Кем өчен язалар?

Кем өчен язалар?

2020нче ел өчен газета-журналларга язылу чоры башланды. Халык үз мәнфәгатьләрен кайгырткан газеталарга беренче чиратта языла.

2018нче елда 1552нче ел вакыйгаларын һәм 30нчы октябрь – Сәяси репрессия корбаннары көнен бер «Безнең гәҗит» кенә искә алды. Хәтта республикабызның төп газеталарында да бу хакта бер хәбәр дә булмады. Шулай ук 1552нче елда Казанны яклап шәһит киткәннәр хөрмәтенә һәйкәл кую кирәклеге мәсьәләсен дә бер «Безнең гәҗит» кенә яктырта. Башкаларның бу мәсьәләне кузгатмавы мине гаҗәпләндерә.

«Кол Шәриф мәчете аларга куелган һәйкәл булды», – дигән сылтау белән республикабыз җитәкчеләре һәйкәл куюны һаман да кичектерә. «Кол Шәриф мәчете шәһит булганнарга һәйкәл була аламы?» – дигән сорауга Татарстан Республикасының баш казые Җәлил хәзрәт: «Шәһит китүчеләргә монумент сыман берәр һәйкәл кирәк. Ул дәүләткә әллә ни кыйммәткә төшмәс иде. Ә мәчет ул гыйбадәт кылу урыны. Казан кирмәнендә Кол Шәриф исемендәге мәчет булу бик зур горурлык, әлбәттә. Кайчандыр бу турыда хыяллана да алмаган идек, шәһит киткәннәрне искә алу көнендә намазны Сөембикә манарасы янында укыдык, хәзер Кол Шәриф мәчетенә кереп укып була», – дип җавап бирде.

Халык кызыксынган мәкаләләр басылмагач, укучыларның да саны кими, шул исәптән газеталарның тиражы да. Бүгенге көндә дәүләт карамагындагы басмаларның тиражы – 3 –4 мең генә, азрак та, «Безнең гәҗит»неке – 11970. Матбугат чаралары эчтәлекле, халыкка якын булса, аларның тиражы да артачак. Шул мәсьәләне онытмасыннар иде.

Сугыш һәм хезмәт ветераны, репрессия корбаны

Сәгъдулла ШӘЙХУЛЛА-ӘНӘЛЕ,

Казан шәһәре

Комментарии