Сайлауда югалтканнар...

Сайлауда югалтканнар...

Бардыгызмы, күрдегезме, үз фикерегезне белдердегезме? Сайлауларны күздә тотып соравым әлбәттә. Бармый калучылар өчен бик үкенечле булыр инде. Чөнки ДәүДумасына депутатларны көн саен, ел саен сайлап тормыйбыз бит. Хәзер менә теләсәң дә, сайлый алмыйсың. Ә сайлауда катнашып, үз тавышын биргәннәр горурлык хисе белән «күкрәк киереп» йөрергә мөмкиннәр. Чөнки алар «демократик» дәүләттә, «демократик» сайлауларда катнашып, илебездәге тормышны тагын да яхшырту максатыннан үз «сүз»ләрен әйттеләр. Шундый кадерле һәм дәүләт җитәкчелеге өчен гаять үтемле, зур көчкә ия бит ул гражданнарның сайлауда биргән тавышлары. Хәзер шул сайлау нәтиҗәләреннән чыгып, илнең якты киләчәген кора башларлар инде...

Кемгә ничектер, шәхсән минем өчен быелгы сайлаулар шактый сәер кебек тоелды. Билгеле, тарихта беренче тапкыр буларак, сайлау вакытының өч көн буена сузылуы да шундый тәэсир ясагандыр. Безнең өчен ияләнгән эш түгел бит. Элекке елларда бер көн эчендә вәссәлам итеп куя торганнар иде. Шунлыктандыр инде, сайлау участокларында халык та күп була иде. Урамнан ук җыр-моң, төрле тамашалар озата барды, сайлау процессы чын бәйрәм рухында узды элек. Ә быел андый тамашалар да, бәйрәмчә кәефләр дә булмады кебек. Бәлки сайлаулар өч көн буена сузылганга күрә, беренче көнендә генә бәйрәм ясап алганнардыр? Чөнки ара-тирә барыбер ишетелде андый хәбәрләр. Ә өч көн буена ул әкәмәт артистларны каян табып бетерсеннәр ди. Мин бит гадәтләнгәнчә, ял көнендә генә бардым гражданлык бурычымны үтәргә. Сайлау участогында «үле» тынлык иде, билләһи. Тәртип сакчылары, сайлау комиссиясе вәкилләреннән кала, халык та юк иде диярлек. Хәтта күзәтүчеләр дә безнең участокта катнашырга теләк белдермәгән булып чыкты. Нибары берәү – иҗтимагый палата вәкиле генә телефонында нидер казынып утыра иде. Хәер, артистлары кебек, өч көн дәвамында участок саклап утырырга ул күзәтүчеләрне дә каян җиткерсеннәр инде?..

Бюллетень алырга дип яшәү адресым буенча күрсәтелгән тәрәзгә килдем. Паспортымны тикшереп, теркәлү битен карадылар да, өстәлдә яткан исемлекне актарырга тотындылар. Алдын, артын әйләндерә торгач, сез исемлектә юк, димәсеннәрме! Ничектер уңайсыз булып китте хәтта. Йөрим инде, мин әйтәм, мәшәкать тудырып, үземне кешегә санап. Әнә, урыныңны бел, сайлау исемлегендә дә юк син, дигән сыман булды инде бу. Югыйсә, яшәү адресы буенча теркәлүем дөрес, паспортым чын. Өстәвенә «госуслуги» порталында да рәсми теркәлгән. Качып йөрмим диюем. Салымнарны түләүне сораган хатлар да адашмыйча килә бит. Ә ни өчендер, түрәләребез үзләре әйткәнчә, ил язмышын хәл итәрлек вакыйгада катнашу исемлегенә кертелмәгәнмен.

– Андый хәлләр була инде ул, – ди исе дә китмәгән сайлау комиссиясе вәкиле. – Фәлән өстәлгә, сәркатибләргә барыгыз. Алар өстәмә исемлеккә кертерләр.

Мин участокта булган вакытта тагын ике кеше керде, аларны да төп исемлектә таба алмыйча, сәркатибләргә җибәрделәр.

Менә шулай итеп, үземне таптырып, сайлап кайттым быел. Нигә мине югалттыгыз, дигәч, тегеләр: «Паспорт өстәле биргән мәгълүмат, теләгегез булса, шикаять яза аласыз», – диләр күзләрен дә йоммыйча. Ничек инде сайлау чаклы сайлау исемлеге төгәл булмасын? Соң, шундый зур вакыйгада дәүләт органнары үзара тиешенчә эшләп, дөрес исемлек тә төзи алмасыннар инде. Кемнәрнедер төшереп калдырганнар, ә кемнәрнедер, теге дөньяда булуларына да карамастан, исемлеккә керткән очраклар турында интернет тулган бит. Шундый хәл икән, гомумән, ул сайлау дигәннәренең төгәллеге, дөреслеге ни дәрәҗәдә соң, дигән шикле уйлар белән кайтып киттем. Кем әйтмешли, юшкыны күңелдә калды.

