- 23.10.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №42 (24 октябрь)
- Рубрика: Әйтсәм–әйтим…
Ниһаять, 1 ел буе, утырту белән утыртмау арасында эленеп торганнан соң, Югары Ослан районының элеккеге хакиме Тимофеевны кулга алдылар. Узган атнада РФ Югары суды хөкем карарын көчендә калдырды: аны 4 еллык кырыс режимлы колония көтә. Әмма Мәскәүдән Александр Тимофеев үзе мөстәкыйль кайтып төште һәм биредә, берничә көннән соң, шимбә көнне иртәнге 11дә кулга алынды һәм Казанның 1нче тикшерү изоляторына ябылды. Биредә экс хаким вакытын «Перваки» җинаятьчел төркеме лидерлары булуда шикләнелүчеләр, аерым алганда 2 үтерүдә гаепләнүче Игорь Данилевский компаниясендә үткәрә. Аны бу атнада республикадагы кырыс режимлы 4 колониянең берсенә озатачаклар. Билгеле булганча, аларның берсе Яшел Үзәндә, ә өчесе – Казанда. Тимофеевның кая озатылачагы бары тик туганнарына гына хәбәр ителәчәк. Дөрес, «Бизнез Онлайн» газетасы хәбәренә караганда, Тимофеев җәза срогын Яшел Үзән районындагы 5нче Карамалы Тау колониясендә уздырыр мөгаен. Шунысын да искәртергә кирәк, бу колониядә Александр Тимофеев ялгызы булмас, анда инде бер экс хакимият башлыгы утыра. Ул Әгерҗе районының элеккеге хакиме Закиров Рөстәм Мөнир улы. Әмма бусы Тимофеев белән чагыштырганда 4 тапкыр озаграк утырасы – 17 елга хөкем ителгән иде. Һәм гаепләнүе дә ниндидер баналь ришвәт кенә түгел, ә Әгерҗе районының элеккеге хакимен үтертү. Димәк, бу 5нче колония берьюлы 2 хакимият башлыгы утырган беренче төрмә булыр кебек. Дөрес, Закиров төрмәдә дә төшеп калганнардан түгел, җитештерү зонасы җитәкчесе, диләр. Хәер, зэк Тимофеевның да җитәкчелек талантын әрәм-шәрәм итмәсләр, берәр вазыйфа табарлар, дип өметләнәбез. «Бизнес Онлайн» хәбәренә караганда аның хезмәт хакы мәгълүм: ул көн саен 130 сум акча эшләячәк. Әлбәттә гади эшче булганда. Биредә тегү һәм кою цехлары бар.
Тимофеев билгеләнгән штрафны төрмәдәге хезмәт хакы белән түли алмас шул. Инде ул аны түләмәс тә. Һәм утыру вакыты да 4 ел булмас. Тәртибе әйбәт булса, аның җәза вакытын өчтән ике өлешкә кыскарта алалар.
Гомумән, аны хөкем итү тарихы – экслюзив. Гадәттә, суд төрмә җәзасын билгеләгәндә, хөкем ителүче суд залыннан ук кулга алына иде. Әле суд карарын көтеп көннәрен изоляторда үткәрә. Ә Тимофеев белән алай булмады. Ул Мәскәүләргә кадәр үзбелдеге белән барып йөри алды. Дәрәҗәле кеше шул. Җинаятьчеләр дә сортларга аерыла. Шул сортларга бүленеп җәза күләме дә билгеләнә хәтта.
Сәйдулла КУТУШЕВ.
Экс хаким төрмәдә,

Комментарии