Ял итәргә бәйрәм җитми…

Ял итәргә бәйрәм җитми…

Русия Федерациясенең Иҗтимагый палатасы әгъзасы Султан Хамзаев, илдә яңа ял көне булдырырга кирәк, дигән тәкъдим белән чыкты. Аның фикеренчә, 7нче апрельне – Сәламәт яшәү рәвеше көне дип игълан итәргә.

Хәер, тәкъдим авторы Солтан Хамзаев «Аек Русия» проекты җитәкчесе дә. Аның сүзләренчә, сәламәтлек көнендә ял итү халыкны спортка якынайтачак. Тик шундый акыллы тәкъдим иясе башка бәйрәмнәрдә, аеруча Яңа елның озын-озак каникулларында халыкның спортка тартылу, айну дәрәҗәсе турында ләм-мим.

Безнең илдә яллар, бәйрәмнәр аз иде шул, дип өстисе генә килә. Халыкка шул гына җитми инде… Яхшы булыр! «Сәламәт яшәү рәвеше көне»н дә бәйрәм итеп, егылганчы эчәрләр. Русиядә һәр ял – бәйрәм, ә һәр бәйрәм – кәеф-сафа корып үтә бит. Кем әйтмешли, дөнья мәшәкатьләреннән арынып, онытылып торалар ул вакытта.

Тагын да акыллырак итеп төптәнрәк уйлап, бәлки атнаның биш эш көнен ял – бәйрәмгә, ә ялларны киресенчә – эш көненә алмаштырыргадыр? Аннан, атна буе кәеф-сафа корып яткан халык митингларга да чыгып йөрмәс. Бу фикер турында да уйланырлык җирлек бар, минемчә.

Раиф ГЫЙМАДИЕВ

Комментарии