- 21.06.2010
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2010, №23 (16 июнь)
- Рубрика: Әйтсәм–әйтим…
Ил күләмендә гадел милли сәясәт булмагач, һәр милләт үз сәясәтен үзе белгәнчә алып бара. Күптән түгел Уфада узган бөтендөнья башкорт корылтаеннан соң башка әллә ничек кенә шундый уй килде. Пленар утырышларын турыдан-туры эфирда БСТ иярченле телеканалыннан да күрергә насыйп булды. Дөресен әйтим, бик кызыклы тамаша булды бу минем өчен.
Әлеге корылтайның Русиядә халык саны алу нисбәтеннән үткәрелүе беркем өчен дә сер түгел. Бу – әлеге чара алдыннан милли функционерларга күрсәтмәләр бирү урыны иде. Узган елның декабрендә Уфада Башкортлар корылтаеның башкарма комитеты рәисе Румил Азнабаевны гауга белән постыннан алып, аның урынына Азамат Галинны сайлаганда (усал телләр “өстән билгеләү” дип атау яклы) Башкортстан премьер-министры урынбасары, мәдәният һәм милли сәясәт министры Илдус Илишев моны ачыктан-ачык белдерде. Башкарма комитетның кайбер әгъзалары дәүләт органнарының җәмәгатьчелек оешмасы эшләренә тыкшынуына ризасызлык белдергәч, Илдус әфәнде корылтайның дәүләт тарафыннан финанслануын искә төшерде. Ә инде Сарытаудан килгән делегат янә дә каршы чыга башлагач: “Сез, Сарытаулар, Башкорт корылтае да, Татар конгрессы да әгъзалары, бер аяк белән бер, икенчесе белән икенче яктан басып торасыз, уртада җенес органнарыгыз асылынып тора”, – дип тупас бүлдергән иде. Менә шундый гаугалардан соң башкорт туганнарыбыз чираттагы корылтайга да килеп җитте.
Биредә чыгыш ясаучыларның төп фикере – халыкны башкорт итеп язылуга өндәү. Уфадагы җитәкчеләр хәзер тел, милләт күрсәткече була алмый дигән фикерне алга сөрә. Татарча сөйләшәләр, имеш. Ә ул күңелендә башкорт булса, нигә милләтен шулай итеп күрсәтмәскә, ди? Күңел ул – бик серле нәрсә, җәмәгать, аны ярып карап белеп булмый… Уфадагы туганнарыбыз фикеренчә, ниндидер көчләр сан алуга әзерлек тирәсендә махсус җәнҗал куптара икән. Һәм ул җәнҗал белән халыкны мәсхәрәли. Имештер, көчләп башкорт булып язылуга өндәү бара. Рәсми Уфа ышандырганча, бу башкортларны түбәнсетүгә юнәлдерелгән чара. Кеше үзен Салават Юлаев кардәше дип саный икән, нигә аңа моны рәсми кәгазьләрдә күрсәтүдән чирканырга?
