Урам исемнәрендәге сәерлекләр

Сәерлекләр, кырыслыклар заманында яшибез. Кайбер гамәлләрне дә үз исеме белән әйтү тыелды бит. Онытылып китеп ялгышлык белән әйтсәң яки түрәләргә карата тәнкыйть сүзе ычкындырсаң, Аллаһ сакласын, утыртып куюлары яки штраф чәпәүләре бар. Конституциядә сүз иреге гарантияләнгән, цензура тыела, дигән сүзләр бар. Төп Законда бирелгән хокукларның үтәлеше иң югары юридик көчкә ия булуы турында әйтелгән. Ул законнарны үтәмәүчеләр яки үтәргә ирек бирмәүчеләр үзләре җинаятьчеләр хәлендә калалар түгелме? Бу мәкаләдә әйтергә теләгән фикеремне язсам, түрәләрне тәнкыйтьли дип гаепләмәсләрме, дигән курку да керде бит әле.

Әйтәсе килгән фикерем: Казан каласындагы урам исемнәренә карата булыр. Патрис Лумумба, Ломжинская, Фучик, Зорге урамнарының исемнәре советлар заманында куелган. Озынлыгы берничә чакрымга сузылган үзәк урамнарга, Казан шәһәренә карата бернинди катнашы булмаган, Казанның кайда икәнлеген дә белмәгән чит ил кешеләренең исемнәре бирелүен күреп торабыз. Шунда яшәгән күренекле, милли җанлы шәхесләребезнең исемнәре булмавы аяныч хәл түгелмени?

Идел буе һәм Совет районы җирлекләрендә бирелгән урам исемнәренең күңелгә ятышсыз булулары күңелләрне тырнап тора. Идел буе районы «Брайт парк» массивында Альпийская урамы булачак икән. Шул кадәр дә күңелгә ятышсыз чит ил сүзләре белән атамасалар, үзебездә матур исемнәр беткәнме әллә? Бу массивның исемен ишеткән булмады. Кайда икәнен дә белми идем. Оныгым карап әйтте. Комлы Кавал тирәсендә икән. Березовая аллея, Покровская, Тимерчеляр, Каретная, Земная, Безмятежная, Тыйнаклык, Млечная дип аталган берсеннән берсе кыяфәтсез, күңелләрне тырнап тора торган исемнәрне Совет районы бистәсендәге урамнарга биргәннәр дип аңладым. Ялт итеп тора торган матур поселоклар, йортлар төзи алгач, исемнәрнең дә матурларын бирергә ярамадымы икән?

Казан шәһәренең топонимика бүлегендә эшләүче 25 кешенең 18е татар милләтеннән булуы мәгълүм булды. Алар ничек ризалашып утырды икән шундый да пырдымсыз исемнәр бирелгәндә? Һәр эшнең үз осталары булган кебек, бу топонимика бүлегендә эшләүчеләр үзләре яшәгән төбәкнең тарихын, аның күренекле, хөрмәткә лаеклы шәхесләрен белеп, аларга хөрмәт белән карасалар, аларның исемнәрен урамнарга да бирерләр иде.

Безнең күренекле язучы, артистларыбыз, сәясәтчеләребез, җәмәгать эшлекләребез күп булуга карамастан, урам атамаларында аларның берничәсенең генә исеме чагыла. Сәер сәясәт була түгелме бу? Гаяз Исхакый, Мирсәет Солтангалиев, Михаил Худяков, Ильяс Алкин исемнәре белән аталган проспектлар, аларның һәйкәлләре нишләп юк икән безнең Казаныбызда? Марат Мөлеков, Фәндәс Сафиуллин, Илдус Садыйков, Юныс Камалетдинов, Рәшит Җәгъфаров, Зәки Зәйнуллин, Фәрит Хәбибуллин, Вафирә Гыйззәтуллина, Тәскирә Шәрипова кебек милли җанлы җәмәгать эшлеклеләренә багышланган урам исемнәре кайчан булыр икән? Милләт өчен җанын бирердәй булып көрәшкән кешеләребезне онытсак, без кем булабыз? Бу сорауга җавап бирүче булмас микән?

Рәфкать ИБРАҺИМОВ,

Казан шәһәре

Комментарии