Гаҗәп инде…

Гаҗәп инде…

Президент Владимир Путин халык белән аралашты, аларның гозерләрен тыңлады, сорауларына җавап бирде. Бу традиция 2001нче елдан бирле дәвам итә. Русиялеләр 3 миллионлап гозерне Президентка җиткерергә тырышты, гадел җавап көтте.

Беренче видеосорау юлларга багышланды. Аларны төзәтүгә югарыдан акча күп бүленә, әмма юллар һаман начар, чокыр да чакыр. Берничә еллар элек Төньяк Кавказда булырга туры килде. Гид әйтүенчә, 1942нче елны немецлар бу регионны яулап алгач, бераз асфальт юл салалар. Аның калынлыгы ярты метрга якын икән. Ничә ел үтүгә карамастан, бүген дә анда бернинди су җыелып тормый. Моңа гаҗәпләнергә кирәкми. Европа илләрендә бездәге кебек модага кергән «ямочный ремонт» дигән төшенчә юк, анда асфальт юлларны, тротуарларны шампунь белән юу дигән төшенчә бар.

Президентка иң күп мөрәҗәгать халыкның яшәү дәрәҗәсе түбән булуы белән бәйле иде. Дөньяда табигый байлыклары иң күп булган дәүләттә күпчелек халык көчкә очын-очка ялгап яши.

Бай илдә нигә халык бай яшәми соң? Бу сорауга җавапны Русия ЛДПР җитәкчесе Владимир Жириновский болайрак бирә: «Илебез югары түрәләренең чит илләргә чыгарылган акчалары биш-алты Русиянең еллык бюджетына тиң. Русиягә түләнергә тиешле илләр бурычы да шуның кадәр үк. Әмма бу бурычлар барысы да кичерелде». Владимир Вольф улы Жириновский белми сөйләмәс, чөнки күптән түгел генә аңа Мәскәүдә тикмәгә генә үзе исән чакта ук һәйкәл куймаганнардыр.

Рафис ГЫЙНИЯТУЛЛИН,

Менделеев районы, Ижау авылы

Комментарии