешмаларында кешегә игътибар бермә-бер югары, дигән фикер яши бит. Һәм ул шулай булырга тиеш тә. Ләкин, кызганыч, без мөрәҗәгать иткән оешмада алай булмады. Бусагадан атлап керү белән, тупас мөнәсәбәт башланды. «Әле генә идәнне сөрттем, тагын таптыйлар инде…» – дип, идән юучы мыгырданып үтте. Регистратурада томография нәтиҗәсе 3 сәгатьтән соң гына әзер булуы белән «шатландырдылар».
– Без авылдан килдек. Әнинең хәле авыр, көтеп торырлык түгел. Хастаханәгә бару өчен томография нәтиҗәсе тизрәк кирәк иде, – дип, аңлатып та карадым. Биредә дә тупас җавап дәвам итте:
– Без көнгә 700дән артык кеше кабул итәбез. Сездән башка да өлгерә алмыйбыз!
Ә менә томография нәтиҗәсенең дисктагы һәм кәгазьгә язылган вариантларына өстәп, махсус пленкадагы сурәтен дә тагарга тәкъдим итәргә онытмадылар. Киресенчә, мәҗбүри тонда тәкъдим иттеләр, хәтта. Чөнки аның өчен өстәмә 800 сумга якын акча түләргә кирәк иде…
Андагы дорфа мөнәсәбәтнең бөтен ваклыгына чаклы язып тору кирәкмидер дә. Ләкин, әнинең дә, безнең дә күңелдә авыр төен калды инде. Биредә хезмәт күрсәтүчеләр дә ак халаттан бит, югыйсә. Аларның авыру кешегә акча чыганагына караган сыман гына мөнәсәбәтләре, ак халатларын таплый шул.
Ә акчаны гаять күп китерәләр икән! Соңыннан, өч сәгать узгач, тикшерү нәтиҗәләрен биреп торучы ханымнан, шулай ук, ак халатлы, махсус сораштым.
– Октябрь аенда компьютер томографиясенә биш минут саен бер кешене кабул иттек, тәүлек буе эшләдек, – дип сөйләде ул. – Аннан, ун минутка бер кеше булды. Хәзер 20 минут саен кабул итәбез.
Һәр кеше 4590 сум гына түләгән дип санасак, октябрь аенда көнлек керем 1 миллион 300 мең сумнан артып киткән була бит. Хәзер дә аз түгел, көн саен 330 мең сум! Тик, ул акчалар кая китә? Нигә даруханәләрдә кирәкле дарулар җитешми? Әле бәяләре туктаусыз артып тора? Билгесез… Сораулар күп, җаваплар юк. Халык исә, хастаханәләргә, компьютер томографиясе бүлмәләренә озын чиратларда тәмам йончып, сәламәтлекне кайгыртырга мәҗбүр. Нинди акчалар түләү бәрабәренә бит әле?! Бушлай медицина турында телевизордан гына ишетеп кинәнгән халык, соңгы акчаларын туплап, түләүле дәва артыннан, дорфа медикларга ялварып әнә шулай чаба…
БӘХЕТ – АКЧАДА ТҮГЕЛ!
Кешегә яшәү өчен мөһим булган шартларның икенчесе – тормышның муллыгы, дидем. Һичьюгы, хәерчелек, мохтаҗлык чигенә чыкмый торган муллык турында сүз бара. Череп баюларны күздә дә тотмыйм.
Ә нинди соң ул – безнең халыкның муллыгы? РИА «Новости» тикшеренүләре нәтиҗәсенә караганда, Татарстанда һәр унынчы кешенең айлык хезмәт хакы 15 мең сумнан да кимрәк. Хезмәт хаклары күләме буенча Русия төбәкләре арасында республика 39нчы урында гына. Күрше Башкортстан, Пермь крае, Бурятия рейтингта бездән югарыда.
Халыкның муллыгын арттыру юнәлешендә берни дә эшләнми дип булмый. Әнә бит, 2017нче елдан бирле пенсионерларның яшәү минимумы күләме үзгәрмәгән булган. Күптән түгел Татарстан Президенты 2021нче елдан аны арттыру турындагы канунны имзалады. Нәтиҗәдә, моңарчы 8232 мең сум күләмендә булган пенсионерларның яшәү минимумы киләсе елда 8423 сумга җитәчәк.
Тулаем Русия күләмендә дә ул күрсәткечләр ерак китмәгән. Ил буенча яшәү минимумы күләме 10 мең 22 сум булганда, тагын ни дияргә инде… «Общественное мнение» фонды сораштырулары күрсәткәнчә, Русиялеләрнең 45 проценты илдәге икътисади хәлне начар дип бәяләгән. Фәкать 5 процент халык кына уңай бәя биргән. Ә 14 проценты – икътисади халәтнең киләчәктә яхшыруына өметләнүчеләр.
Һәм, менә, аларның якты өметләрен акларга тырышкандай, киләсе ел башыннан илдә торак-коммуналь хезмәтләрнең кыйммәтләнүе көтелә, дип яза «Московский комсомолец». Газета сораштырган экспертлар тарифларның 6 процентка чаклы арту мөмкинлеген җиткергәннәр.
Шулай ук, Татарстанда киләсе ел башыннан җәмәгать транспортларында йөрү өчен кулланыла торган айлык социаль билетлар кыйммәтләнәчәк. Анысының карарына инде кул куелган.
Гомумән, яңа ел башыннан бәяләрнең арта башлавы, тормышның кыйммәтләнүе – яңалык та түгел инде. Хезмәт хаклары, пенсияләр генә нык калыша ул үсеш процессында. Нигәдер, дөнья, һаман шулай, бер яклы гына бирә шул. Хәсән Туфанның шигырен дәвам итеп, «Кайсыгызның кулы җылы, бәйлисе бар йөрәкне!» – дип кычкырасы килә кайвакытта.
Хәер, кычкыру нәрсә инде ул, нинди файда бирә? Дөньясы шундый булгач…
Нәтиҗәдә, Русия күләмендә кешеләр бетә бара. Агымдагы яртыеллыкта халыкның табигый кимү күрсәткече тагын узган елгыдан 30 процентка арткан! Мондый хәл соңгы биш ел дәвамында күзәтелә икән инде.
Халыкның шундыйрак хәлен күзаллап, тормыш муллыгын аңлаптыр инде, Русия финанс министрлыгы мәктәп укучылары өчен яңа өстәл уены уйлап тапкан. «Бәхет – акчада түгел!» дип атала ул. «БИЗНЕС Online» язганча, шул уен ярдәмендә халыкның финанс белеме дәрәҗәсен күтәрү максаты куела. Бар икән күрәселәр, дип өстәргә генә кала. Бу дөнья тагын ниләр күрсәтер?..
Раиф ГЫЙМАДИЕВ,
Казан шәһәре
Бирә дөнья кирәкне...,
Комментарии