Былтыр кыстырганга, быел кычкырдылар

Былтыр кыстырганга, быел кычкырдылар

Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның «Шүрәле» әкияте искә төште бит әле. Бүрәнәгә кулы кысылган Шүрәле: кычкыра:

– Кысты, харап итте явыз «Былтыр» мине,

Аһ, үләм бит, бу бәладән кем килеп йолкыр мине?

Иртәгесен Шүрәлеләр бу фәкыйрьне тиргиләр:

– Син юләрсең, син котырган, син тилергәнсең, – диләр.

Әй юләр! Кысканга былтыр, кычкыралармы быел!»

Тукайның бу әкият сүзләре Русиядә булган кайбер вакыйгаларга туры килә сыман. Узган шимбәдә Мәскәүдә һәм Русиянең төрле шәһәрләрендә «Антимәйдан» митинглары узды. Ул митинглар нәкъ бер ел элек Украинадагы мәйданның җиңүенә багышланды. «Русияне акыл белән аңламассың», – дип язып калдырган бөек рус шагыйре Тютчев. Чынлап та шулай, башка дәүләттә бер ел элек узган вакыйгалар нәтиҗәләренең Русиядә билгеләнеп үткәрелүе ничектер акылга сыешып бетми. «Антимәйдан» митингында Шүрәле сыман акырдылар да, кычкырдылар да, төрле төсләргә буялган байраклар күтәреп болгадылар, үзенә күрә бер тамаша кылдылар.

МӘЙДАННАР КӨРӘШЕ

«Антимәйдан» хәрәкәте йөреше һәм митингы 21нче февральдә Мәскәүнең үзәк урамнарында «Мәйданга бер ел. Онытмабыз. Гафу итмәбез» дигән төп шигарь астында узды. «Антимайдан» кебек чаралар Русиянең башка шәһәрләрендә дә булды, әйтик, күрше Башкортстанның башкаласы Уфада. Әмма төп чара, әлбәттә, Мәскәүдә үткәрелде. Оештыручылар анда 50 мең кеше булган дип санаса да, Мәскәүнең Эчке эшләр министрлыгы, 35 мең кеше катнашты, дип белдерде. «Антимәйдан» җитәкчеләре хәрәкәтне төзү хакында гыйнвар ае башында игълан иткән иде. Төп максатлары итеп «төсле инкыйлабларны» булдырмау эшен алга сөрәләр. «Антимәйдан» митингында катнашучылар, гадәттәгечә, Русия һәм Украинаның авыр хәлендә АКШны, Көнбатышны, илебездәге «бишенче колоннаны», «Киев хунтасын» гаепләделәр. Плакатлар арасында: «Русиядә мәйдан булмаячак!», «Америка сдохни», «Мы не майДАУНЫ», «Крым наш!», «Путин без синең белән» һ.б. шигарьләр күренде. Гомумән алганда, митингта катнашучылар шигарьләр осталыгына багышланган ярышка килгәннәр кебек тоелды. Бөтен чыгыш ясаучылар узган ел Киевта булган мәйданга карата үзләренең негатив фикерен белдерде, Русиядә шуны ук кабатларга бирмәскә, «сары инкыйлабларны» булдыруга юл куймаска чакырдылар. «Антимәйдан» хәрәкәте җитәкчеләренең берсе Александр Залдостанов: «Русия дошманнарының мобилизациясе булган вакытта, мин Русия Президенты янәшәсендә берләшергә чакырам», – дип чыгыш ясады. «Коммерсант» гәҗите журналисты Григорий Туманов митингта катнашу өчен ниндидер оешма кешеләргә 300 сум тәкъдим итә дип язган иде твиттерда. Моннан тыш, студентлар һәм укытучыларны да куып китерүләре турында социаль челтәрләрдә сүз булды.