Башкортлар – бүген милли мәсьәләне җитди сәяси көч һәм корал икәнлеген белеп, инанып һәм әлеге юнәлештә эзлекле эшне ташламаган бердәнбер халыктыр, мөгаен. Русиядә бер генә милләт тә үзаң өстендә алар кадәр эшләми. Башкорт булу – модалы, заманча, кирәкле һәм тормыш өчен әһәмиятле дигән фикер сеңдерү 90чы елларда башланып китеп, әлегә кадәр хәрәкәтен югалтмады, киресенчә, ул көчәя генә бара. Бу яктан Уфага сокланып кына карарлык. Әйе, бүген әлеге хәрәкәт, беренче чиратта, татарларны йотуга юнәлтелгән. Ләкин без моңа каршы торырлык рәтле-юньле чара күрә алмыйбыз икән, кемне гаеплисе? Нигә бөек татарларның үз-үзен сакларга, кардәшен якларга көче юк? Әллә эш теләк булмаудамы? Шул ук БСТ телеканалы халык санын алу алдыннан ныклы эш башлады. Әйтик, чеп-чи татарча сөйләшүче кешеләр яшәгән авылны – башкорт торак пункты, ә ул кешеләрне фәлән башкорт нәселе дип сөйли торган тапшыру бар анда. Тарихчыларны җәлеп иткәннәр, шаҗәрәләр төзегәннәр, бөтен сорауларга да фәнни җавап бар – ышанмый кара син! Ә без моннан, Казаннан карап торабыз да бот чабып шаккатабыз…
Әлеге корылтайның тагын бер сәяси әһәмияте булды. Югары трибунаны Башкортстан җитәкчелеге янәдән Мәскәүгә янау өчен кулланды. Федераль үзәк үзенә күрә гомуми дошман шикелле. Бигрәк тә әлеге идея корылтайның башкарма комитеты рәисе Азамат Галин чыгышында аермачык яңгырады. Ул республикадагы федераль, бигрәк тә көч структураларына читтән җитәкчеләр китереп куюны кискен тәнкыйтькә тотып, мондый хәлне Башкортстанны һәм аның халкын кимсетү, булдыксызлыкка чыгаруга тиңләде. Галин әфәнде белдергәнчә, Мәскәү Президентлыкка да читтән кеше билгеләргә ниятләсә, республика андый адымны кабул итмәячәк. Соңрак журналистлар белән әңгәмә вакытында Мортаза Рәхимов Галинның сүзләре белән берникадәр дәрәҗәдә килешүен раслады. Шунысы кызык: Президент үз урынына читтән кеше килергә тиеш түгел, республикада да кадрлар җитәрлек дип ассызыклый. Ягъни Рәхимов үзенең озакламый постыннан китәчәген белә кебек. Хәзер төп мәсьәлә – аңа алмашка кем килүдә. Нәкъ менә корылтай алдыннан Уфага яңа җитәкче билгеләнү турында янәдән имеш-мимеш таралды. РБК daily агентлыгы чыганаклары белдергәнчә, Агыйдел буендагы таш пулатка хуҗа буласы кешегә Кремль “кастинг” та үткәрә башлаган, имеш. Мөмкин булган кандидатуралар арасында сенатор Радик Искужинны, “РусГидро” җәмгыятенең директорлар советы әгъзасы Рөстәм Хәмитовны һәм танылган эшмәкәр Ралиф Сафинны атыйлар. Шулай ук исемлектә Уфа мэры Павел Качкаев, заманында Башкортстан Президенты постына сайланырга теләгән Сергей Веремеенко, республикадан “сөрелгән” Радий Хәбиров та бар.
Тагын шунысын өстик: Мортаза Рәхимов федераль үзәк республикаларда ирекле сайлауларны кайтарырга тиеш дигән фикердә. Шул ук Веремеенко һәм Сафин белән ул соңгы сайлауларда 2003 елда очрашты. Ул вакытта Веремеенко икенче турга узды һәм вакыйгаларга Мәскәү Кремле тыкшынмаса, Рәхимов танылган банкирга оттыра да ала иде. Шуңа күрә ирекле сайлауның да ике ягы бар, халык кемгә өстенлек бирә бит… Тик шунысын өстик: Рәхимовны алалар икән дигән имеш-мимеш еш ишетелә. Ләкин ул әле дә үз урынында. Икенче яктан, әлеге дә баягы усал телләргә ышансаң, Кремль төбәкләрдәге “аксакаллардан” арынуны быел төгәлләячәк. Шуңа күрә региональ сәяси элитадагы үзгәрешләрне озак көтәргә калмады. Бер нәрсә аермачык – Башкортстанда җитәкче булып Рәхимов кешесе дә, әлеге җирлектә яшәүче дә калмаячак. Мәскәүнең андагы федераль түрәләрне алмаштыруы – читтән килүче өчен җайлы плацдарм әзерләве дип аңларга кирәктер.
Инде корылтайга әйләнеп кайтсак, Мортаза Рәхимовка рәхмәт сүзләре залның дәррәү алкашлавына күмелеп барды. Моны аңларга да мөмкин. Башкортлар өчен аңардан күбрәк эшләүче, аңардан да күбрәк халкын күтәрүче булмагандыр. Һәм булмас та кебек…
Сәйдулла КУТУШЕВ
Комментарии