Президентлар үрчеде…

Чечня Президенты Рамзан Кадыйров исеме янәдән бөтен дөнья телендә. Бу юлы ул көтелмәгән тәкъдим белән шаккаттырды. Русиядә бер генә Президент булырга тиеш дигән сылтау белән Кадыйров әфәнде Президент дип аталудан баш тартты. Теләсә ничек атасыннар – Чечня хакиме барысына да риза. Үзе тәкъдим иткән вариантлар арасында имам исеме дә бар. Әллә соң Кадыйров танылган имам Шамил данына ия булырга телиме? Юктыр, укымышлы, чыннан да, имамлыкка лаек Шамилгә кадәр Рамзанга, ай-һай, ерак әле.

Әйткән сүз – аткан ук. Кадыйровның тәкъдимен шунда ук күрше Кавказ республикалары хакимнәре – Ингушетия, Дагстан, Кабарда-Балкар Президентлары да күтәреп алды. Сентябрьдә үк әлеге төбәкләрнең парламентлары Конституциягә үзгәрешләр кертеп, үз милләтләрен номиналь, кәгазьдә генә булган, ләкин халык үзаңына шактый тәэсир ясаган Президентыннан мәхрүм итәчәкләр.

“Президент” исеменнән колак каккач, ничек аталачак соң алар? Иң кулай вариант – “глава”, ягъни республика башлыгы диләр. Русиядә мондый үзгәреш яңалык түгел. Күршеләребез Мордовиядә 1991 елда республика Президенты посты кертелгән иде. 1993 елда исә әлеге төбәк парламенты бу постны юкка чыгарып, “…республикасы главасы” дигән атама калдырды. Николай Меркушкин хәзер рәсми төстә “глава республики Мордовия”. Ләкин Саранскидагы 1993 елгы хәлләр катлаулы сәяси вәзгыятькә генә бәйле иде. Шуңа күрә башка төбәкләр Мордовиянең мондый алымга баруына әллә ни игътибар итмәде, Мәскәүнең исә үз хәле хәл иде. Бүгенге тәкъдим исә бөтенләй башка шартларда, шөрепләр кысылган чорда яңгырый. Һәм аның шаукымы Кавказ гына түгел, башка милли республикаларга да барып җитәргә мөмкин.

Рамзан Кадыйров Президент исеменнән баш тартуын гади генә аңлатты – болай итеп аталу аңа уңайсыз икән. Хәтта оят. Оятының түзеп булмаслык чиге Төркиягә белән рәсми делегация составында баргач җиткән. Рамзан “ Президенты”, “Чечня Президенты”, “Кабарда-Балкар Президенты” дип игълан итүләрне тыңлап торган-торган да “Илдә бер генә Президент булырга тиеш, бүтән бу рәвешле яшәү мөмкин түгел”, – дигән фикергә килгән. Заманында корал күтәреп Русиягә каршы сугышып йөргән кешенең уңайсызланырга сәләтле икәнлеген белү үзе үк зур шатлык түгелме?! Кадыйров “бер Президентлык” өчен көрәштә тагын да ераграк китте. Ул Төньяк Кавказ шахмат федерациясе Президенты булырга да риза түгел, “Терек” футбол клубына да Президент атамасын башка, тыйнаграк сүзгә алмаштырырга кушкан. Карап-карап торам да “Президент” сүзе сүгенү сүзе түгелдер бит дип уйлап куям…

Хәер, Кавказдагы җитәкчеләр үзләрен ничек тели, шулай атасын. Чөнки алар, чыннан да, Президент түгел. Ник дигәндә, Президент үз халкы өчен җаваплы була ул. Хәерчелектән интегеп, кулларына корал алып бер-берсен үтерү чигенә җиткерми. Бүген Кавказ республикалары Мәскәүдән җибәрелгән хәрбиләр яклавына, Мәскәүдән бирелгән акчага гына яши. Башкача яшәргә өйрәнә дә алмаячаклар. Руста андыйлар “иждивенец”, ягъни җилкәгә салынып яшәүчеләр дип атала. Һәм Кавказдагы кызу канлы халык шул иждивениегә күнегеп тә бара. Ә Мәскәү өчен андый кешеләр бик тә уңайлы. Юкса нинди генә авыр чорларда, Чечнядагы сугыш шартларында да Ингушетиядә тынычлыкны саклап калырга акылы һәм көче җиткән Руслан Аушевны Президентлыктан алмаслар иде. Ләкин акыллы, фикерле кешеләр кирәк түгел. Ләббәйкә дип торучылар җайлырак. Путинны әтисе кебек якын күргән Кадыйровлар кирәк. Әле ничек Рамзан әфәнде фамилиясен дә алмаштырмый, шаккатып куям…