МӘГЪНӘСЕЗЛЕКТӘ МӘГЪНӘ БАР

Русиядә «Антимәйдан» сыман митинглар һәм «мәйданнарга» каршы көрәшү акылы булган кешеләрдә сораулар тудыра. Бер яктан караганда, Русиядә Киевтагы шикелле мәйдан юк, булмаган нәрсә белән ничек көрәшеп булуы аңлашылмый. Украинада мәйдан инде бер ел элек җиңде, аннан соң президент сайлаулары үткәрелде. Ул мәйданга карата негатив фикерне нигә былтыр белдермәделәр, чыкмадылар, шулай ук аңлашылмый. Билгеле, илебездә кризис вакытында, Көнбатыш санкцияләре һәм нефть-рубльнең очсызлануы фонында, күп акчалар туздырып, мондый зур митингларның оештырылуы юкка гына түгел. Аның тирән максатлары бар дип фаразлыйм һәм үзем кимендә өч максатны күрәм. Беренчедән, Русиянең икътисади хәле авырая, моны инде гади халык та сизә, күрә. Шуңа күрә, ашыгыч төстә халыкның игътибарын дөньяви проблемалардан алып, «патриотизм» сөяге ташлап, кемгәдер каршы берләштерергә кирәк. Җәмгыятьнең игътибарын ала торган традицион ысулларның: футбол, хоккей, шоу-бизнес нәтиҗә китермәве күренеп тора. Шуңа да ашыгыч төстә халык алдында бер максатлы, әмма ике төрле дошман образы ясыйлар. Беренчесе – тышкы дошман: Русияне бүлергә һәм дөнья белән идарә итәргә теләгән АКШ, аңа иярүче Көнбатыш илләре, «Киев хунтасы» һ.б. Икенчесе – эчке дошман образы: «бишенче колонна», «русофоблар», «Путинга ышанмаучылар», төрле яклы оппозиция һ.б. Тышкы дошманнар илебезне яулап алырга тели, алар революция булдырмакчы була, ә эчке дошманнар илебезне эчке ягыннан таркату ягын карыйлар, аларны «бишенче колонна» дип атыйлар. Гомумән, илебезнең җитәкчеләре өчен «бишенче колонна» төшенчәсе бик уңайлы. СССР вакытында «халык дошманы» төшенчәсе бар иде һәм ул вакытта режимга ошамаган һәркемгә ул ярлыкны тагып, җинаять эшләре ачып, төрмәләрдә череттереп, юк итәләр иде. Хәзер дә шуңа таба бара бугай: «бишенче колонна» дип теләсә кемне гаепләргә була, билгеле. Мондый ысул белән илдә тулы рәвештә сүз иреген, үз сүзен әйтергә кыюланган барлык кешеләрне һәм оешмаларны юк итәргә мөмкин. Телевизор һәм дәүләткә лояль матбугат аша (лояль булмаганнары йә юкка чыккан була, йә тавыш-тын чыгармый) халыкка теләсә нинди «әкиятләр» сөйләргә була һәм моңа беркем дә каршы килмәячәк. Ә иң мөһиме, халыкны «патриотизм» хисләрендә уйнатып, аның игътибары тышкы һәм эчке дошманнарда (алар белән көрәшүдә) булачак, ә начар яшәү, бәяләрнең үсүе, кемнеңдер нәрсә беләндер канәгать булмавы икенче планга күчәчәк. «Антимәйдан»ның чын хуҗалары, күләгәдә булган хуҗалары (митингта кычкырган «Шүрәле»ләр турында әйтмим) Русиядә мәйдан булмаган килеш мәйданнар белән көрәш башлаганнар икән, димәк, илебезнең хәле чынлап та җиңел түгел, чөнки алар чын вәзгыять турында бездән күбрәк белә. Социаль протестлар барлыкка килмәгән килеш, алар белән көрәшү проблемаларның нигезендә хәл ителмәве турында да сөйләргә мөмкин.

Сүз уңаеннан, «Җәмәгатьчелек фикере» фонды хәбәр итүенчә, русиялеләрнең 70 проценттан артыгы илдәге икътисади кризисның тәэсирен сизгән, гыйнварда аларның саны 62 процент кына булган. Кризисның нәтиҗәсен халыкның 45 проценты бәяләр арту һәм инфляциядә, 11 проценты тормыш шартлары начараюда, 12 проценты эшсезлек һәм кыскартуларда күрә.

