Миңнеханов елы

Миңнеханов елы

25 мартта Рөстәм Миңнехановның рәсми төстә Президенты вазифаларына керешүенә бер ел тула. Бу вакыт эчендә республика башлыгы күзгә күренерлек үзгәреш кичерде. Баштарак аның бераз каушабрак калуы тоемланса да, хәзер ул теләсә кайда һәм теләсә нинди кешеләр янында үзен бик иркен һәм тыныч тота. Русиядәге яңа буын төбәк башлыклары арасыннан аны Рамзан Кадыйров белән чагыштырырга мөмкин. Ул – яңа заман, яңа буын кешесе. Моның үз уңай яклары да, җитешсезлекләре дә бар. Узган бер ел эчендә Миңнехановның эш алымнары тәмам җайга салынды. Шул ук вакытта әлегә ул республиканың идарә системасын үзенә кулай итеп үзгәртә алмады кебек.

Миңнехановта Президент буларак күзгә ташланган беренче төп сыйфат – сәясәткә якын да килмәү. Кандидатурасы “Бердәм ” тарафыннан тәкъдим ителеп, үзе әлеге партия әгъзасы булса да, ул аның тормышында әллә ни катнашмый. Төбәкләрне “Президент” атамасыннан мәхрүм итү кебек гаугалы яңалыкларны да күрмәмешкә салыша, моңа карата мөнәсәбәтен белдереп тормый. Мәскәү тарафыннан билгеләнгән кешегә халык арасында популяр булмаган сәяси карарларга карата фикер әйтү авыррактыр шул. Бер якта, Татарстанда “Президент” атамасында символик әһәмият күрүчеләр бар, икенче якта – Кремль, ягъни “эш бирүче”… Сәясәткә тыкшынмаудан, шау-шулы белдерүләр ясамаудан әлегә Миңнехановны коткарып килә. Гадәттә, Мәскәүне чеметеп ала торган сүзләрне нәкъ менә ул әйтә. Шунысы кызык: Дәүләт киңәшчесе булса да, Шәймиевнең барлык фикерләре дә рәсми мәгълүмат чараларында урын тапмый. Рәсми булмаганнар аша ирештерелә. бу очракта ике фронтка уйный. Бер яктан, Шәймиев – Татарстанның идарә системасында дәрәҗәсе буенча икенче баскычта торучы кеше. Икенче яктан, ул пенсионерларга хас булганча, бәйсез рәвештә үз шәхси фикерен белдерә. Шуңа күрә Мәскәү карарларын тәнкыйтьләгән сүзләр Шәймиев-киңәшче мөнәсәбәте түгел, ә Шәймиев – ялдагы сәясәтче карашы буларак тәкъдим ителә. Мондый хәл Миңнехановка бик отышлы. Үзе әйтә алмаганны әйтүче бар. Икесе бер республика арбасына җигелгән кешеләр икәнлеген халык та белә, шуңа Шәймиев сүзләрен Миңнеханов та куәтли кебек тоела.

Узган атнада Шәймиевнең “Бердәм Русия” партиясе җитәкчелегеннән китәргә җыенуы турындагы хәбәр бөтен илне шау итте. Беренче Президент үз сүзләренә кабат аңлатмалар бирергә мәҗбүр булды. “Мин җитәкчелектән генә китәм, ялга чыктым, ә партиядә калам”, – дигән мәгънәдәге сүзләрен шимбә кичендә рәсми мәгълүмат чаралары таратты. Шәймиевне әлеге темага кабат кайтуга намус этәргәнме, әллә инде “киңәш” иткәннәрме дигән сорау күңелне тырнап тора…

Шәймиев белән Миңнеханов мөнәсәбәтләренә килсәк, беренче Президентның яңасына йогынтысы әллә ни сизелми кебек. Бер интервьюда Рөстәм әфәнде “Минтимер Шәрипович дәүләт киңәшчесе булса да, киңәш бирмәскә зирәклеге җитә. Мин аңа үзем мөрәҗәгать итсәм генә фикерен әйтә”, – дигән иде. Шуңа карамастан Шәймиевнең республикадагы сәясәткә йогынтысы бик көчле булып кала бирә. Бу Миңнехановка кайбер җитди кадр үзгәрешләрен ясарга да комачаулый шикелле.

