Явлинский СССРны торгызу яклы

Явлинский СССРны торгызу яклы

Моннан 25 ел элек, 1991нче елның 17нче мартында, СССРны саклау мәсьәләсен күтәргән бөтенсоюз референдумы узды. Күпчелек халык (78 процент) ул көнне илне таркатуга каршы тавыш бирде.

Танылган сәясәтче Григорий Явлинский үзенең социаль челтәрдәге шәхси битендә әлеге дата уңаеннан фикер-тойгылары белән уртаклашты:

«Мин, кеше буларак, илнең таркалуын бөтенләй теләмәдем. СССР – минем ватаным. Бу илдә мин тудым, яраттым, бу ил өчен әтием сугышты. Зур илдә бернинди империячелек тә сизмәдем. Бары тик бу зур илдә мин үземне Ташкентта да, Ригада да, Мәскәүдә дә үз йортымдагы кебек яхшы хис итә идем. Һәм дәүләтне кисәкләргә өзгәләүләрен күзәтү миңа аеруча авыр булды.

Юк, совет системасын җимерү, коммунистларны хакимияттән куу кирәклеге турында миндә бернинди икеләнү булмады. Демократик система һәм базар мөнәсәбәтләренә нигезләнгән икътисадка күчәргә вакыт җиткәне көн кебек ачык иде. Әмма Русия өчен генә түгел, бөтенебез өчен дә! Бөтен зур илебез өчен! Әмма кемдер Русия якын киләчәккә, күршеләреннән башка гына, хәтта аларны этеп чыгарып, үзе генә барырга тиеш, дип хәл иткән. Һәм бу эш үтә дә зур хаталар белән башкарылды – икътисади яктан да, сәяси яктан да, кешелеклелек ягыннан караганда да шулай.

1991нче елның 17нче мартында мин, күпчелек халык кебек үк, референдумда Советлар Союзын саклап калу өчен тавыш бирдем.

Яңартылган Союзны төзү өчен сәяси мөмкинлек 1989-1990нчы елларда кулдан ычкынды. Моңа ил җитәкчелегендә көндәлек вәзгыятькә стратегик караш юклыгы сәбәпче. Шулай ук кирәкле карарларның гел соңарып кабул ителгәнен күзәттек. (Нәкъ бүгенге кебек үк!) Әмма андый аяныч нәтиҗәләрне булдырмыйча калырга да мөмкин иде. Икътисад та алай ук кискен аска тәгәрәмәс иде. «500 көн» программасы нәкъ менә СССРда яңа икътисад төзүгә багышланды, ә аның аерым республикасында түгел. Союздаш республикалар арасында Икътисадый шартнамә һәм аны тәшкил итүче дистәләгән килешү төзелде – мин аларның эшче төркемнәрен җитәкләдем. Уртак базарны булдыру яклы булдым, коймалар төзүгә каршы тордым. Иң кызыгы шунда, шул елның көзендә әлеге шартнамәне 15 союздаш республиканың унөче имзалады! Хәтта Балтыйк буе илләре дә күзәтүчеләр буларак кушылды. Бу эффектлы үсешнең реаль бер мөмкинлеге иде. Әмма моның киресе – «Беловежская пуща» килеп чыкты. Башкарган эшләрне тупас рәвештә юк иттеләр. Европа кебек, икътисадый берлеккә таба юнәләсе урынга, барлык хуҗалык элемтәләрен дә өзделәр, икътисадый багланышларны кору мөмкинлеген бетерделәр. Мин болар белән килешә алмадым һәм 1991нче елдан соң Ельцин командасында бер генә көн дә эшләмәдем.

Хәзер шуларның барысын да торгызырга тырышалар: таможня берлеге, ирекле сәүдә, башкалары… Аквариумда уха пешерделәр дә, хәзер аның балыкларын терелтмәкче булалар. Һәм халык бу яңа ахмаклык өчен акылга сыймаслык зур бәя, кайчак каны белән түли».

Комментарии