Җиңелә дә белергә кирәк

Канадада узучы Олимпия уеннарында җыелма командасы әлегә әллә ни уңышка ирешә алмый. Медальләр саны буенча без көч хәл белән генә беренче унлыкка эләгә алдык. Алда – кышкы спорт төрләре буенча һаман да беренчелекне бирмәүче Германия, аннан соң Кушма Штатлар һәм Норвегия.

Ил өчен быелгы Олимпиада шок китерде, күпләрнең күңеле кайтты. Ничек инде без җиңә алмыйбыз? Без бит иң алдынгы дәүләт! Бөтен нәрсәдә, бигрәк тә спортта. Шау-гөр килеп яңа корылмалар ачабыз, яңа үрләр яулыйбыз, гомумән, без иң көчле, без иң булган, иң уңган! Ә биредә, әнә, медальләр бирмиләр. Ничек аңларга соң моны?!

Гомумән, безнең ил – амбицияләр иле. Гомер-гомергә шулай булды. Иң шәп тормыш бездә дип сөйләдек. Дөрес, кухняда, үзара сөйләшкәндә тормышыбыз шәптән түгеллеген искәртәбез. Ләкин халыкара мәйданда җитәкчеләребезнең Русияне гөлләр дәүләте дип мактануына кушылып, хәтта шатланып та утырабыз. Ә инде берәр нәрсә барып чыкмый икән, биредә, һичшиксез, бездән көнләшүче, булдыксыз, карун буржуалар гаепле. Фигуралы шууда алтын медаль бирмәделәр – Евгений Плющенкога көмеш эләкте. Владимир ул көмеш алтынга тиң дип белдерде. Без шулай инде. Бөтен нәрсәдә дә белгеч. Хөкемдарлар куйган баллар белән килешмибез. Халыкара тәртипләрне санга сукмыйбыз. Безнең үз калыпларыбыз, үз тәртипләребез. Акыл белән аңлап булмый аларны. Бәлки, күңел белән аңларга мөмкиндер. Ә күңел киң.

Быелгы кышкы Олимпиада Русия өчен аерым әһәмияткә ия. Тагын дүрт елдан иң дәрәҗәле халыкара уеннарны үзебездә, Сочида кабул итәсе бит. Инде җыелма команда чыгышын шундый начар итеп башлау – авыр нәрсә. Гомер-гомергә салкын кышлары белән данлыклы ил шул ук кышкы уен төрләрендә артта сөйрәлә. Әлеге уеннардан соң илнең спорт белән идарә итү системасында күп нәрсә үзгәрер кебек. Ирина Роднинаның әйткән сүзләре хәтергә сеңеп калган. “Мин инде күптән чыгыш ясамыйм, медальләр алырга, ике бала табарга өлгердем, ә җитәкчелектә шул ук минем яшь чактагы кешеләр утыра”, – диде ул бер интервьюда. Алга карарга, яшьләргә юл бирергә кирәк. Гомумән, бу спортка гына түгел, бөтен юнәлешләргә дә кагыла. Иске тәртипләр белән яшәргә ярамый да, булмый да, җәмәгать. Уен – тормышның бер чагылышы ул, җитди кабул итә белергә кирәк…

Олимпия уеннарында әллә ни күп медаль яулый алмавыбызга мин дә илнең башка халыклары кебек үк борчылып утырам. Шушы илдә, шушы җирдә яшибез икән, алдынгы буласы килә. Үземне әнә шул уйда тоттым. Ләкин җиңелә белү – зур осталык таләп итүче сыйфат. Җиңелү – киләчәктә җиңү өчен зур этәргеч. Әлбәттә, аннан сабак ала белсәң. Ләкин бездә әлеге дә баягы бер тырма синдромы бар. Ничә тапкыр гына басмыйк, барыбер хәтердә калмый.

Сабак дигәннән, бу атнада торак-коммуналь хуҗалык бәяләреннән хакимият сабак алды. Һәрхәлдә, Татарстанда. Яңадан тикшереп, бизмәнгә салып үлчәп карагач, мондый хаклар белән халыкны хәерчегә чыгарырга ярамый дигән карарга килделәр. Хаталарны таный белү – бик шәп күренеш. Киләчәктә хатасыз гына яшәргә өйрәнәсе дә бит…

Сәйдулла КУТУШЕВ

Комментарии