Шартлау – бер, сәбәбе – йөз

Шартлау – бер, сәбәбе – йөз

Русиянең көч структуралары Казандагы хәлләрне теракт дип кенә калмады, мөмкин җинаятьчеләргә төртеп күрсәтте: ваһһабчылар эше. Татарстан Президенты беренчеләрдән булып: «Әлеге җинаять татарларның традицион исламына һөҗүм, аның артында дини экстремистлар тора», – дип белдерде. Гомумән алганда, төрле версияләр саны да, аларны яңгыратучыларның ишлеге дә бераз аптырашта калдыра.

Үзенең исламофобиясе белән танылган сәясәт белгече Роман Силантьев фикеренчә дә, бу ваһһабчылар эше. «Моңа хәтле, – ди ул, – ваһһабчылыкка каршы көрәш алып барган Кабарда-Балкар мөфтие Әнәс Пшихаев һәм Махачкала ислам университеты ректоры Максуд Садыйков алар кулыннан һәлак булган иде».

Русия мөфтиләр шурасы җитәкчесе, шәех Равил Гайнетдин әлеге террор гамәленә бәйләп: «Аллаһның дошманнары мөселман өммәтенең ныклыгын сыный, …алар бөтен Русия Федерациясенең иминлеге һәм тынычлыгы астына бомба куя», дип белдерә. Аның фикеренчә, «көч куллану дулкыны Идел буена да килеп җитте».

Әлеге фаҗигане үзен Русиянең баш мөфтие дип йөртүче Тәлгат Таҗетдин яклылар да файдаланып калырга маташа. Шулай, Пермь крае мөфтие Хуҗин Мөхәммәтгали Татарстанда ваһһабчылык көчәюе турында мин инде күптән чаң кага килдем, әмма бик колак салучы булмады, дип зарлана. «Алар, – ди ул, – Казандагы Кол-Шәриф мәчетен кулларына алды. Борчылучы булмады».

Русиянең Тикшерү комитеты фикеренчә, фаҗиганең төп сәбәбе булып Хаҗ сәфәрен оештыруның һәм, димәк, шуны оештырудан кергән акчаларның «Идел-Хаҗ» дигән оешмадан «ДУМ РТ Хаҗ»га юнәлтелүе тора. Ягъни, имеш, төп сәбәп, урысчалатып әйтсәк – «спор хозяйствующих субъектов».

Шунысы да күзгә ташлана – мондый фикерләрне яңгыратучылар һич кенә дә, Русия һәм Татарстан мөселманнарын борчыган, аларның ачуын чыгарган фактларны искә алмый. Әйтик, чынлап та Татарстанда ваһһабчылык көчәя ди һәм әлеге җинаять артында алар тора ди. Иң беренче башка килә торган сорау: ә ни өчен көчәя соң?

Кайберәүләр моны Кавказ ягыннан килгән миграция агымы белән аңлата. Әмма бит, әгәр сәбәп булмаса, килмешәк ваһһабчылар үз орлыкларын уңдырышлы җиргә түгел, ә асфальтка сипсә, берни дә шытып чыкмас иде. Димәк, чынлап та гади мөселманнарда тирән ризасызлык тудыручы башка сәбәпләр бар.

Иң беренче сәбәп итеп, Русия мөселманнарының төрле, үзара ызгышып ятучы мөфтилекләргә бүленүен күрсәтергә була. Мондый бүленеш 1990 елларда Уфада урнашкан тарихи Диния нәзарәте башлыгы Тәлгат Таҗетдиннең үзен гомерлеккә итеп игълан итүеннән башланды. Аның бу сәясәте белән риза булмаучылар якын арада үз нәзарәтләрен төзи башлады. Шуннан соң аның беразы Русия мөфтиләр шурасына берләште. Нәтиҗәдә Таҗетдиннең Үзәк диния нәзарәтенә керүчеләр белән Русия мөфтиләр шурасына берләшүчеләр арасында аяусыз көрәш башланды.

Байтак мөселманнар, шул ук Таҗетдин алып барган Урыс православ чиркәвенә буйсыну сәясәтен кабул итмиләр. Таҗетдиннең Урыс чиркәве башлыгы кулыннан тәреле орден алып, иелеп аның кулын үбүе бик күпләрдә ачу вә гарьләнү хисе дә тудыргандыр, мөгаен. Мәскәүдә һәм Русиянең башка шәһәрләрендә мөселманнарга мәчет төзү өчен җир бирмәүләр дә, рәсми мөфтиләрнең бу хәлгә эчләре бик пошмавы да, гади мөселманнарда ризасызлык тудыра.

Әлбәттә, Татарстанның элекке мөфтие Госман Исхаковны көч кулланып, дигәндәй, алыштыру да тотрыклылык файдасына эшләмәде. Моны бүген ачык рәвештә танырга була. Ягъни, Казандагы 19 июльдә яңгыраган шартлауның һәм үтерүнең сәбәпләре, тамырлары тирәндәрәк ята. Бар бәлане ниндидер ваһһабчылардан яисә акча артыннан куучылардан гына күрү, аларны юк иттек тә – котылдык, дип уйлау, айсбергның өстенә карап кына эш итүне хәтерләтә.

Кәрим ЯУШ.
Уфа шәһәре.

azatliq.org

Комментарии