Җәмгыять хәрбиләшә

Җәмгыять хәрбиләшә

Ватанны саклаучылар көне быел гаять күтәренке патриотик рух хөкем сөргән шартларда узды. Әйтик, чакырылыш буенча хезмәт итүне хуплаучы гражданнар саны илебездә рекордлы күрсәткеч – 58 процентка җиткән. Русиянең халыкара мәйданда көч уйнатып кылануы үзенең «татлы җимешләрен» бирә, күрәсең.

Моннан бер ай элек «Левада-центр» оешмасы бу темага багышланган сораштыру уздырды. Аның нәтиҗәләрен узган бәйрәмнәр алдыннан гына игълан иттеләр. Саннары уйланырга мәҗбүр итә.

«Хәрби хезмәт бары тик контракт нигезендә генә булырга тиеш» диючеләр соңгы елларда кими бара. Хәзер андыйлар 37 процент, ә менә 2002нче елда сорашкан халыкның 64 проценты профессиональ армия яклы фикер йөрткән. Киресенчә, мәҗбүри чакырылышны саклап калырга теләүчеләр өлеше артканнан арта бара – быел андыйлар 58 процент (моннан 14 ел элек нибары 27 генә процент булган).

Социологлар гомуми сорау белән генә чикләнмәделәр. «Гаилә әгъзагыз никрутка алынырга тиеш булса, сез моңа ризалашыр, әллә алып калу чарасын эзләр идегезме?» дип тә сораган алар. Ризалашырга әзер булучылар, ни гаҗәп, шул ук 58 процент. Армиядә хезмәт итүнең мәгънәсез һәм куркыныч гамәл икәнен җиде кешенең берсе (15 процент) генә таный.

Телевизор экраннарыннан яуган пропаганда эзсез калмый. Русия халкының өчтән ике өлеше илебезгә чынлап торып сугыш куркынычы яный, дип саный. Һәм 81 процент армия безне яклый алачагына ышана. Бу шартларда чагыштырмача тыныч 2004нче елны искә алырга гына кала – ул вакытта безгә башка илләр һөҗүм итү мөмкинлеген 37 генә процент халык күз алдына китергән.

Шулай итеп, Русия елдан-ел хәрбиләшә бара. Һәм моны җәмәгатьчелек фикерен сурәтләүче саннар гына түгел, икътисадый күрсәткечләр дә исбатлый. Күпчелек предприятиеләр зыянга эшләп, бөлгенлеккә төшү дәрәҗәсенә җиткән вакытта хәрби промышленность, киресенчә, «чәчәк атып» килә. Мисал өчен, 2014нче елда Татарстанда хәрби продукция чыгаручы предприятиеләр табышларын бермә-бер арттырган. Моңа иң беренче чиратта дәүләт заказларының кискен үсүе сәбәпче. Русиянең Сүриядәге сугышка тыгылуы исә республика заводларына өстәмә керем китерә: мәгълүм булганча, анда Казанда ясала торган Ту-160 һәм Ту-22 очкычлары, шулай ук пилотсыз очу аппаратлары, Яшел Үзәннең хәрби кораблары, снарядлары кулланыла. Сүз уңаеннан, ПОЗИС берләшмәсендә хәрби припас җитештерү җиһазларын яңартуга федераль үзәк 3,2 миллиард сум акча юнәлткән. Чагыштыру өчен, Яшел Үзән муниципаль районының еллык бюджеты – 2 миллиард сум.

Бер караганда, мондый табыш һәм инвестицияләргә сөенергә кирәк кебек: завод халкына даими эш һәм хезмәт хакы гарантияләнә (аның артуына өмет юк инде үзе), бюджетка – салым түләүләре, әлеге предприятиеләрне кирәк-ярак белән тәэмин итүчеләргә дә өлеш чыга. Әмма бу акчаларның нәкъ менә хәрби киеренкелек артуына бәйле булуы сагайта. Чөнки шундый ук хәл соңгы тапкыр СССР таркалыр алдыннан гына күзәтелде. Исегездә булса, ул елларда да нефть бәяләре түбән тәгәрәде, казна керемнәре нык кимеде, шул ук вакытта «оборонка»да эшләүчеләр яхшы гына акча ала башладылар. Безнең гаскәрләр исә шулай ук ниндидер зур идеаллар өчен чит илдә (Әфганстанны әйтүем) сугышып йөрде. Ахыры ни белән тәмамланганын яхшы беләбез: Әфганнан, эшне җиренә җиткермичә, чыгып китәргә туры килде, ил таркалды, заводлар заказсыз калды, ә коралдан башка берни дә ясарга өйрәнмәгән миллионлаган эшчеләр эшсезләр армиясенә әйләнде. Иң мөһиме исә – сыйфатлы гражданлык продукциясен чыгаруга тотыласы акчалар, хәрби максатларда кулланылып, әрәм калды. Ирекле базар шартларында безнең товарлар (җиңел машина, телевизор, суыткычлар, кер юу машиналары) көндәшлеккә сәләтсез булып чыкты, халык импортка тартылды.

Хәрби икътисадның тагын бер начар ягы бар – ул кешелек дөньясының үсешенә китерми. Чөнки чыгарган продукция юкка чыгып бара (шартлатыла, җимерелә, ватыла), яисә дошманыңның милкен шартлата, җимерә, вата. Нәтиҗәдә, җәмгыятьнең бар куәте булганны арттыруга түгел, шул югалтуларны кире кайтару, аларны торгызуга юнәлә. Ә бу цивилизация үсешен тоткарлый, безне артка тарта. Сугышның һәммәбез дә сизә торган башка михнәтләре – гаепсез үлемнәр, мәгънәсез кан коеш турында әйтеп тә торасы юк…

Начар солых яхшы талаштан кадерлерәк, диләр. (Ягъни, «худой мир лучше доброй ссоры»). Шушы рус мәкален беребез дә онытмасак иде.

Мансур ХАФИЗОВ

Комментарии