Көрәш, милләт һәм… күкәй

Көрәш, милләт һәм… күкәй

17-18нче октябрь көннәрендә башкалабыз Казанның «Ак барс» спорт сараенда татар көрәшенең яңа сезонында беренче рәсми ярышлары – Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы призына уздырылучы 19нчы бәйге узды. Быелгы бәйгедә 54 командадан 328 көрәшче катнашуы турында хәбәр ителде.

Ике көн дәвамында барган ярышларда җиңүчеләр таныштыр: 60 кг – Нәфис Миңнебаев (Биектау); 70 кг – Рамил Синәкәев (Әлмәт); 80 кг – Илмир Төхвәтуллин («Ак Барс-Әгерҗе»); 90 кг – Муса Галләмов (Теләче); 100 кг – Айвар Билалов (Әлмәт); 130 кг – Фердинанд Вәлиев (Балтач); югары авырлык – Сергей Павлик (Азнакай).

Командалар арасындагы урыннар:

1. Әлмәт районы; 2. Түбән Кама районы; 3. Тукай районы; 4. Теләче районы.

Татар көрәшенең яңа сезоны ачылуы белән бергә күңелләрне борчыган яңа вә иске мәсьәләләр дә үзләренең барлыгы турында искә төшерде.

КӨРӘШ КӨРӘШЧЕЛӘР ӨЧЕНМЕ?!

Татар көрәшенең сезон ачылышы кабат буш тамашачы заллары белән үтте. Әле ярый көрәшчеләр үзләре аз түгел, алар залның төрле якларына таралышып урнашкач, спорт сарае алай буш күренмәде. Кызганыч, бүгенге көндә татар көрәше ярышларына йөрүче кеше юк диярлек, әмма буш тамашачы заллары татар көрәше популяр түгел дигәнне аңлатмый. Сәбәбе башкада һәм алар берничә. Беренчедән, минем караштан, татар көрәше ярышлары турында тиешле югары дәрәҗәдә реклама ясалмый. Гади итеп әйткәндә, күпләр татар көрәше ярышлары булуы турында белмичә кала. Әйтик, Казанда «Рубин» футбол яки «Ак барс» хоккей командалары уеннары алдыннан берничә атна алдан ярты Казанны төрле, зур, игътибар җәлеп итә алырлык реклама баннерлары белән тутыралар. Футбол белән чагыштырмасак, волейболны да алырга була. «Зенит» командасы уеннарын һәм шуның белән бергә волейболны рекламалаучы Сөембикә манарасына төбәлгән бер волейболчы рәсемен күрмәгән кеше бик аздыр, чөнки алар адым саен. Татар көрәшенә, буласы ярышларга карата, гомумән, бер баннер да күргәнем юк. Бәлки, татар көрәшен популярлаштыручы дәүләт оешмаларына яки көрәш федерациясенә акча, яхшы дизайнер җитмидер?! Татар көрәшен популярлаштыру уңаеннан тиешле чаралар, югары дәрәҗәдә танылган көрәшчеләр белән очрашулар, балалар һәм яшүсмерләр арасында тиешле популярлаштыру эшләре үткәрелми дип саныйм. Шуңа да тамашачы заллары буш. Бу хәлне үзгәртмичә, татарларда алга таба да татар көрәше ярышларына кызыксынып, көрәш карарга килүчеләр күп булмас. Һәм, гадәттәгечә, көрәш бары тик көрәшчеләр өчен генә үткәреләчәк. Әгәр дә ярышлар спортчылар өчен генә үткәрелә икән, аларның нәрсәгә кирәк булуы аңлашылмый.

КҮКӘЙ «КОМПЛЕКСЛЫ ӘБӘДКӘ» КАРШЫ

Спортчылар әйтүенчә, аларга «тәүлеклек акча» (суточные) 200 сум күләмендә бирелә. Бер көнгә ашау өчен нибары 200 сум. Башка спорт төрләрендәге кебек, татар көрәшчеләре дә ярышларга айлар дәвамында әзерләнә. Махсус диеталар тотып, тренажер залларында шөгыльләнеп, үзләрен әзерлиләр, күпләр авырлыклары артык булу сәбәпле, аны «куа». Мондый шартларда дөрес туклану мөһим. Һәм, әлбәттә, организмга мөмкин кадәр туклыклы һәм файдалы ашамлык кертү кирәк. Спортчыларның тукланулары да даими булырга тиеш. Тик тәүлеккә 200 сум белән ничек итеп даими һәм туклыклы ашау турында сүз әйтеп була?! Каян һәм кем тарафыннан саналган ул 200 сум, шулай ук аңлашылмый?! Менә күз алдыгызга китерегез, 130 кг авырлыгы булган көрәшченең кулына бер тәүлек дәвамында ашар өчен 200 сум тоттыралар. Шул акчага ул бер тәүлектә кимендә 3 тапкыр ашарга тиеш. Бу мөмкин дип уйлыйсызмы?