Бер ел эчендә Татарстанда җитәкчеләрнең шау-шу белән кәнәфиләреннән “очу” очраклары аз булды. “Татспиртпром” башлыгы Рәшит Шәйхетдиновның эштән китүе көтелмәгәнрәк тоелса да, аның яңа Президент белән мөнәсәбәтләре киеренке икәнлеге күптән билгеле иде. Тышкы элемтәләр департаменты башлыгы Тимур Акулов урынына Искәндәр Мөфлиханов килүне табигый нәрсә дип уйларга кирәк – яңа караш, яшьләр чоры бит. Республиканың кайбер районнарында башлыклар алышынса да, алар гомуми картинага әллә ни зур үзгәрешләр кертми. Миңнеханов елында дини өлкәдә генә зур эш башланды. Әлеге юнәлешне алып бару Хөкүмәт карамагыннан Президент аппаратына күчерелеп, анда яңа җитәкче Марат Гатин билгеләнде. Элек бу мәсьәлә белән шөгыльләнүче чиновниклардан аермалы буларак, ул Мисырдагы университетта белем алып кайткан, политология фәнен бик әйбәт белә. Әлеге фонда Госман хәзрәт Исхакый үз теләге белән мөфтилектән китеп барды. Андый карарлар бик сирәк очракта гына хакимият “ярдәменнән” башка кабул ителә. Бу вакыйгаларга кадәр исә Мәскәүдә Манеж мәйданы шаулады, экстремизм темасы калкып чыкты, ахыр чиктә, Нурлатта канлы бәрелеш булды.

Миңнехановның Казан мэры белән мөнәсәбәтләре киеренке булуы да билгеле. Ләкин хәзер әлеге фронтта тынычлык кебек. Ике арага Мәскәү Кремле тыкшынган дигән фикерләр дә бар. Каршылык кызган вакытта Казанга Русия Президенты хакимияте башлыгының беренче урынбасары Владислав Сурковның ашыгыч рәвештә килеп китүен дә нәкъ менә ике якны “татулаштыру” белән бәйлиләр.

Усал телләр Президентның Тәлгать Абдуллин белән конфликтта булуын да әйтә. Дөрестерме-юкмы, ләкин әлегә торак фонды башлыгы үз кәнәфиендә нык утыра. Хөкүмәттәге бер утырышка аның урынбасары гына килгәч, премьер-министр Илдар Халиковның: “Андый-мондый сүзләр чыкмасын өчен әйтеп куям – Тәлгать Мидхәтович үз вазифаларын элеккечә башкара, хәзер ул ялга гына китте”, – дип әйткәне хәтердә. Димәк, төтен утсыз түгел, “андый-мондый” сүзләр иң югары дәрәҗәдә йөри…

Миңнеханов Президент булса да, премьер-министр вазифаларын да башкаруны дәвам итә. Күпчелек очрашуларның Кремльдә түгел, Хөкүмәт йортында үтүе дә моңа ишарәли, Халиков исә күләгәдә кала бирә. Барлык җитди карарларны Миңнеханов үзе кабул итә. Мондый хәлдә Халиковка үзенең тавышын ишеттерү авыррак. Әллә ишеттертәселәре килмиме дип тә уйлап куясың кайчак…

Бер ел – җитди срок, ләкин сәясәтче булып җитлегү өчен бик аз. Әлегә без менеджер-Миңнехановны күрәбез. Русия бюджетыннан республикага ышаныч белдереп, дистәләрчә миллиард сумлык кредитлар бирелүне белгән мәлдә, Мәскәү белән мөнәсәбәтләре әйбәт дип уйларга кирәк. Бер генә нәрсә бар – Миңнеханов – Медведев командасы кешесе, Путинныкы түгел. Сәяси үсешкә килсәк, иртәме-соңмы, Рөстәм әфәнде моңа алынырга тиеш булачак. Алда – тагын дүрт ел, ә республиканың сәяси позицияләрен һаман-һаман Шәймиев кенә яклап тора алмаячак…

Сәйдулла КУТУШЕВ

  Миңнеханов елы, 2.3 out of 5 based on 3 ratings

Комментарии