«Җәмгыять баланың башындагы яулыгы турында түгел, андагы белем турында уйларга тиеш»

«Җәмгыять баланың башындагы яулыгы турында түгел, андагы белем турында уйларга тиеш»

Ничә еллар буе татар теле юкка чыга, татар мәктәпләре ябыла, дип сөйләшәбез. Телне саклап калабыз дип, күз томалау өчен үткәрелгән берничә чара да булмады түгел, билгеле. Шулар ярдәме белән татар телен ихтыяри укуга да күчердек! Ә бүген менә ислам диненә карата да аяк чалучылар күренә башлады. Телләрен бетердек, хәзер ислам диненнән дә баш каксыннар, имеш…

Дөрес, бу вакыйгалар татар милләтендәгеләргә генә түгел, ә бөтендөньяда ислам динен тотучыларга кагыла. Әйтик, күптән түгел Октябрь районы прокуратурасы Пенза шәһәренең 20 мәктәбендә мәктәп формасы турындагы нигезләмәләрне үзгәртеп, укучы, укытучыларга хиҗаб һәм башка дини киемнәр киеп йөрүне тыярга кушты. Мондый чикләүләр Русиядә генә түгел, үзебезнең Чаллы шәһәрендә дә бара икән. Бу кеше хокукларын закон буенча тыю булып чыга түгелме? 19нчы май көнне Казанда үткәрелгән «Мәктәп һәм тәрбияле киләчәк» конференциясендә дә шушы сорауга җавап эзләделәр.

– Милли тәрбия безнең татар халкында дин белән тыгыз бәйләнгән. Ә бу тәрбиягә балалар бакчасында да, мәктәптә дә, югары уку йортларында да өйрәтмиләр. Бу – гаиләдә бирелергә тиешле тәрбия, – дип башлады сүзен республикабызның аксакаллар шурасы рәисе Айрат Әюпов. – Апрель аенда хәләл стандартлар турында сөйләшү үткән иде. Шунда президентыбыз Рөстәм Миңнехановның «безнең яшәү рәвеше хәләл булырга тиеш» дигән сүзләре истә калды. Белгәнебезчә, сүз хәләл ризык турында гына бармый. Хәләл – ул кешенең туганнан алып бакыйлыкка күчкәнчегә кадәрге тормышы. Уйлап карасаң, яшәү рәвешен хәләл итү өчен, безгә хәләл дәүләттә дә яшәргә кирәк. Аның өчен җитәкчеләребез дә, җәмгыять тә хәләл булырга тиештер бит…

Милли һәм дини тәрбиянең какшавы, гаиләләрдә кирәкле дәрәҗәдә өйрәтелмәве бүген шундый чикләүләр барлыкка китерә. Кеше үз динен хөрмәт итми, аның кануннарына туры китереп яшәми, ата-ана сүзен тыңламый. Айрат Әюпов та балага һәрчак дөрес тәрбия бирүне кирәк дип саный:

– Йөз ел элек тел һәм дингә кагылышлы мондый проблемалар булмаган. Нигә икәне дә билгеле, чөнки элек чын мөселман гаиләләре булган. Алар хәзерге ата-аналар кебек эшебез күп, сезнең белән уйнарга, сезгә моны аңлатырга вакыт юк дип, чапмаганнар. Хәзер балалар компьютер, телефон белән генә яши бит. Ата-ана тәрбиясе бу. Интернетта урысча мультфильмнар карау, кирәкмәс сайтларга кереп актарыну баланың фикерләү сәләтендә дә тап калдыра. Аннары нигә бу бала үзенә кул салган, нигә бу мөслимә урыс кешесенә кияүгә чыккан икән дип аптырыйсы юк – тәрбия шундый.

Балаларны кечкенәдән үк яхшылыкка өйрәтергә кирәк дип, күп сөйләсәләр дә, гаиләдә генә аларның фикерләвенә, аңына тәэсир итеп булмый. Әби-бабайлар әйтмешли, заманасы андый түгел. Бер бала да телефонны кулланмыйча, телевизор карамыйча тора алмый. Бу аның мөмкинлегеннән килсә дә, ул башка балалар арасында ниндидер чит һәм дөньядан артта калган кеше булып тоелыр. Шуңа да балалар бакчасында, мәктәпләрдә дә дөрес кануннар кулланып укыту кирәктер. Ә моның өчен һаман да шул җитәкченең төптәнрәк уйлавы һәм алга карап эш итүе кирәк. Ни кызганыч, әле алай алга китеп булмый шул. Тарих фәннәре докторы, галим Дамир Исхаков та проблеманың башлангычын дәүләттә белемле укытучыларның, җәмәгать эшлеклеләренең саны аз булуда күрә:

– Татар стратегиясен эшли башлагач, дин һәм мәгариф өлкәсендә бәхәсләр күп туды. Документның беренче варианты күз алдында күренсә дә, анда алга китеш сизелми әле. Ник дигәндә, сәяси җитәкчеләр диннең цивилизация белән бәйле икәнен күздән ычкындыралар. Шуңа күрә тарих өлкәсендә дә белем җитеп бетми. Ислам дине – ул мәчеттә табыну гына түгел, мантыйк та, цивилизация дә. Ә галимнәр аны бары тик гореф-гадәт, йола белән генә бәйли. Аннары, Татарстандагы галимнәрнең 80 проценты татарча чыгыш ясый алмый, чөнки татар телен белми. Ә телне белмәгәч, ул динне дә аңламый. Шуннан стратегиянең нигезе нинди икәнен чамаларга була инде. Бәлки, чын, тирән белем бирүче укытучылар табылса, татар телен укырга теләүчеләр саны да шактый артыр иде.