Ә бәлки мин соңарып, өченче көндә генә барганга шулай булгандыр ул. Килмәде инде бу, дип, мине исемлектән төшереп калдырганнардыр. Кем белә. Шуңа да киләсе сайлауга иң беренче булып барып карарга дип исәпләп торам әле.

БЕРЕНЧЕЛ НӘТИҖӘЛӘР

Сайлауларның рәсми нәтиҗәләренә килгәндә, сишәмбе иртәсендә Үзәк сайлау комиссиясе Русия Думасына сайлауларда тавыш бирүчеләрнең бюллетеньнәрен 100 процент тикшерүен белдерде. Ил күләмендә исәпләгәндә, сайлауларда халыкның 52 проценты катнашкан.

Думага 5 партия – «Бердәм Русия», КПРФ, ЛДПР, «Гадел Русия» һәм «Яңа кешеләр» узган.

Беренчел нәтиҗәләр буенча, «Бердәм Русия» – 49,8 процент, КПРФ – 19 процентка якын, ЛДПР – 7,5 проценттан аз гына күбрәк, «Гадел Русия» – 7,5 процент тирәсе тавыш җыйган. 2003нче елдан башлап беренче мәртәбә Думага бишенче партия дә уза алды. Ул – «Яңа кешеләр», 5,32 процент тавыш җыйган.

Соңгы мәгълүматлар буенча, Татарстанда «Бердәм Русия» партиясе барлыгы 79,02 процент тавыш җыйды. Хакимият фиркасеннән тыш, КПРФ – 9,64 процент, ЛДПР – 2,82, «Гадел Русия» – 2,69, «Русия коммунистлары» – 1,33 процент тавыш җыйган. Калган сәяси партияләр тавыш җыю буенча бер процент чиген дә уза алмаган.

Хакимият партиясе республикада татарлар күпләп яшәүче районнарда аеруча югары процентта тавышка ия булган. Аерым алганда, Апас районында 92 процент, Әтнә, Кайбыч һәм Балтач районнарында 90шар процент тавыш «Бердәм Русия»гә киткән.

Мөслим, Сарман, Ютазы, Теләче, Аксубай, Алексеевск, Әлки, Зәй, Арча, Буа, Чүпрәле, Тәтеш, Кама Тамагы, Саба районнарының да әлеге партия файдасына күрсәткечләре 90шар процентка якынлаша.

«Бердәм Русия»гә иң аз тавышны Татарстанның көньяк-көнчыгыш районнары биргән. Баулы шәһәрендә 67 процент, Бөгелмә - 65 процент җыйган. Анда икенче урынга КПРФ чыккан.

Русиядәге сайлауларның соңгы нәтиҗәләре җомга көнне – 24нче сентябрьдә билгеле булачак. Әмма инде шунысы ачык мәгълүм: «Бердәм Русия» партиясе Дәүләт думасында кимендә 300 урын алып, конституцион күпчелекне саклап калачак.

Тавыш бирүләр барышында канун бозу очраклары да шактый теркәлгән. Күзәтүчеләр һәм оппозиция, Русия Думасына сайлауларда беренче мәртәбә кулланылган алым – электрон тавыш бирү нәтиҗәләреннән аеруча шикләнә.

Аның Мәскәүдәге нәтиҗәләрен берничә тапкыр кичектерделәр, алар гадәти участок сайлау комиссияләрендәге нәтиҗәләрдән соңарып, бары тик дүшәмбе көн көндез генә билгеле булды.

Нәтиҗәдә Мәскәүдәге бер мандатлы 15 бүлекнең сигезендә, оппозиция кандидатлары алдынгылыкта булса да, соңгы мизгелдә генә җиңүчеләр алышынды.

Дүшәмбе булган матбугат очрашуында Үзәк сайлау комиссиясе вәкилләре: «Электрон тавыш бирү дә, тавышларны санау да тиешенчә барды, шулай да, Мәскәүдә тавыш бирүчеләр күп булу сәбәпле, нәтиҗәләр чыгару һәм аларны игълан итү өчен вакыт фаразланганнан күбрәк кирәк булды», – дип белдерде.

КПРФ исә, Мәскәүдәге электрон тавыш бирү нәтиҗәләрен танудан баш тартты. Партия лидеры Геннадий Зюганов тарафдарларын «Подольск курсантлары Мәскәүне яклаган кебек, сайлау нәтиҗәләрен якларга» чакырды. Мәскәүнең Пушкин мәйданында Русия Думасына сайлаулар вакытындагы хәрәмләшүләргә каршы протест чарасы узды, анда берничә йөз кеше катнашты.

Интернет чыганакларын да кулланып,

Раиф ГЫЙМАДИЕВ

Комментарии