«Ак барс» көрәшчеләр спорт сараенда махсус кафе бар. Аны СТП «Смак» дип аталучы ҖЧҖ тота. Ошбу кафеда «комплекслы обед» та бар икән. Аның бәясе – 250 сум. Шул бәягә чөгендердән салат, рассольник ашы, пешерелгән 150 грамм макарон, тавык кисәге, 2 телем ипи, компот керә. Исегезгә төшерәм, спортчыларга тәүлеккә бирелә торган акча – 200 сум. Димәк, бер тәүлеккә бирелә торган акча бер тапкыр булса да әбәд ашарга да җитми булып чыга. «Ак барс» көрәшчеләр сарае Казанның иң матур урыннарының берсендә, тик шулай да бик уңайсыз җирдә урнашкан дип саныйм. Барып ашар өчен якында бер ашханә дә юк. Үз чыгышын көтеп, әзерләнеп торучы спортчыларга каядыр барып, ашап килү нияте дә мөмкин түгел. Әле бит шунысы бар: тәкъдим ителгән «комплекслы обед»лары хәләл түгел. Күп кенә көрәшчеләр белән танышып, аралаштым. Араларында дин тотучы, бары тик хәләл ризык белән генә тукланучы милләттәшләребез аз түгел. Ә кафеда хәтта татарныкы дип саналган һәм хәләл иттән булырга тиешле өчпочмаклар, пәрәмәчләр дә хәләл түгел. Шушы шартларда спортчылар нәрсә эшли ала? Монда сайлау мөмкинлеге әллә ни зур түгел, йә син үз акчаңа тукланасың, йә өйдән ризык, йомырка пешереп киләсең… Мин аралашкан спортчыларның күбесе шулай эшли дә икән. 200 сумга бит 50 йомырка алып була.

Безнең илдәге ике яклы стандартларны һич аңламыйм. «Бизнес-онлайн» электрон газетасының 2014нче елның 8нче августында чыккан бер язмада, «Рубин» футбол командасындагы бөтен уенчыларның гомуми бәясе 76 миллион 850 мең евро, дип язылган иде. Безнең акчалар белән якынча 4 миллиард сум. Рубинның тарихында иң кыйммәтле уенчы Карлос Эдуардоны үз вакытында 20 миллион еврога сатып алган булганнар. Димәк, «Рубин», «Ак барс» командаларын тоту, чит илләрдән һәм үзебездән футболчылар, хоккейчылар сатып алуга, аларга әле хезмәт хаклары түләүгә, шәһәрара, дәүләтара ярышларга очу, югары дәрәҗәдәге кунакханәләрдә яшәтүләр өчен дистәләгән миллионлаган евро сарыф ителә. Ә менә үзебезнең татар көрәшен оештыру һәм көрәшчеләрнең туклануын тәэмин итүгә чагыштырмача тиеннәр кертәбез булып чыга. Дөресме бу хәл? Әллә без шулай милләтебезне саклауга өлеш кертәбезме?! Татарстан Хөкүмәте, Спорт һәм яшьләр министрлыгы һәм болар өчен җаваплы башка түрәләр бу мәсьәлә хакында уйлансын иде…

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы 19 тапкыр көрәш ярышлары уздыру җаваплылыгын алгач, спортчыларны тукландыру ягын да уйларга тиеш иде дип саныйм. Акчасы булмаган, хәерче министрлык түгел бит ул. Һәрхәлдә, Казан кирмәне дивары астында, Казансу яры буенда урнашкан «Игенчеләр сарае» дип аталган министрлыкның офисына карап, хәерче министрлык дип беркем дә әйтә алмый…

ТАТАР КӨРӘШЕННӘН ТАТАРЛЫКНЫ БЕТЕРӘЛӘР?!

Көрәшчеләр белән аралаша торгач, бер кызыклы яңалык ишетеп алдым әле. Татар көрәше халыкара ярышларга әйләнгәч, аннан «татар» дигән сүзне алырга телиләр икән. Бу сүзләр дөреслеккә туры киләме, әллә имеш-мимеш кенәме – белмим, тик ул көрәшчеләрдә тирән борчу хисләре уяткан. Еллар буе татар көрәше белән шөгыльләнүче спортчылар, татар көрәшеннән татар төшенчәсен алып ату ниятләренә ризасызлык белдерә. Билгеле, ачыктан-ачык моны белдерергә теләүчеләр булмады, чөнки көрәшчеләр яхшы аңлый, «кирәкмәгән сүз» әйтсәң, кинәт кенә эшеңне яки хезмәт хакыңны югалтуың бар. Борынгыдан килеп, гасырлар аша үтеп, XXI гасырда да үзенең матурлыгын югалтмаган татар милли көрәшебез белән горурлана алабыз. Татар төшенчәсен төшереп калдыру идеясенә каршымын һәм, әгәр дә бу мәгълүмат дөреслеккә туры килсә, аңа карата татар җәмәгатьчелеге, зыялылары үз мөнәсәбәтен белдерергә тиештер.

Татар көрәше ярышлары милләтебезнең бүгенге хәлен чагылдыра. Шул ук икеләтә стандартлар, шул ук татарлыкны югалта бару… Хәл ителергә тиешле кайбер сорауларны мин әлеге язмамда күтәрергә тырыштым. Татарстан Хөкүмәте, тиешле чиновниклар аңа игътибар итсеннәр иде. Бөтен яклап татарлыкны бетереп барган вакытта, татар көрәше чын мәгънәдә татарныкы булып калсын иде…

Наил НӘБИУЛЛИН.

Көрәш, милләт һәм... күкәй, 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии