- 22.12.2015
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2015, №51 (23 декабрь)
- Рубрика: Әйтсәм–әйтим…
Һәркемнең яратып укый торган газета һәм журналлары була. Мин үзем күп еллар дәвамында «Комсомольская правда», «Аргументы и факты» һәм «Социалистик Татарстан»нны яратып укыдым. Ә хәзер «Безнең гәҗит»не. Мин аны 2004нче елдан бирле яздырам, системалы укып барам. Сирәк кенә булса да, үзем дә язгалыйм.
Ул миңа кай ягы белән ошый дигәндә шуны әйтер идем, «Безнең гәҗит» беркемгә дә ярарга тырышмыйча, курыкмыйча, арттырмыйча һәм киметмичә, ничек бар – шулай яза. Димәк, чынбарлыкны һәм үтә мөһим проблемалар турында сөйли. Башка газеталар да әйбәт. Кайсылары күбрәк кызык-мызык яза. Аны да яратып укучылар җитәрлек. «Безнең гәҗит» тагын ил һәм республикадагы сәясәт, социаль тигезсезлек, кайбер полиция хезмәткәрләренең һәм төрле җитәкчеләрнең гади кешеләрне урынсыз рәнҗетүләре турында да күп яза. Ә кайберләрен урынга барып тикшерә. Бу соңгысын, мөгаен, бик сирәк газета эшлидер. Аннан соң «Безнең гәҗит»нең журналистлары бик көчле, үз эшләренә үтә җаваплы карыйлар. Сәясәттә дә нык чарланган кешеләр. Мөхәррир Илфат Фәйзрахманов турында әйтеп тә торасы юк. Ул инде 10-15 ел элек үк «Әйбәт гайбәт» телетапшыруын алып баручы буларак бөтен татар дөньясында ихтирам казанган иде.
«Безнең гәҗит»не тәнкыйтьләүчеләр дә юк түгел. Мин аларга бәя биреп түгел, үз фикеремне генә әйтәм. Алар арасында «Безнең гәҗит»кә язылмыйм, кыйммәт дип әйтүчеләр дә булды. Ә хәзер нәрсә кыйммәт түгел соң? Аннан соң «Безнең гәҗит» хөкүмәт газетасы түгел. Аңа язылу да үз ихтыярыңда – мәҗбүри түгел. Телисең – языласың, теләмисең юк.
Тагын: «Рәхәт яшибез ич, пенсиябез җитә, артыграк тәнкыйтьләп яза, чама хисен югалтмадылар микән?» дип тә яздылар. Дөрес, без дә рәхәт яшибез. Икебезнең дә пенсияләре әйбәт. Беребезнекен төрле түләүләргә тотсак, икенчебезнеке үзебезгә кала һәм җитә, ә менә 6-8 мең сум пенсия алучы ялгыз пенсионерныкы җитәме икән? Йә булмаса 10-12 мең сум хезмәт хакы алып, ике баласын укытучы, алимент та алмаучы ялгыз хатынныкы?
«Безнең гәҗит»: «Үгезем юк урамда. Кайгым юк буранда», – дип карамый, һәр кеше турында кайгырта. Аннан соң бик күпләр тормыш авырлыкларыннан гына түгел, социаль тигезсезлек артык зур булуга да риза түгел. «Безнең гәҗит» нәкъ шул турыда күп яза. Менә узган ел азагында, бер кешенең еллык кереме 90 миллион сумнан артык, дип яздылар. Шуны 365кә бүлсәк, 250 мең сум була. Димәк, бу кеше һәр эш көнендә дә, ял көнне дә, бәйрәм көнне дә, хәтта туган көнендә дә, көн саен 250 мең сум акча эшләгән. Аңа табигать нинди көч, куәт, сәләт, талант биргән. Мөгаен, чама хисен югалткандыр. Яки узган ел, бер депутатның көнлек кереме 1 миллион сумнан артыграк, дип яздылар. Менә бу – чыннан да, чама хисен югалту. Әгәр инде шулар турында сөйләгән өчен чама хисен югалтмаска кирәк дип язалар икән, димәк, без үзебез чама хисен югалта башлаганбыздыр.
«Безнең гәҗит» үзен тәнкыйтьләп язылган язмаларны да бастыра. Бу – газета хезмәткәрләренең укучы фикеренә игътибарлы һәм кешеләрне хөрмәт итүе дигән сүз. Ә менә бар шундый газеталар, әгәр син аңа сүз әйтәсең икән, ул язманы гына түгел, гомерең буена бер мәкаләңне дә бастырмыйлар, сине дошман күрәләр. Югыйсә, бит тәнкыйть бик күпләрне ялгыш адымнан һәм гамәлләрдән тыеп кала. Мин барлык газеталарның да газета укучыларның фикеренә «Безнең гәҗит» кебек игътибарлы булуларын, язган мәкаләләрен дөньяга чыгаруларын теләр идем. Барлык газета хезмәткәрләренә дә уңышлар һәм сәламәтлек телим. Киләсе елда да тиражларыгыз кимемәсен. Ә «Безнең гәҗит»не яратабыз һәм рәхәтләнеп укыйбыз.
Зөфәр ДӘҮЛӘТШИН.
Тукай районы, Иске Абдул авылы.

Комментарии