Веб-камера тавыш санамас шул

Веб-камера тавыш санамас шул

Булачак Президентыбыз алдагы сайлауларның гадел үтәсенә ышандырырга тырышып, туксан мең участогында веб-камералар урнаштырылачак, дип белдерде. Ягъни, урналарга бюллетеньнәрен ташлауны күзәтү астына алырга мөмкинлек туачак, имеш. Әмма моның белән генә сайлауларның гадел үтәчәгенә ирешеп булмаячак бит, чөнки нәтиҗәләрен маташтырулар, бюллетеньнәрне санау һәм беркетмә төзү вакытында башкарыла. Бүген безне 4нче декабрьдәге сайлауларның гадел үтүенә ышандырырга тырышалар. Ә нигә соң тавыш санаганда күзәтүчеләрне катнаштырмаганнар, аларга беркетмә күчермәләрен бирмәгәннәр? Матбугатта беркетмәләрнең бик озак тутырылуын тасвирлаган язмалар да җитәрлек. Югыйсә, ул әзер беркетмә формасына саннар төшерүнең бер авырлыгы да юк бит. комиссиясендәге кешеләрнең берничә йөз бюллетеньне сәгатьләр буе саный алмауларына бер дә ышанасы килми.

Шулай да, сайлау участокларында веб-камералар урнаштыру ул гадел сайлауларга таба атланган беренче адым. Чираттагысы – сайлау бюллетеньнәрен санаганда күзәтүчеләрнең һәм журналистларның да катнашуын тәэмин иткән канунның тормышка ашырылуы, тавыш санау процессының видеога төшерелеп барылуы, моңа комачаулык иткән сайлау участогы рәисләренең җинаять җаваплылыгына тартылуы булырга тиеш. Тавыш санаганда җәмәгатьчелектән билгеләнгән партиясез бәйсез күзәтүчеләр дә катнашса, халык арасындагы имеш-мимешләргә урын калмас иде.

Гадел сайлауларның икенче ысулы да бар. Моның өчен сайлау участокларын тулысынча электрон сайлауларга күчерергә генә кирәк. Бу очракта бюллетеньнәрне санауның кирәге калмаячак, чөнки һәр тавыш автоматик рәвештә саналып, компьютер экраннарында язылып барачак. Ә гомуми нәтиҗәләрне соңгы сайлаучы тавыш биргәннән соң ук белергә мөмкин булачак.

Менә шундый шартлар үтәлгәндә, халык сайлау участокларына чыбыркылап куулардан башка, үзе ашкынып барачак. Урамнарга исә беркем дә, сайлаулар гадел үтмәде дип, плакатлар күтәреп чыкмаячак.

Җәүдәт ХАРИСОВ.

Веб-камера тавыш санамас шул , 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии