Без хәзер түбәнгә тәгәрәмибез…

Без хәзер түбәнгә тәгәрәмибез…

«Русия тулаем алганда икътисадның түбән тәгәрәвен җиңә алды!» Русия президенты Владимир Путин «Россия-24» телеканалы аша трансляцияләнгән инвестиция активлыгын арттыру чаралары буенча киңәшмәдә шулай дип игълан итте.

Президент сүзләре буенча, Икенче бөтендөнья сугышы беткәннән соң 2020нче ел дөнья икътисады өчен иң авыр ел булды. Планетаның тулаем эчке продукты 3,5%ка кимегән. Ә Русиядә әлеге күрсәткеч, Росстат мәгълүматлары буенча, 3,1% гына тәшкил итте.

Вәт булдырабыз да инде без! Моңа ничек куанмыйсың ди? Бөтен планетадан алда барабыз икән бит! Менә шул турыда истә тотарга һәм рәхәтләнеп, күтәренке күңел белән яшәргә кирәк, җәмәгать! Ә ул «илдә хәерчеләр арта, инде барлык халыкның 20 проценттан артыгы – чак җан асраучылар» дигән хәбәргә әллә ни игътибар итмәсәк тә ярый болай булгач. Иң мөһиме, Президент икътисади кризисны җиңдек дигән икән, калганы буенча теләсә нәрсә булсын шунда, димәк, җиңдек инде! Ызначит тиздән тормышлар да яхшырып китәр әле. Гасырлар буе шул тормыш яхшыруны көткән халык өчен тагын берничә дистә ел гына түзәргә туры килсә, әллә ни куркыныч түгел инде ул. Иң мөһиме – өметләник!

Мин үзем гел шулай итәм: якты киләчәккә ышану-ышанмау бер нәрсә, ә менә өметләнеп яшәү бөтенләй икенче инде. Әле шул өметкә хыял һәм фантазияңне дә кушып җибәреп, «якты киләчәк» моделен күз алдына китерсәң, тагын да күңелле булып китә.

Кыскасы, киләчәктә начар яшәмәбез! Хәер, хәзер дә ул кадәр зарланырлык түгел инде тормышлар. Карагыз ул Казан шәһәренә генә. Көн саен диярлек берсеннән-берсе биек йортлар төзеп торалар. Һәм барлык фатирлар да сатылып бетеп бара бит. Казан мэры Илсур Метшин әйтмешли: «Халык байлыгы бит алар!»

Хөкүмәткә рәхмәт инде, халыкка фатир алу җайлырак булсын дип, ипотека программасын эшләтеп җибәрде. Бик арзанлы кредитлар бирә, өстәмә түләү өлеше нибары 6,5 процент кына бит. Дөрес, кредит проценты кечкенә булганга, шул кредитка сатып аласы фатир бәяләре котырынып үсте. Зарар юк, чөнки икенче яктан караганда, ул кыйммәтле фатирлар сатып ала алган кешенең капиталы була бит. Мэрыбыз дөрес әйтә инде, халык байлыгы дип.

Гомумән, шушындый авыр заманда, дөньякүләм кризислар чорында җиңүләр яулап, шул дәрәҗәдә яши алуыбыз өчен барлык түрәләргә рәхмәт кенә инде анысы!

Әле шуны уйлыйм: Русиянең тышкы бурычы 2020нче елда 40 процент тирәсенә арткан икән. Аннан, нәгъләт төшкере, көнкүреш товарларының, азык-төлекнең хаклары да тик тормый һаман. Ел дәвамында безнең илдә ашамлыклар Европа илләрендәгегә караганда 7,5 тапкырга күбрәк кыйммәтләнгән. Менә шул шартларда да илебез җитәкчелеге кризисларны җиңеп, безне рәхәт яшәтә ала бит. Әле санап киткән вак-төяк проблемалар да булмасамы? Һай, бик шәп тормыш корган булырлар иде халык өчен бу түрәләребез. Кайбер проблемалар туып торып кына харап итә шул.

Шулай булгач, түрәләребезнең хәлләренә дә керергә тырышыйк инде, җәмәгать! Ә икътисадның түбән тәгәрәвен җиңгәнебезгә, илбашы әйткәч, һич шигем юк минем. Алга таба әле тагын зуррак кризисларны да җиңәрбез. Кем әйтмешли, булсыннар гына.

Сүз уңаеннан, Берләшкән Милләтләр Оешмасы бүлеге тарафыннан төзелгән «дөньядагы иң бәхетле илләрнең еллык рейтингы»нда Русия ни өчендер 60нчы урынны гына яулый алган. Бөтендөнья бәхет отчеты гомер озынлыгы, социаль ярдәм, коррупция кебек күрсәткечләрне исәпкә алып, дөньяның 149 иле буенча төзелгән. Иң бәхетле ил дип Финляндия танылган.

Исландия, Дания, Швейцария, Нидерланд, Швеция, Германия, Норвегия, Яңа Зеландия һәм Австрия дә иң бәхетле ун ил арасында. АКШ – 14нче, Бөекбритания – 18нче, Франция – 20нче урында.

Элекке СССР илләре арасында Эстония (28нче урын) һәм Литва (29нчы урын) иң яхшы күрсәткечләргә ия. Кыргызстан – 33нче, Латвия – 34нче, Казахстан – 36нчы, Молдова – 49нчы, Таҗикстан – 62нче, Украина – 69нчы, Грузия – 73нче урында.

Берләшкән Милләтләр Оешмасы әйтүенчә, дөньядагы иң бәхетсез илләр – Зимбабве һәм Танзания.

Русиянең 60нчы урында гына булуына ышанып та бетәсе килми. Ничек инде алай, ил җитәкчеләренең сүзләренә караганда бик бәхетле яшибез бит. Радио-телевидениеләр дә шулай сөйләп, күрсәтеп торалар. Дөрес бәяләмәгәннәр, гадел төземәгәннәрдер ул рейтингны. Һаман да шул көнләшү инде, ул НАТО дәүләтләре бөтенләй күрә алмыйлар бит Русияне.

Без андый коткыларга бирелмик. Илебез көчле, аягында тагын да ныграк басып тора алсын өчен, аны бай дәүләт итү юнәлешендә көчебезне кызганмыйк. Халыкның хезмәт хаклары югары түгел инде. Шуңа акчалата җыелышсак та, әллә-ни зур сумма белән ярдәм итә алмабыз. Ә менә салымнарны тагын арттырсалар яки яңаларын уйлап тапсалар, бер сүз юк. Хут бар бит әле. Физик затларның керемнәренә салым (НДФЛ), медицина һәм социаль иминият взнослары, пенсия фондына түләүләр, НДСларны исәпләгәндә, без хәзер эшләп тапкан һәр сумның 60 тиенен салымнар итеп түлибез. Болардан тыш, шулай ук халык кесәсенә суга торган бензин акцизы бәясе, капиталь ремонт өчен түләү, транспорт һәм күчемсез милек өчен салымнарны да исәпләсәк, якынча һәр сумның 80 тиене дәүләткә түләнә икән. Тагын 20 тиен кала бит әле. Илебезне бәхетлеләр рәтенә кертү өчен кызганмабыз, анысын да бүлешербез. Русияне яратмаучыларга, һаман саен санкцияләр игълан итеп торучыларга безнең бердәм җавабыбыз булыр ул.

Раиф ГЫЙМАДИЕВ

Комментарии