- 21.09.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №37 (21 сентябрь)
- Рубрика: Әйтсәм–әйтим…
Беркөнне дустым Бөгелмәгә барып кайтты. «Хәзер самолетларга утырырга куркыта. Өстәвенә Канадада ясалган самолет икән. 15 ел анда очканнан соң, безнекеләр сатып алган…» – диде ул миңа сәфәреннән әйләнеп кайткач утырып очкан самолеты турында.
Әнә шулай Русия авиациясе (хәер, ул гына түгел) искегә калды. «Утро.ру» сәхифәсендә Cockpit Алман пилотлары профсоюзы матбугат сәркатибе Йорг Хандверг Русиянең пассажирлар ташучы авиациясен кискен тәнкыйтьли, илдә очышлар иминлеге котчыккыч дәрәҗәдә авыр хәлдә, ул бары тик Африкада гына начаррак булырга мөмкин, ди. Аның сүзләренчә, тармакның төп проблемасы – белгечләр әзерләүнең начар булуы, искергән очкычлар, ремонт һәм профилактика өчен акча-көч җитмәү.
Әмма илебездә һава юлларында туктаусыз һәлакәтләр булып торса да, Ярославльдә Як-42 очкычы казасында «Локомотив» хоккей командасы һәлак булгач кына, чынлап торып, кискен чаралар күрү турында җитди сүз башланды. Русия җитәкчелеге ниһаять гражданнар авиациясенең хәлләре үтә дә хөрти булуын аңлады бугай. Һәлакәтләр өсте-өстенә булып кына тора. Һәм күп очракта алман профсоюзлары әйткән сәбәпләр ачыклана. Арада кеше факторы белән бәйлеләр дә җитәрлек. Хәтта пилотларның исерек булу очраклары да бар. Әйтик, Ярославльдәге ЯК–42 очып киткәндә кул тормозы өзелмәгән, һәм очкыч каршылык аркасында тиешле биеклекне ала алмаган, диләр беренчел фаразларда. Ә менә 21 июньдә Мәскәүдән Петрозаводскига очканда казага юлыккан Ту-134 очкычында штурман салмыш булган, диелә. Һава торышы турында очкычка хәбәр ителгән мәгълүмат та чынлыкка туры килмәгән. Нәтиҗәдә 52 кешенең 47се вафат булды, биш кеше яраланды. Мондый мисалларны күпләп китерергә була («Буксир кирәк» «БГ» 2011, №31 (10 август)
Ниһаять, менә Русия җитәкчелеге очышлар иминлеген тәэмин итә алмаган һава ширкәтләре эшчәнлеген туктату өчен чараларны 15 ноябрьгә кадәр үк әзерләргә боерды. 2012 елдан яңа таләпләргә җавап бирмәгәннәрнең ябылачаклары да белдерелде. Очышлар алып барырга рөхсәт алу кыенлашачак. Һава ширкәтләрендәге очкычлар санына, хезмәт күрсәтүгә таләпләр катгыйлана. Инде 14 сентябрьгә өч һава ширкәтенең лицензиясез калуы һәм тагын 30 ширкәтнең шул хәлгә дучар булачагы да игълан ителде.
Әлеге белдерүләр һәм соңгы хәлләр Русиядәге башка зур булмаган ширкәтләр белән беррәттән Татарстандагы һава ширкәтләренең язмышын да кыл өстенә куярга мөмкин. Димәк, бер генә юл – берләшү. Тик бу да бик авыр булачак. Чөнки һәр предприятиенең, аның җитәкчесенең үз мәнфәгатьләре бар.
«Казан һава ширкәте» ачык акционерлык җәмгыяте башлыгы Мөхәммәд Закаржаев фикеренчә, кайбер эре ширкәтләр форсатны үзләренә ярашлы итеп файдаланып калырга, ягъни конкурентлардан арыну өчен кулланырга мөмкин. Аның «Азатлык» радиосына биргән аңлатмасына караганда, таләпләр бөтен һава ширкәтләренә дә бертөрле һәм бик катгый булырга тиеш. Әлеге таләпләр үтәлешен күзәтә торган оешмалар нигә контрольдә тотмый соң? Нигә ришвәт хисабына рөхсәтләр бирелә?» – ди ул.
Русиядә һава ширкәтләре өстеннән күзәтеп торучы өч оешма булуга карамастан, төрле башбаштаклыкларга мөмкинлекләр әлегә ничек булган шул килеш кала бирә. Чит илләрдә гражданнар авиациясен бары тик бер генә оешма контрольдә тота. Русиядә әлегә проблемаларның асылын аңлап бетермичә, ордым-бәрдем чаралар күрелү аркасында, системалы һәм җентекле даими эш алып барылмаганга, күпләгән кешеләрнең һәлак булуына юл куела. Аннан белгечләр дә җитешми. Закаржаев, бу тармакны бөтенләй белмәгән дилетантлар җитәкчелек иткәнгә әнә шул хәлгә төштек тә инде, ди. «Әле күптән түгел генә Русиянең транспорт министрлыгында авиация өчен элек ФСБда эшләгән Король фамилияле кеше җаваплы иде. Росавиациягә хәрби һава көчләре генерал-лейтенанты Курзенков җитәкчелек итте. Хәзер ул Ространснадзор башлыгы. Генерал гражданнар авиациясе турында нәрсә дә булса беләме?! Нечкәлекләр турында әйтеп тә тормыйм?» ди Закаржаев.
Аның сүзләренчә, «Татарстан» һава юллары ширкәтенә дә гражданнар авиациясеннән ерак булган экономист белемле кеше җитәкчелек итә. «Гади очучыдан башлап, бөтен баскычларны үтеп, зур түрә булганда гына җитәкчеләр тармакны яхшы үзгәрешләргә алып барырга мөмкин», ди Закаржаев.
Гражданнар авиациясен реформалау, билет хакларын күтәрергә китерер дип фаразлаучылар да бар. Тармакта тәртип урнаштыру җиңел генә булмас. Чөнки ришвәтчелеккә, коррупциягә чумган илдә нидер эшләү, эшне яхшы якка үзгәртү җиңел түгел.
«Азатлык» радиосы ярдәмендә Сәйдулла КУТУШЕВ.
Очарга куркыныч,

Комментарии