Татар теленең бүгенге халәтенә битараф булмаучылар бик күп икән. Конференция залына җыелган 50-60 кеше арасыннан, «әйе, сез дөрес сөйлисез, үзгәртергә кирәк, нигә үзгәртмиләр» дип кычкыручылар да ишетелде хәтта. Тик нигәдер телгә карата һөҗүм барганда, бу тавышлар авыз эчендә генә тоткарланып калды. Әйтик, адвокат һәм юристлар татар мәктәпләреннән бер кочак документлар һәм үз хокукларын яклап язылган кәгазьләр көткәндә, бөтен Татарстанга бары тик бер «СОлНЦе» мәктәбе генә татар теле дәресләрен укытуны яклап чыкты. Дингә карата да шундый ук хәл. Хиҗабны тыю башланды, никтер халык тарафыннан күтәрелүләр күренми. Бу халыкның бердәм булмавын һәм аны теләсә кайсы яктан изәргә мөмкин булганлыкны күрсәтә түгелме? Хәер, бу чарага бер генә түрәнең дә килмәгәнлеген дә искәртергә кирәк. Мәсәлән, Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгына чакыру юлланган булса да, җавап алынмаган. Чыгыш ясаучылар исемлегендә Татарстан диния нәзарәтенең мәгариф бүлеге җитәкчесе Айдар Кәрибуллин исеме күренсә дә, үзе булмады. Нәрсә дә булса үзгәртү мөмкинлекләре булган түрәләр бер дә кыймылдамагач, гади халык ник сикерсен ди?!

«Прогород» мәгълүматларына караганда, Русия мәгариф министры Ольга Васильева, журналистлар белән матбугат конференциясе барышында бу темага болай дип белдерә:

– Минемчә, чын мөэмин кешеләр атрибутика ярдәмендә, әйтик, яулык бәйләп кенә дингә мөнәсәбәтен ассызыкларга тырыша.

Шуннан соң Казанда Русия ислам институты студенты хиҗабка ярдәм йөзеннән «без хиҗабны яратабыз» дигән акция уздырды. Ләкин бер студентның гына уңышка ирешү мөмкинлеге юк икәне көн кебек ачык.

– Татар телен мәҗбүри укыту системасы бетерелгәч, мөселман гаиләләренә карата яңа басым булдырылды. Бу – мәктәптә яулык бәйләп йөрүче укытучыларның һәм укучыларның исем фамилиясен теркәп бару, аларны төрле психологлар белән әңгәмә корырга мәҗбүр итү. Өстәвенә, хиҗаб киючеләр турында полиция хезмәткәрләренә хәбәр итү очраклары да бар, – дип сөйләп китте татар адвокаты Руслан Нәгыев. – Шулай эшләп, экстремизмнан котылабыз, имеш. Ә сез күз алдына китерегез: хиҗаб киючеләрне шулай мыскыл итүне көнчыгыш илләрендәге мөселманнар ишетсә, башланачак террактларны кем туктата алыр? Аннары, ник бу чикләүләр мөселманнарга гына кагыла? Нигә тәре тагып йөрүчеләрне теркәмиләр? Алай булгач, әйдәгез, тәре дә, ай да такмыйк, үзебезнең милли киемнәребезне кимик. Закон тарафыннан бар кеше дә тигез бит. Ни кызганыч, бу чикләүләр мөселманнарга гына кагыла. Җәмгыять укучы һәм укытучыларның башына нәрсә киелгәнлеге турында түгел, ә анда нинди белем булуы турында кайгыртырга тиеш.

Мондый чикләүләр гамәлгә ашырылса, мәктәпләрдә укучылар санының кимүе дә күзәтелер. Ник дигәндә, хиҗаб киюче мөслимәләр өйдә укуга күчәчәк. Ә бу дәүләт алдында тагын бер проблема китереп чыгара: укытучылар җитәрлек дәрәҗәдә түгел. Өстәвенә, йөри алмаган, гарип балаларны өйләренә барып укытыр өчен дә, кайбер укытучылардан уфтану сүзләрен ишетергә туры килә. Ә бу очракта яулык бөркәнеп йөрүчеләр саны гарип балаларга караганда күбрәк.

Әмма халык һаман да дәшми. Бу залда үз фикерләрен кычкырып утыра алсалар да, зурдан кубарга куркалар. Хәер, куркучылар арасында бер гади халык кына түгел. Шулай да, татар ата-аналары, белем бирү оешмаларында милли һәм дини тәрбия бирү мөмкинлекләрен таләп итеп, Русия Дәүләт Думасына резолюция язды. Ләкин бу кәгазьләрдә язылганнарны чынга ашыру, якты һәм өметле киләчәк көткән кебек, хыялларга гына кайтып калыр, мөгаен.

Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА

Комментарии