- 21.06.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №24 (22 июнь)
- Рубрика: Әйтсәм–әйтим…
ТАТАРЧАДАН ОЯЛМА (җыр)
«Безнең гәҗит»нең 1 июнь санында «Татарстан кемне сайларга тиеш?» дигән язмам басылган иде. Халык арасында шактый кызыксыну, каршылык тудырган язмада (ул урыс теленә тәрҗемә ителеп етатар.ру сәхифәсендә дә урын алды) Татарстанда татар теленә каршы чыгучыларның Президент Рөстәм Миңнехановның дәрәҗәсен төшерү, булдыксызлыгын Мәскәүгә күрсәтү өчен митингларга чыгуын, пикетлар оештыруы әйтелгән иде. Аллага шөкер, Мәскәү яклы котырган урыс милләтчеләренең бу хәйләсен, планын Рөстәм Миңнеханов та аңлап алды. Һәм Петербургка икътисади форумга барган вакытта «Эхо Москвы» радиосына бу турыда интервью биреп кайтты.
ТАТАРСТАНДА ТАТАР ТЕЛЕН ҺӘРКЕМ БЕЛЕРГӘ ТИЕШ!
Инде билгеле булганча, урыс милләтчеләре Татарстанда татар теленең урысныкы белән тигез укытылуын күпсенә. Шуңа, урыс балаларының урысча начар белүен оялмыйча сөйләп йөри. Миңнеханов республикада рус телен өйрәнүдә бернинди дә проблема булмавын әйтә.
– Ничек инде татар кешесе урыс телен камил дәрәҗәдә белгәндә, урыс кешесе урыс телен начар белсен? Бездә һәркем урыс телен яхшы белә, – ди Татарстан Президенты.
Әңгәмәне Президентның батырлыгы дип карарга кирәк. Чөнки Мәскәүдә Миңнехановтан мондый сүзләр көтүче булмагандыр. Шулай да Президент татар теленә каршы көрәш алып барылуын яхшы аңлаган. Гади авыл малае буларак, моны хисләнеп әйтеп тә салган.
– Мин – татар. Ә ник минем телне хөрмәт итмиләр? – ди Миңнеханов, татар телен яклап. Кыю сүзләр әйткән Миңнеханов белән киләчәктә Мәскәү дә санлаша башлар, аны чын сәясәтче итеп кабул итәр.
Әңгәмәдә тагын бер мөһим урын бар: Президент Татарстанда һәркемнең татар һәм урыс телләрен белергә тиешлеген ачыктан-ачык әйткән. Татарлар яшәгән җирдә эшләгән урыс кешесе татар телен белергә тиеш. Чөнки тел белмичә, табиб яки башка эштә эшләп булмый, дигән фикердә Президент. Димәк, алга таба Татарстанда ике телне тигез куллану, ниһаять, татар теленең чын мәгънәсендә дәүләт теле итү өлкәсендә Президент яңа эшләр башларга тора.
ТАТАРСТАНГА КАРШЫ «ЭТЛӘР ӨРӘ БАШЛАДЫ»
Рөстәм Миңнехановның интервьюсы интернет сайтларда басылып чыккач, Мәскәү түрәләре сүз әйтмәсә дә, мәскәүче урыс журналистлары, Татарстанны губерна итеп күрергә теләүчеләр республика президентына каршы язмалар язды. Татарга каршы көрәш алып барган «Регнум» сайты мөхәррире Модест Колеров «Татарстан Русиягә каршы милли фронт тудыра» дигән мәкалә бастырды. Урыс гадәте буенча, алар Татарстанны үзен-үзе ашата алмаган республика итеп күрсәтергә, монда урыс телен кысу, аларны бетерү эшен алып бару турында яза. Әмма «Регнум» Миңнехановның әлеге әңгәмәсе Татарстанның Русиядә гадәти төбәк булырга теләмәвен күрсәтүен танырга мәҗбүр. Гәрчә, үзе Татарстанны булдыксыз итеп күрсәтергә тырышса да.
Һәрнәрсәдән Татарстанга каршы дошманлык табарга өйрәнгән, энәдән дөя ясаучы мәскәүлеләр Президентның «чуашлар да үз телләрен өйрәнергә тиеш» диюенә карата үзләренчә нәтиҗә чыгарып куйган. Янәсе, Татарстан барлык милләтләрне, республикаларны туплап Мәскәүгә каршы күтәрелә. Әмма татарофоб журналистларның әлеге уйдырмаларын сәясәт белгечләре кире кага. Евгений Минченко фикеренчә, Рөстәм Миңнеханов әңгәмәсендә бернинди дә сепаратизм, аерылу чаткылары юк.
Шул ук вакытта, мәскәүчеләр Русияне Татарстанга каршы тиешле чаралар күрергә чакыра. Әгәр чаралар күрелмәсә, Русиянең дә СССР кебек таралу куркынычын әйтә. Гомумән, проблеманы көч белән чишүне яраткан мәскәүчеләр һәм татар хаиннары бу фикерне күптән әйтеп килә.
РУСИЯ ТАТАРЛАРЫ КӨЧӘЯ
Рөстәм Миңнеханов әңгәмәсендәге бер белдерүгә аерым тукталырга тиешбез. Ул урыс милләтчеләренең 2012 елгы Русия Президенты сайлавы алдыннан Татарстанда махсус каршылыклар китереп чыгарырга маташуын әйтеп сала. Әлеге сүзне тирәнрәк аңлау өчен Русия җитәкчеләренең соңгы белдерүләренә игътибар итәргә кирәк. Алар Президент сайлавы якынлашкан саен, урыс халкын күтәрү турында сөйли башлады. Думаның элекке депутаты Фәндәс Сафиуллин фикеренчә, Мәскәү урысларны күтәреп, сайлауда урыс халкы тавышына өметләнә. Шуңа күрә, төбәкләрдәге урыслар милли телләргә каршы көрәшә башлады да инде.
Р. Миңнеханов Татарстанның тел, сәясәт өлкәсендә чигенергә җыенмавын белдерде. Бу сүзләрдән Мәскәү үзенә кирәген аңлар, Татарстанга каршы башлаган һөҗүмнәрен туктатып торыр. Миңа калса, аңладылар да булса кирәк. Ник дигәндә, Русия җитәкчелеге Татарстанның бу белдерүенә бернинди дә каршылык күрсәтмәскә охшый. Чөнки сәясәт белгече Евгений Минченко әйткәнчә, Татарстан Президенты интервьюсында Русия төбәкләрендә татарларның көчәюе күренә. Әмма соңгы вакытта тау ягы халыкларының беренчелекне алырга теләве татарларга ошамый. Татарлар үз позициясен ныгытырга тели. Монда Мәскәүгә каршылык юк.
Саша ДОЛГОВ.
Татарстан йөрсен, мәскәүлеләр өрсен,

Комментарии