Ул үзе татар иде…

Дүшәмбе көнне Мәскәүдә Даниил Сысоев исемле православ руханиен соңгы юлга озаттылар. Билгесез җинаятьче аны чиркәүгә кереп атып үтерде. милләтеннән булып, беренче чиратта татарларны, дине вәкилләрен чукынырга өндәгән бу миссионерның үтерелүе күп бәхәсләр уятты. Күзәтүчеләр фикеренчә, әлеге үтерешнең арты хәерле булмаячак – белгечләр илдәге ике дин арасында мөнөсәбәтләр киеренкеләнүне фаразлый…

Даниил Сысоев Рус православ чиркәвенең иң актив миссионерларының берсе иде. Ул үзенең татар икәнлеген яшермәде, ләкин кешеләрне чукындыру өчен бөтен мөмкин булган ысулларны кулланды. Интернет челтәре, китаплар, мөселман дине әһелләре белән актив дискуссияләр – барысы да православиене өстен итеп калдыруга юнәлдерелгән иде. Алай гына да түгел, Мәскәү сабантуйларында чатыр корып, милли бәйрәм вакытында да татарларны чукынырга өндәп торды. Хокук саклау органнары әйтүенчә, Сысоевка 14 тапкыр янаганнар. Үтерүченең йөз–битен күрүче булмаса да, аның кавказ акценты белән сөйләшүе хәбәр ителә. Ягъни, мөселман булуы ассызыклана, гәрчә, җинаять әлегә ачылмаган, ә аның дини низаг аркасында кылынуы инде бөтен ил өчен бәхәссез нәрсәгә әйләнде.

Урыс православ чиркәве чукындыру эшен хәзер бик актив алып бара. Җитәкчелеккә патриарх Кирилл килгәч, ул тагын да көчәеп китте. Яңа карашлы Кирилл кеше белән сөйләшү җаен таба, бик акыллы сәясәтче. Урыс православ чиркәвен чит илдәге чиркәү белән дуслаштыручы да нәкъ менә ул. Беренче каналда атна саен тапшыруы чыга, яшьләр белән очраша, гомумән, бер дә тик тормый. Руханилар белән катлаулы дини темаларга да бәхәсләшә ала, университетта студентлар белән аська, социаль сайтлар төсле заманча нәрсәләр хакында да рәхәтләнеп сөйләшә. Патриарх Кирилл, үтерүче табылмый торып, Даниил Сысоев тирәсендәге хәлләргә бәя бирергә ашыкмагыз, диде. Тик Урыс православ чиркәве вәкилләре бәясен дә бирделәр, хөкемен дә чыгардылар бугай.

Шулай ук актив миссионерлык эшчәнлеге алып баручы христиан профессоры Андрей Кураев инде хәзер үк Даниил Сысоевны новомучениклар, ягъни, чиркәүне үстерү юлында йөреп, шуннан зыян күреп үлгәннәр исемлегенә кертеп куйды. Алай гына да түгел, бу үлем – чиркәүнең миссионерлык эшчәнлеген тагын да киңәйтергә кирәклегенә ишарә итүче билге дип саный ул. Мәрхүмнең хатыны Юлия исә ирем үлем киләсен берничә ай алдан сизде, нәкъ менә шушылай, дин юлында вафат булу турында хыялланды дип белдерде. Мондый сүзләр православ дине вәкилләре арасында мөселманнарга карата нәфрәт уятты инде, моны интернет–форумнарда утыручыларның фикерләрен укып та аңлап була.

Безнең илдә болай да православ дине исламга караганда өстенрәк куела. Хәзер Урыс чиркәве позицияләрен көчәйтәчәк дип уйлыйм. Исламны вәхши, кансыз дин дип күрсәтү тагын да артачак. Даниил Сысоевны изгеләштереп, чукынырга өндәүләр күбәер генә. Болай да катлаулы булган православ–мөселман мөнәсәбәтләре тагын да киеренке хәлгә килә. Ике диннең үзара аңлашуы юк һәм булмас та. Бу бигрәк тә чын урыс төбәкләрендә нык сизелә. Террор, вәхшәт ярлыклары тагылган исламга бу илдә үз урынын тоту тагын да авырлашачак.

Әлбәттә, миссионерлык, дингә өндәүдә гаеп юк. Даниил Сысоев секталар белән дә көрәшкән бит. Мөселманлыктан ваз кичеп чукынган кешеләрне дә гаепләп булмый – димәк, чиркәү вәкилләренең сүзе үтемлерәк булып чыккан, ышандыра алганнар. Ислам диненә өндәүчеләр юк димим, бар алар, акыллы белгечләребез дә, шөкер, үсеп киләләр. Дин юлында зыян күргән руханилар да муеннан. Без тыйнаграк бит, артык шауларга яратмыйбыз…

…Руханины үтерү темасыннан читләшеп, узган атнаның тагын бер сәяси вакыйгасын искә төшерим. Дума депутаты Борис Кашин гимнының “хранимая Богом родная земля” сүзләрен “хранимая нами родная земля” дип үзгәрттермәкче. Патриарх Кирилл шунда ук әлеге тәкъдимгә каршы төшеп, Алласыз яшәп карадык, ялгышларны кабатламыйк диде. Безнең илдә хәтта дәүләт гимны да кемнең нинди диндә булуына бәйле рәвештә җәнҗал тудыра бит… КПРФ сайтында бер гади авыл кешесенең хаты басылган. “Бу илне Алла сакламый, гимнны Алла ташлап киткән ил дип үзгәртсәк яхшырак,” – дип язган әлеге абзый. Ул кадәресен үк әйтә алмыйм. Ләкин кайберәүләрнең диннән сәясәт ясавы бәхәссез. Кызганыч ки, ул мәкерле сәясәт…

Фирдүс ГЫЙМАЛЕТДИНОВ

Комментарии