Тукай татарча белгәнме?

Тукай татарча белгәнме?

Татарча сөйләшик, дип төрле акцияләр оештырыла. Яшьләр, Тукай көнендә ел саен урам шаулата, төрле йөрешләрдә катнаша. Хәтта 1 ел элек бөтен Русия шау итте: татар телен Русиядә икенче дәүләт теле итү мәсьәләсен куйдылар, имзалар җыйдылар. Милли хәрәкәт активистлары да пикетларга чыга. Татар теленә тигез хокук өчен көрәшә, мәктәпләрдә татар теле кысрыклануга каршы чыга… Эш бара. Кемдер ихластан эшли, кемдер үзенә пиар, абруй казану өчен кирәкле вакытта дәшеп ала… Боларның файдасы, зыяны турында түгел сүзем. Татар теленең кирәклеген азаеп баручы фи­дакарьләр генә аңлатып бе­терә алмас шул. Өскәрәк карарга кирәк. Республикабыз җитәкчелегенә кирәкме ул?

Безнең хәбәрчебез күршебез Уфага командировкага барган иде. Андагы башкорт теленә хөрмәткә кызыгып кайтты ул. Һәркайда башкортча-русча язулар. Һәм, ни гаҗәп, башкортча язуларда ник бер хата булсын?! Бу нисбәттән, Мортаза Рәхимовка әфарин диясе генә кала. Ул күтәрде башкорт рухын. Хәбәрләргә караганда, татарлар хисабына…

Ә бездә, хатасыз язулар күренсә, гаҗәпләнәсең хәзер… Бу беркемне борчымый, моның өчен беркем оялмый. Милли горурлык шуннан башланмый микән әле…

Хәер, саф татар телен, татарча бәйрәмнәрне туган авылыма кайтсам гына ишетәм инде хәзер. Татар театрларында сәхнә артында татарча сөйләшүче актерларны таба аласыңмы? Бу ул ятлаган сүзләрен сәхнәгә чыгып кычкыра башлагач та (әйе, бүгенге яшь артистлар уйнамый образны, аны кычкыра) сизелә.

Быел Татарстан театрлары фестивале булды. Анда мин дә катнаштым. Мәшһүр татар театры Камал сәхнәсендә үтте ул. Әмма татарлык кына юкка чыккан иде. Алып баручыларның сәхнәгә чыгып «исәнмесез»лә­ре белән төгәлләнде ул. Татар театрлары артистлары русча сөйләде… Бүләкләргә ия булган татар артистлары да, сәхнәдән рәхмәт әйтүне, русча булса, дәрәҗәлерәк, дип уйлады, ахры.

Әле үзебезнең Татарстан журналистлары бәйрәме үтте. Безнең беренче татар басмасы «Нур» газетасы чыга башлау уңаеннан игълан ителгән, Русиянекеннән аермалы булган, үз суверен бәйрәмебез дә бүген татарча түгел. Алып баручыларның чыгып акцент белән «исэнмэсэз» диюләреннән башка, татарча сүз яңгырамады. Бәйрәмне Тукай белән бәйләргә тырышты алар. Урынлы-урынсыз репликалар иде ул… Рәхмәт үз парламентыбыз рәисе Фәрит Мөхәммәтшинга. Ул элекке традицияләр буенча, башта тәфсилләп татарча котлады, аннан соң гына русчага күчте. Татар журналистлары урысча сөйләште. Шулай булгач, татар теле үсәме дигән сорауга, миннән нинди җавап көтәсез? Үстермибез, үтерәбез без аны. Элек мондый бәйрәмнәр ике телдә бара иде. Бүген алай ярамый. Урыслаштык бит, җәмәгать. Инде бүген авыл баласы да урысча сөйләшә, шуның белән горурланабыз. Тагын берничә елдан минем авылымдагы бәйрәмнәр дә урысчага күчмәсме? Бакыйлыкка күчкән әниләрем, әтиләрем, әле ярый, моны күрми киттеләр. Алар миңа, балаларына телен, иманын саклауда зур өметләр баглаганнар иде. Гафу итегез, без булдыралмыйбыз! Инде данлыклы шигаребезне «Булдыралмыйбыз» дип кычкыра башласак та була. Һәм безнең оныкларыбыз да, Тукай да урысча сөйләшкән, татарча белмәгән, дип уйламаса ярый инде?!

Сәйдулла КУТУШЕВ.

Тукай татарча белгәнме? , 5.0 out of 5 based on 4 ratings

Комментарии