Кысыпмы кысалар

Кысыпмы кысалар

Бу дөнья бигрәк әллә ниндигә әйләнде. Гади халыкны кысканнан-кысалар. Быелдан өй янындагы бәрәңге җирләренә салымны 130 процентка арттырып куйганнар бит. Элек 411 сум түли идем, хәзер 939 сум түлисе.

Җирдән уңыш җыеп алганчы, анда әле ат кебек эшләргә дә кирәк, шуңа күрә хәзер ташландык бакчалар күбәеп бара. Салымны арттырып, хөкүмәт халыкны җирдән биздерә. Ярый ла бар кешенең дә кереме күп булып, түләрлек көче җитсә. Ә менә мин «минимальный» пенсия алам. Ничек салым түлим дә, ничек итеп җан асрыйм? Халыкны бу кадәр кысмасалар да була югыйсә. Безнең ил бик бай бит, сугыша торган илләргә машина-машина ярдәм китә, ә үзебезнең халык хәерчелектә яши.

Без менә иң аз пенсия алучы өлкән яшьтәге кешеләр. Ирем сугыш чоры баласы, 83 яшендә. Безнең инде җир эшкәртерлек көч калмады, яртысын сатар идек, кем алсын аны? Ә салымны арттыра баралар. Авыл советына барган идем, 3 елга кабат исәпләделәр, диделәр. Имеш, җирнең базар бәясе, кадастр бәясе күтәрелгән. Ник соң олигархлар, череп баеган байларның гектарлаган җирләренә генә күтәрмиләр ул бәяне, безнең ише ярлы-ябагайга күтәрәләр? Алар да шул ук бәяне түли, без дә. Бу бит гаделсезлек!

Гөлүсә ИДИЯТУЛЛИНА,

Тукай районы, Теләнче Тамак авылы

Комментарии