Кайный каннар

Кайный каннар

Туган телләр турындагы закон проекты беренче укылышта кабул ителде. Безнең 11 депутатыбыз әлеге канунны яклап тавыш бирде.

Патша әйбәт, боярлар начар, дип уйларга яратабыз бит инде. Бу юлы да депутатларны кире чакыртып алырга тәкъдим итәләр, ләкин нишләптер аларның бу рәвешле тавыш бирүе Татарстан җитәкчелеге белән килешенеп эшләнгән адым кебек тоела. Сәясәт белгечләре, башка мәсьәләләрдә вәкаләтләрен саклап калу өчен, Татарстан артка чигенергә мәҗбүр булды, диде. Нәрсәбез калды соң инде безнең? Федераль үзәк белән килешүгә «ясин чыктык», президент атамасы өчен көрәшәбезме? (Сөекле җитәкчеләребезнең йомшак кәнәфиләре өчен икәнен белсәк тә, алай дип уйлыйсы килми бит). Президент дигәннән, футбол карау кызык эш анысы, ләкин «по совместительству» татарның ышанычы да бит әле син.

Аннан соң тагын бер нәрсә: килеп туган шушы боткадан Энгель Фәттахов каһарман сыман чыкты. Асылда шул җитәкләгән министрлыкның компетентсызлыгы аркасында кабармадымы соң бу мәсьәлә? Татар теле сәгатьләренең кирәгеннән артып китүе, аннан да бигрәк 9нчы сыйныфтан соң татар теленнән имтихан кертү (иң кирәксез һәм ялгыш адымнарның берсе дип исәплим) –шушылар болганчыклыкның сәбәпчесе булды бит инде. Ләкин бу урында да бер шик туа: шул кадәр ирек биреп, соңыннан диварга терәп кую да алдан уйланылган эш түгелме? Хәер, бәлки паранойя гынадыр.

Дөрес, 9 ел буе атнасына һичьюгында бер сәгать татар теле укыган кеше өчен ул имтиханның сират күпере түгеллеген бик яхшы беләм һәм моны сораулыкларны күреп караган кеше буларак әйтәм. Тик барыбер татар телен татар булмаганнарга (хәер, татар булганнарга да) укыту мәсьәләсе – баш бәласе. Ничәмә ничә ел буена бер рәтле-башлы дәреслек чыкмады. Төрек телен башка милләтләргә өйрәтү белән кырык еллап шөгыльләнүче TÖMER методикасына мөрәҗәгать итеп карарга кирәктер, бәлки. Дөрес, орфоэпия һәм орфография мәсьәләсендә телләр тәңгәл килми, ләкин, ичмасам, җөмлә калыплары, заман өйрәтү стратегияләре, көндәлек тормышта кирәкле сүз запасы үрнәкләрен үзләштерергә буладыр, миңа калса. Хәер, татар телен яклап урамга чыккан студентларына аңлатма яздыручы галим-голамәдән нинди методика, нинди дәреслек көтәсең инде.

Әмма барыннан да бигрәк урыс баласының татар теленә мөнәсәбәтен исәпкә алырга онытабыз бит, иптәшләр. Ниндидер «чаплашка» телен ник өйрәнергә тиеш әле титуллы милләт баласы? Республикада ике телнең тигез хокуклы дәүләт телләре булуын шартласаң да аңлата алмыйсың. (Урыс кына түгел, татар балалары да татарча өйрәнергә атлыгып тормый, чөнки авылдан килгән, гомер буе акцентыннан оялып яшәгән ата-аналары, русча бел, дип фатиха бирә.) Гомумән, минем өчен шаккаткыч нәрсә: урыс кебек (бөтенесен бер калыпка салмыйк, әмма күпчелеге) ят мәдәниятләргә чиксез хөрмәтсезлек күрсәткән башка милләт бар микән дөньяда? Мисал өчен, Латвияне алыйк. Советлар таркалганнан соң анда яшәп калган урыслар бүгенге көнгә кадәр «негражданин» санала. Бөтен Русия белән жәллибез инде аларны, Латвиянең оятсыз хөкүмәтен сүгәбез. Ләкин күзебезне ачып карарга кирәк: әлеге дәүләт территориясендә 30-40 ел яшәп тә латыш телен белмәгән, дөресрәге, махсус өйрәнмәгән «негражданнар» буа буарлык. Ник өйрәнмисез, дигән сорауга, гадәттә, гафу итәрсез, шул әйберемә кирәкме миңа аларның теле, дип җавап бирәләр. Дәлилләр «Ютуб» тулы. Син, җан кисәгем, чит-ят дәүләттә яшисең, ватандашлык бирмиләр, дип зар елыйсың, шул ук вакытта үзең ашаган табакка үзең төкерәсең. Кем гаепле? Әлбәттә, латышлар.