Икенчедән, «Антимәйдан» митингы Русиядә хөкүмәт яклы яңа хәрәкәт төзелүен игълан итте. Хәрәкәтнең лидерлары оппозициянең бөтен чараларына барып, кирәк булса, аларга комачау итү ниятләре хакында белдерергә өлгергән иде. Димәк, кирәк вакытта «Антимәйдан» хәрәкәте вәкилләре оппозиция белән сугышып, провокацияләр ясап, протест һәм оппозиция лидерларына, активистларына зыян китерергә мөмкин, яки «алар масса-күләм тәртипсезлекләр кылуга чакырдылар» дип яла ягып, хокук саклау оешмалары ярдәмендә оппозиция вәкилләренә, үз сүзен әйтергә кыюланган һәркемгә җинаять эшләре ачтырырга, «ярдәм итәргә» мөмкиннәр. Алай гына да түгел, теоретик яктан карасаң, «Антимәйдан»ның чын хуҗалары ул хәрәкәтне көч ярдәмендә оппозицияне басу, куркыту өчен дә кулланырга мөмкин. Тулысынча дәүләт контроле астында булган телевидение ярдәмендә тиешенчә күрсәтсәң, протест белдерергә теләгән кешеләр урамга да чыгарга куркырга мөмкин. Шул ук вакытта ул хәрәкәт хакимиятнеке дә түгел, югарыда «безнең монда катнашыбыз» юк дияргә мөмкиннәр. Бик уңайлы бит, басым ясап куркытырга да, аннан соң «ул без түгел» дип әйтергә дә була. Өченчедән, митингта кабат Президентыбыз Владимир Путин янында берләшергә чакырдылар. Димәк, Путиннан алыштыргысыз лидер образын ясыйлар, дөньяга халык тарафыннан аның эшчәнлегенә теләктәшлек белдерү зур дип күрсәтергә телиләр. Бу беренче чиратта АКШ һәм Көнбатышка сигнал, карагыз, янәсе, безнең Президентны ничек яраталар һәм эшчәнлеген хуплыйлар. Кыскасы, күз буяу.

СӘЯСИ ТЕАТР

Танылган татар шоумены Гамил Нур «Антимәйдан» митингын яхшы эшләнгән театр дип белдерә. Аның фикеренчә: «Бездә халык урамга чыгарга курка, мәйдан Русиядә була алмый, ә антимәйдан бар. Була алмый торган әйбергә алдан ук һөҗүм итеп кую, саклану чарасы түгел, әлбәттә. Бу бары тик шоу программа, мәзәк ясап күрсәтү. Халыкны гел шулай нәрсәдер күрсәтеп мавыктырып торырга кирәк бит. Мондый тамашалар караганда, ашыйсы килгәне, нефть сатудан керем кимегәне, солдатлар үлгәне, сәнәгать – заводлар эштән туктап торганы онытылып тора. Барысы да – театр. Мәйдан булмаса, ялган мәйдан ясарга мөмкин. Ялган мәйданга каршы ялган антимәйданы да бар. Болар – артистлар, театр уйныйлар. Булмаган мәйданга каршы ук чыкканнар икән, димәк, эшләре шул инде. Кемдер урам себерә, кемдер сыер сава, кемдер икмәк җитештерә, кемдер мылтык күтәреп йөри, кемдер телевизордан «сакал тегә», кемдер «антимәйдан»нар оештыра. Бар кеше дә эшләп ашый».

Безне сәяси тамашаларга бай, бик кызыклы яз көтә дип фаразлыйм. Беренче тамаша уйналды. Ә менә 1нче март көнендә Мәскәүдә, Казанда һәм Русиянең башка шәһәрләрендә дә оппозиция тарафыннан оештыралачак «Яз» исемле кризиска каршы йөрешләр һәм митинглар булачак. «Антимәйдан»лылар да бу акциягә битараф калмаслар, фаш итү, аяк чалу, янау гамәлләре башланыр.

Наил НӘБИУЛЛИН.

Комментарии