- 22.04.2014
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2014, №16 (23 апрель)
- Рубрика: Әйтсәм–әйтим…
Сезнең газета аша гына халыкка дөреслекне җиткерәсем килә, чөнки башка газета аны чыгармаячак. «Рентген күзле» инспекторлар Сабада эшли» (№47, ноябрь, 2013), «Атны кая бәйләргә?» (№49, 11 декабрь, 2013 ел), «Килгән хатлардан» (01.02.2014, №4 29 гыйнвар) язмаларын укыгач, мин дә бу темага язмый кала алмадым. Бар да бик дөрес язылган, язганга карап бернәрсә дә үзгәрмәсә дә Саба халкы «Безнең гәжит»не кулдан-кулга йөртеп, сорап укыдылар. Икенче автостоянканы да төзеделәр. Сабаның ЮХИДИ инспекторлары үзләренең эш урыннары вазифаларыннан явызларча файдаланалар, «законлы эш итәбез» дигән сылтау белән, халыкны шулкадәр мыскыл итәләр, чыдар хәл калмады. «Карга күзен карга чукымый» дигән мәкаль бик дөрес әйтелгән.
14нче февраль көнне «Чулпан» кафесыннан мөселман туеннан кайтканда арттан 3нче машина булып, кияү артыннан ГАИ машинасы кайткан булган икән, исерекне эләктерәбез, дип. Объездная урамыннан борылып капка төбенә килеп туктагач, алар да теге машина үтеп киткәч килеп туктап, ник юлда туктамыйсың, дип кияүгә бәйләнгәннәр. «Артта машина булгач, ничек туктыйм, бернинди мигалка янмады», – дип, машинадан төшкәндә чак таеп егылмаган. Ул көнне яңгыр явып, төнлә белән бозлавык барлыкка килгән иде. Бозлавыктан тая-тая чайкалып килгәнгә, исерек дип бәйләнеп, алкотестор белән тикшергәннәр. Шулвакыт туйга үкчәле итек киеп барган кызым, нәрсә булды икән дип машинадан төшкәндә, бозга басуга, йөзтүбән капланып барып төшкән. Машина кабинасында сагыз чәйнәп утыручы ГАИ инспекторы, ярдәм итәсе урынга: «Әнә дуңгыз кебек эчкәннәр, – дип, алардан көлгән. Кызым йөкле, чак-чак кына торган. Тезләре күгәреп чыгып, аягына баса алмыйча йөрде. Шунда туйга шаһит булып килгән кыз, шаккатып: «Нигә безне, хатын-кызларны, капка төбенә килеп шулай мәсхәрәлиләр икән?» – дип әйтте. Хатын-кызлар да булгач, алкотесторда «не обнаружен» дип чыккач, гафу да үтенмичә, документларын да күрсәтергә теләмичә китмәкче булганнар. Кияү аларның машина номерын карагач кына, яшьрәге ерактан гына документын күрсәткән, анда Рафиков …Илдарович дип язылган булган. Әле ярый кияү үзе генә булмаган. Аны документ сораган өчен нишләткән булырлар иде икән? Элек халык полициягә ярдәм сорап бара иде, хәзер кача, курка, зыян салмагайлары дип. Кияүгә күптәннән бәйләнеп йөриләр инде. Сабага килеп йөри башлаганнан бирле, чит машина булгач, һәрвакыт тыныч кына узып китә алмый. Баласын гел креслога утыртып йөрсә дә, бер сәбәпсез туктаттылар. Җәй көне гел бәйләнеп йөрүче ГАИ инспекторы Илнур Насыйбуллин, 2нче сыйныфта укучы оныгым адаптр белән эләктереп барса да, туктатып, кресло юк, дип,3 мең сум штраф салып киткән. Махсус шуның өчен сатып алынган адаптр белән Казанда йөрергә ярый, Сабада штраф салына.Нишләп соң Саба районында гел аварияләр, юл хәрәкәтендә фаҗигаләр булып тора? Бу – ГАИ инспекторларының начар эшләү нәтиҗәсе. Алар бит исерек, кызу йөргән шоферларны туктатмый, аекларга бәйләнә.
Беләсе иде кайчан кияүгә бәйләнүдән туктарлар, кайчан тәртип урнаштырырлар икән? Мин үзем тәртип урнаштырырлар дип уйламыйм, минем язгалаганым бар инде. Шуннан соң, тәртип урнаштырасы урынга, үч алырга тотыналар. Мин пенсиядә, югалта торган әйберем юк. Алда нәрсә булыр, карарбыз, сезгә хәбәр итәрбез.
Фәния ШӘМСЕТДИНОВА,
Саба ветераннар оешмасы рәисе.
РЕДАКЦИЯДӘН: хат авторы белән телефон аша да сөйләшеп алдык. Чынлап та Сабадан соңгы вакытта шикаятьләр бик күп килә. Тәртип урнаштыручылар тәртип урынына, хокуксызлык урнаштыра, ахыры. Шикаятьләр булса, редакция барын да тыңларга әзер. Гаделлекне бергәләшеп кенә тәэмин итә алабыз.Сабада хокуксызлык,

Комментарии