Гомумән, Балтыйк буе илләрендә рус телен кысрыклыйлар, дип чаң сугарга яраталар Русиядә. Украинада рус телендә белем бирүче мәктәпләрне бетерәләр, дип гауга куптардык. Хәтта, иң кызыгы: казахлар латин әлифбасына күчә, дигән хәбәр килгәч тә урыслар моны «сыртка пычак кадау» дип бәяләде. А-у, уяныгыз! Казахлар славян түгел, Казахстан Русия регионы да түгел! Нинди пычак кадау?! Бөек урыс телен чит дәүләтләрдә саклап калу өчен җан тырмашалар, без авызыбызны ачкан идек, өстебезгә яумаган пычрак калмады. Югыйсә (ялгышмасам, Әзһәр Шакиров әйткән иде) урысны безнең кебек хөрмәтләүче юк. Урысларның төп аргументы: тыймыйлар бит, бары тик ихтыяри булачак, өйрәнегез үз телегезне үзегез, кем комачаулый? Беренчедән, Русиянең милли сәясәт стратегиясе барыбызга да билгеле: илдә урысча гына сөйләшүче, «желательно» православ урыс милләте барлыкка китерү. Туган телләрне ихтыярига калдыру – шушы зур максатка бер адым. Бүген – ихтыяри, иртәгә – җинаять. Моннан тыш бу – федерализм һәм демократия принципларына төкереп бирү. Икенчедән, кайберәүләр, шулай булуы әйбәтрәк, мәсәлән, Якутиядәге татар балалары туган тел итеп татар телен сайлый алачак, диләр. Сафсата! Законда акка кара белән «мәктәпнең мөмкинлекләреннән чыгып» дип язылган. Бөтен мәктәпкә, әйтик, ике татар баласы булыр. Кем шулар өчен аерым дәрес программасы төзеячәк, кем дәреслек, укытучы эзләячәк? «Кеше ышанмас әйберне чын булса да – сөйләмә» менә шушы инде. Өченчесе – урыс теленнән мәҗбүри БДИ бар. Дөресен әйтергә кирәк, чагыштырмача җайлы имтихан, инде байтак еллар күпчелек укучылар аңа репетиторларсыз гына әзерләнә. Туган тел буларак рус телен сайласалар, рус теле сәгатьләре нык артачак һәм моның кирәксез булуын кайбер рус ата-аналары да таный. Һәм соңгысы. Тел мәсьәләсе – милли азчылыкларның авырткан җире. Милли мәсьәләләрдә, гомумән, татарлар гел компромисска бара килде. Тарихта бер тапкыр урысларга да юл куярга ярамый микән ул? Аркага арка терәшеп яшибез бит, бергә эшлибез, бергә гомер итәбез. Камал театры спектакльләренә барып кайтканнан соң, сокланып, гаҗәпләнеп сөйләгән урыс танышларым бар. Шуннан соң да татар милләтенә карата әз булса да хөрмәт уянмый микәнни? Милләтләр дуслыгы, фәлән-фәсмәтән, дип чүбек чәйнәргә яратабыз, ә бармы соң ул бездә? Татарстанда, Русиядә? Бер якның тешен кысып сабыр итүе бәрабәренә генә тыныч яшәдек түгелме? Сәясәтчеләр катгый рәвештә күрергә дә, аңларга да теләмәгән бер момент бар: агымны озаграк тыеп торган саен, плотина куркынычрак җимерелә. Советлар берлегенең дә эчке сәясәттәге иң зур һәм нәтиҗәдә шартлауга китергән проблемасы да милли мәсьәлә булганлыгын һаман танымыйбыз.

Шушы көнгә калуыбызда үзебезнең дә гаеп бар анысы. Ассимиляция мәсьәләсендә беренче бит инде без. Эндәшмибез, үтәр әле, дибез. Шулай итә-итә татар теле кулланылыштан төшеп калды диярлек. Бар, кер берәр почта бүлекчәсенә, исәнләш берәр Мария Петровна белән татарча, артыңа тибеп чыгарырлар. Мондый хәлгә җиткәнбез икән, димәк, сарык кебек, псевдолидерларыбызга карап яту, үткәнне анализлау белән генә шөгыльләнү – эш түгел. Урысның үзе әйтмешли, «у истории нет сослагательного наклонения». Хәзер мөмкин кадәр милли җанлылыкны саклап калырга һәм балаларны, әти-әниләрне туган тел буларак татар телен сайлауга җәлеп итәргә кирәк. Һәм нәрсәнең башы вә ахыры булган кебек, моның да бер азагы булыр . Ләкин ситуациядән кем җиңүче булып чыгар – монысы үзебезгә бәйле. Үзен татар итеп хис иткән барлык татарларга сабырлык, усаллык һәм бердәмлек теләп калам.

Р.S. Моны язмасам, гөнаһ булыр. Тел мәсьәләсе куера башлаган вакытта, бу елның гыйнварында аэропортта бер урыс хатыны белән таныштым. Кызы янына Төркиягә барышы икән. Шаккаттым –татарчасы искиткеч. Баксаң, нәселләре белән педагоглар, әти-әнисе татар авылында эшләгән, бала чагында ук татарча өйрәнгән. Үзеннән үзе тел проблемасы турында сөйләшеп киттек. Менә нәрсә диде әлеге ханым: «Татарча өйрәнергә кирәк, әлбәттә, Татарстанда яшибез бит. Менә мин беләм, балаларым да сөйләшә. Заманында Казахстанда эшләргә туры килде, татарча белүем анда да ярдәм итте. Хәзер менә ел саен Төркиягә барам, анда да халык белән татарча аңлаша алам. Мәктәпләрдә татар теле сәгатьләренең ул кадәр күп булуында мәгънә юк, аның кызыграк, мәсәлән, инглиз теленеке кебек заманча дәреслекләре булсын иде, балалар да кызыксынып китәр иде». И, мин әйтәм, дөньяда шушындый кешеләр күбрәк булса, тормыш нинди матур буласы.

Илүзә ЗАҺИДУЛЛИНА,

Казан шәһәре

Комментарии