Медведевны яклап берничә сүз

Медведевны яклап берничә сүз

Русия Премьер-министры Дмитрий Медведевны отставкага җибәрүне таләп иткән мөрәҗәгатьне Интернетта 300 меңгә якын кеше имзалаган.

Мәгълүм булганча, әлеге петиция хөкүмәт башлыгының укытучыларга акча эшләргә теләсәләр, бизнеска барырга киңәш итүеннән соң барлыкка килде. Аңа кадәр «Бердәм Русия» җитәкчесе Кырымдагы сайлаучыларга пенсияләрне арттыруга финанслар юклыгын белдереп һәм «Сез монда бирешмәгез инде», дип китеп барып, тиз арада мәсхәрәләү объектына әйләнергә өлгергән иде инде.

Алай да, мәсьәләгә башка яктан карыйк әле. Русиядә хакимиятнең ни рәвешле корылганын һәрберебез дә белә. Белмәсә – чамалый. Премьер-министрны алыштыру белән илдәге вәзгыять үзгәрәчәкме? Шул шул. Әлеге оркестрда төп рольне беренче скрипка уйнамый бит инде. Димәк, бөтен җаваплылык та дирижёрга йөкләнә.

Бу ике җитәкченең эшлекле сыйфатларына килгәндә, аларның президентлык итү чорларын чагыштырып карау да җитә.

РЕАЛИСТ

2008нче елда Медведев әлеге постка яңа шигарьләр белән килде. «Тезләнгән җиребездән күтәрелү», «дәүләтчелекне ныгыту» урынына ул кичекмәстән икътисадны үзгәртергә, чимал сатып кына дөньяда көндәшлек итеп булмаганны танырга өндәде. Дмитрий Анатольевич ялгышты, дип бүген кем әйтә ала? Нефть һәм газ белән мавыгу безгә ни бирде? Үзенең артык көчле булуын тоеп, Русия Европа чикләрен бозды, ут күршесе белән сугышка кадәр барып җитте. Боларга рубльнең, пенсия һәм хезмәт хакларының аска тәгәрәвен дә өстик.

Модернизация ахыр чиктә сүздә генә калды, калуын. Әмма моның өчен Медведевны тәнкыйтьләргә ашыкмыйк – ул чорда оркестр башка төрлерәк иде: «дирижер»га караганда «беренче скрипка» (ягъни президентлыктан Хөкүмәт башлыгы кәнәфиенә вакытлыча «төшеп торган» Владимир Путин) абруйлырак булды, һәм моны бөтен кеше дә белде. Бу шартларда ничек итеп үзең теләгәнчә идарә итәсең?

Медведевка алмашка аңа каршы торучылар элекке финанс министры Алексей Кудринны димлиләр. Тик аның төп казанышы булып, асылда, төбәк бюджетларын, шул исәптән Татарстанны да «талау» хисабына төзелгән резерв фондлары тора. «Әлеге акча, күргәнебезчә, череп беткән системаның саналган көннәрен озайтуга тотыла», – дип яза «Сноб» сайтында икътисад һәм сәясәт белгече Владислав Иноземцев.

КӨНБАТЫШКА ДУС

Русиянең 2008-2012нче еллардагы Илбашы Көнбатыш белән якынаерга тырышты. Аның тышкы сәясәт концепциясендә, ил тарихында беренче тапкыр, дәүләтнең икътисади үсеше максат итеп куела. Хәтта Көньяк Осетиядә кузгатылган сугыш та Грузия яклы булган АКШ, Европа илләре белән багланышларны боза алмады. Үзара сәяси киеренкелек ХХI гасырда иң түбән дәрәҗәгә җитте, ә инвестицияләр, фән һәм техника өлкәсендә элемтәләр, киресенчә, активлашты. Илебезнең иң актив кешеләре үз ватаннарына ышанып, киләчәккә өмет белән карый башлады. 2009нчы елгы кризиска карамастан, ул елны илдән 36 мең генә кеше күченеп китте. Узган ел исә бу сан ун тапкырга артып, 365 меңгә кадәр җитте.

Шунысын да искәртик, үзенең «укытучысы»ннан аермалы буларак, Медведев чит ил коалициясенең Ливиягә бәреп керүен хуплап чыкты, Русиягә турыдан-туры кагылышы булмаган конфликтка тыкшынмады. Шуның белән күпме солдатыбызның гомерен саклап кала алды ул.

АКЧА ҺӘМ СӘЯСӘТ

Яшь Президент сәяси кырны да үзгәртте. Илдә яңадан дистәләгән партияләр барлыкка килде, халык эшен-иреген-милкен югалтырга курыкмыйча, кыю рәвештә мәйданнарга чыга алды. Эшмәкәрләр хакимият басымының күзгә күренеп кимүен сизде. Мәгълүмат чаралары дәүләт тарафыннан финансланырга тиеш түгел дигән сүзне дә җитәкчеләрдән беренче булып нәкъ менә Медведев әйтте. Путин идарәсе астында без киресен, хәтта Интернетның да әкренләп дәүләт карамагына күчә баруын күзәтәбез.

Һәм тагын бер нык аерма Советлар Союзы заманыннан калган бурычларга мөнәсәбәтләрендә чагыла. Кремльдәге өч срогы дәвамында Владимир Путин чит илләрнең СССР алдындагы 131 миллиард долларлык әҗәтләрен кичергән (ел саен 10 миллиард доллар чамасы). Хәтта нефть сатып көненә йөзәр миллион доллар акча эшләгән, шактый валюта туплаган Ливиягә дә ул шул рәвешле 4,5 миллиардлык бүләк ясаган. Муаммар Каддафига безнең хисапка үзенең юмартлыгын күрсәтергә теләгәндер инде.

Ә Медведев хакимлек иткән 4 ел эчендә Русия нибары 2 млрд долларлык кына әҗәтләрне кичергән. Бу да Дмитрий Анатольевичның «көчсезлеге» билгесеме?

НАВАЛЬНЫЙ АҢА БИТАРАФ

Русия Хөкүмәтенең хәзерге башлыгы һәм аның дуслары ришвәтчелек белән бәйле җәнҗалларга юлыкмады. Путин турында моны әйтеп булмый шул. Шувалов, Сечин, Якунин, Ротенберглар, Чайка, Ткачев, хәтта виолончельдә уйнаучы Ролдугин фамилияләре без, фәкыйрьләрнең, төшебезгә дә керә алмаслык суммалар, яхта, туң саклау корылмалары, көчекләр өчен ялланган очкычлар, Лондондагы иләмсез зур фатирлар белән бергә телгә алына. Медведев турында андый нәрсәләр нишләптер ишетелми. Хәтта Коррупция белән көрәш фондын оештырган Алексей Навальный да Премьер-министрга каршы бер нәрсә дә тапмаган әле.

Медведевның «Бердәм Русия»не җитәкләвенә килгәндә, моңа артык игътибар итәсе түгел, минемчә. Чөнки бу постка да ул, иманым камил, үз теләге белән бармады – «өстән кушылганны» гына үтәде. Хәер, аның укытучыларга, Кырымдагы пенсионерларга әйткән сүзләре хакимият партиясе абруена тап төшерү өчен менә дигән адымнары булып чыкты. Кем белә, ул аларны махсус ясагандыр да, бәлки.

Мансур ХАФИЗОВ

Комментарии