Шәймиев ник съездга бармады?

Санкт-Петербург шәһәрендә “Бердәм ” партиясе съезды үтте. Илнең бар төбәгеннән җитәкчеләр, түрәләр, губернаторлар һәм Президентлар җыелды анда. Тик менә алар арасында, нигәдер, Президенты кенә күренмәде. Гадәттә, республика җитәкчесе мондый сәяси җыенны калдырмый иде бит.

Бу сырхаулык белән аңлатылса да, моңа бәйле имеш-мимеш тарала башлады инде. Кайберәүләр Шәймиевнең Питерга бармавын сәясәткә бәйләп күрсәтә. Мәгълүм булганча, киләсе елның март аенда аның Президентлык вәкаләтләре тәмамлана. республика Дәүләт Советы раславына кандидатура тәкъдим итәргә тиеш. Әлеге кандидатураны үз чиратында төбәк парламентындагы күпчелекне тәшкил иткән партия, ягъни “Бердәм Русия”нең Татарстан бүлекчәсе күрсәтәчәк. Кемне тәкъдим итәсен мартка өч ай кала, ягъни шушы көннәрдә ачыклап бетерергә тиешләр. Мәскәү Кремленә нинди фамилия китәр? Әллә инде, чынлап та, ул Шәймиев булмасмы? Бу турыда чыш-пыш сөйләшүләр артканнан-арта бара.

Татарстанга кыска вакытлы визит белән Русия хөкүмәте башлыгы Владимир да килеп китте. Алар Шәймиев белән икәүдән-икәү очрашу үткәрде. Сүз ни хакта барганын рәсми чыганаклардан гына белеп була – гадәттәгечә, республиканың социаль-икътисадый хәле турында, диләр. Сәяси мәсьәләләргә, шул ук мартта буласы вакыйгаларга кагылганнармы – билгесез. Һәрхәлдә, Путинның Шәймиевкә зур ихтирамы булу мәгълүм. Әллә ул очрашуда республикабыз җитәкчесе Премьер-министрның яклавына ирешкәнме? Казанда нинди генә кандидатура күрсәтелмәсен, ахыр сүзне барыбер Мәскәү әйтәчәк бит. Ә Премьерның сәяси көче Русия Президентыныкына караганда күпкә зуррак кебек тоела…

Минтимер Шәймиев съезд уңаеннан да ләм-мим бер сүз дә әйтмәде. Ә ул илдәге җитди сәяси вакыйгаларга битараф кеше түгел. Республика җитәкчесе съездны нигә “күрми калды” икән? Тәҗрибәле сәясәтче буларак, Президентыбыз кайда нәрсә әйтәсен, кайда дәшми калырга кирәклеген яхшы белә. Димәк, бу очракта дәшмәү отышлырак? Инде “Бердәм Русия” белән Шәймиев арасында “кара мәче” йөгереп үтте дисәң, тагын ялгыш фикер төсле. Чөнки Татарстан Президенты партия җитәкчелегендә үз урынын саклап калды, Юрий Лужков һәм Сергей Шойгу белән беррәттән ул аның рәистәше.

Шулай итеп, якындагы өч айның иң зур сәяси интригасы башланып китә. “Бердәм Русия” съездында Шәймиев булмау аңа тагын бер серле оеткы салып җибәрде. Әлеге вакыйгаларга Свердловск өлкәсе губернаторы Эдуард Россельнең үз постын саклап кала алмавын да кушыйк. Ә ул 90нчы еллардан килгән сәяси олпатларның берсе иде. Дмитрий Медведев төбәкләрдә буыннар алмашын башлап җибәрәме?

Татарстанга килсәк, март аенда Минтимер Шәймиев Президентлык постына расланмас дигән шик әлегә юк. Аңа республика җитәкчелегендә калырга бернинди каршылык та күренми. Шәймиев федераль үзәк белән тыйнак мөнәсәбәтләрдә, әйтик, күрше Башкортстан Президенты Мортаза Рәхимов кебек Мәскәүгә федерализмны кысуда гаепләүләр белән ачыктан-ачык ябырылмады. Икенчедән, Казанның Универсиаданы үткәрәсе бар, башланган эшләрне Шәймиевсез ерып чыгулары икеле – акча бүлү белән генә түгел, зирәк идарә дә кирәк. Җитди халыкара чара алдыннан җитәкче алмаштыру белән төбәкне дер селкетеп алулары икеле. Һәрхәлдә, Шәймиев ник съездга барып тормавын үзе генә белә. Димәк, шулай кирәк булгандыр.

Тагын шунысы: Шәймиевның инде катгый карарга килдем дип, Президентлык постыннан китәргә җыенуын әйткәне дә бар. Кем белә, бәлкем тагын үгетләрләр. Ә бәлкем аңа үз варисын калдырырга мөмкинлек бирелер. Хәер, моның ачыклануын күп көтәсе калмады.

Сәлих ГЫЙЛЬФАНОВ

Комментарии