Үзен-үзе хөрмәт иткән халык өчен Президент исеме – символ ул. Башка милләтләрне белмим, ләкин татарлар беркайчан да “Президент” исемен бетерү белән килешмәячәк. Мәскәүдә дә моны аңлыйлар дип өметләник. Чөнки андый адымның сәяси нәтиҗәләре аяныч булырга мөмкин. Телиләрме-юкмы, ләкин Русия Президентының, Медведев я фамилияле булуына карамастан, сайланасы бар. Татар үзен Президентыннан мәхрүм итүне аңламаячак. Чөнки ул Татарстандагы гына түгел, читтә яшәүче милләттәшләребез өчен дә Илбашы, 1552 елда юк ителгән дәүләтчелекнең аз гына да булса чагылышы кайтуын күрсәтүче фактор. Күрше Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов, блоггерлар соравына, “Әле ике ай гына эшлим бит, Президент булудан мәхрүм итмәгез инде”, – дип, ярымшаярту белән җавап кайтарды. Чынында бу аның җитди позициясе дип уйлыйм.

Кавказ төбәкләре җитәкчеләренең Президент исеменнән баш тартуында тагын бер нәрсә шәйләнә. Болай итү – бөтен җаваплылыкны Мәскәүгә аудару чарасы түгелме икән? Кремль үзе үк илдәге тормышны шуңа таба алып бара бит. Үзе төбәккә җитәкче билгеләп, аны кушканны үтәүче хәлендә калдыра. Сәяси фигураларны хакимияттән читләштерә бара. Каршы дәшүчеләр бетә. Мәскәүдән, ни кызганыч, бөтен нәрсә дә күренеп бетми шул. Сайлаулар, халык яклавы белән хакимияткә килгән Шәймиев, Строев, Россельләр хәзер юк инде. Русия Президентына үзенә кыенлык тумагае. Ник дигәндә, җир кешесе булып та, тулы бер ил өчен Хак Тәгалә рәвешенә керергә маташу бик авыр нәрсә ул…

P.S. Газетаны нәшриятка тапшырыр алдыннан шул мәгълүм булды: ТР Президенты матбугат хезмәте башлыгы А.Кузьмин “Интерфакс” агентлыгына: “Без чечня президенты белдерүенә рәсми аңлатма бирмибез, ә төбәк җитәкчесенең ничек аталуын шундагы җитәкче, парламент һәм халык хәл итә”, – диде.

Сәйдулла КУТУШЕВ

***

“Рамзан – падишаһ»

“Рамзан Кадыйров өчен Президент булу – үтелгән юл. Чечнядәге рәсми түрәләр аны хәтта телевидение аша да падишаһ дип кенә атый. Парламент башлыгы, Президент урынбасарлары, министрлар, гомумән, тирә-ягындагылар аны падишаһ дип йөртә. Чеченнарда югары идарә нәселдән-нәселгә күчмәгән, династияләр булмаган, шуңа Кадыйров тирәсендәгеләр моңа борчыла. Менә хәзер барысы да хәл ителде, чеченнарны төрле катламга бүләсе генә калды. Шулай итеп, Русиянең бер төбәгендә монархия торгызыла дип санап була.

Рамзан Кадыйров Президент булса да, имам булса да, халыкка ошый алмый. Ул Мәскәү куйган кеше һәм аны халык шулай кабул итә. Аның имам буласы килүе – минем космонавт буласы килүем кебек.

Шәймиев белән Мортаза Рәхимов өчен хакимият – үлем белән яшәү түгел. Алар Президентлыктан киткәч тә, тыныч яши. Ә Рамзан Кадыйров өчен хакимият – яшәү, ә аннан китү үлемгә тиң. Бүген аны Президентлыктан алсалар – ул иртәгә мәет. Чөнки аны күпләр аулый. Әгәр мине халыкка каршы килеп, Президент итеп Мәскәү билгеләгән икән, халык алдында түгел, Кремль алдында җаваплы булам. Ягъни ул хакимияттә калыр өчен бөтенесен эшләячәк”, – диде “Төньяк Кавказ” газетасы журналисты Руслан Мартагов.

Бүген Русиядәге 14 республикада Президент җитәкчелек итә. Тикшерүләр күрсәткәнчә, Президент исемен алмаштыру 10 миллион сумга төшәргә мөмкин.

azatliq.org

Комментарии