Федор теориясе

Федор теориясе

Минем бер танышым – хуҗалык җитәкчесе теория уйлап тапкан. Аны Федор теориясе дип атаган.

Сөйли бу:

– Авыл хуҗалыгы буенча дөньякүләм галимнәр җыелыша, җирне ничек сукаларга икәнен фәнни яктан өйрәнә. Эшлиләр, сынап карыйлар. Фәнни яктан дәлилләнгәч, алар аны Мәскәүгә, авыл хуҗалыгы министрлыгына тәкъдим итә. Тегендәге белгечләр аны тикшерә, кабул итә. Аннары Мәскәү авыл хуҗалыгы министрлыгы бу мәгълүматны төбәкләрдәге министрлыкларга җибәрә – менә иң алдынгы казаныш, кулланыгыз, эшләгез.

Безнең министрлык зурдан кубып Казанга авыл хуҗалыгы идарәсе башлыкларын җыя, теге галимнәрнең җирне ничек сукаларга дип өйрәнгән белемнәрен шуларга җиткерә. Җирне шушылай сукаларга кирәк! Шулай сукаласак, уңыш яхшы була!

Бу әйбер безнең районга кайта. Авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы районга хуҗалык җитәкчеләрен җыя һәм сөйли: җегетләр, менә шулай-шулай сукаларга кирәк, шулай итсәң, әйбәт була.

Аннары бу хуҗалык җитәкчесе авылга кайта һәм тракторчы Федорга әйтә: «Федор, җирне тегеләй сукалама, менә болай сукала. Болай сукаласаң, уңыш яхшы була».

Федор, аек булса, хуҗалык җитәкчесе кушканча эшли, аек булмаса, бөтен басуны актара да ата.

Шулай итеп, бөтен галимнәрнең, күпме чиновникларның, хуҗалык җитәкчеләренең тырышканы бер Федорга терәлеп кала. Ул аек булса, тегеләрнең хезмәте тормышка аша, юк икән – бөтен тырышлыкның көле күккә оча.

Бөтен өлкәләр дә менә шулай Федорларга килеп терәлә. Алар бөтен өлкәдә дә бар. Шуннан әле зур-зур түрәләр, зур-зур галимнәр аптырап сөйли – менә бит, бер дигән татар халкының үсеш стратегиясен язган иде фәлән язучы, нигә аны кулланмыйлар? Бер дигән методика уйлап тапкан идек бит, нигә барып чыкмады соң бу?

Әллә нинди алтыннан койган идея уйлап тап – тормышка ашырыр өчен аек Федорлар тапмасаң, теорияңнең поты бер тиен.

Идея – ул бик шәп. Аның дөрес теоретик нигезен төзү – хезмәтнең яртысы. Әмма шушы идея һәм теорияне тормышка ашыра торган практик ягын да хәл итә алмыйсың икән, хезмәтеңнең язгы кар суыдай агып юк булганына аптырама.
Эшли башлар алдыннан аек Федорлар тап!

Рәмис ЛАТЫЙПОВ

Комментарии