- 21.05.2013
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2013, №20 (22 май)
- Рубрика: Әйтсәм–әйтим…
Алдан кычкырган күкенең башы ярыла. Безнекеләрнең башы ярыла тора, кычкыра торалар. Аждаһа кавеменнән булгач, куркасы юк инде – башлар бихисап бит.
Нәрсә-нәрсә, ә пиар дигәндә безнекеләр җанын фида кылырга тора. Шәһәрне кардан чистарту дигәндә йөзләре чытыла, ә менә «Аксенов-фест» йә «Тынычлык яратылышы» оештыру дигәндә, артларына тибә-тибә йөгерәләр, артларыннан тузан оча, һайт, кара юрга дип каласың.
Мәсәлән, Лаеш районы эшмәкәре Тюшин автосервис салу өчен 6 ел буе 20 сутый җир рәсмиләштерә алмый. Ул чын инвестор, туган районына 6 миллион сум үз акчасын кертергә җыена. Аңа шул 20 сутый җир кызганыч.
Аның каравы, менә Чаллыда IT парк төзү өчен миллионнар да кызганыч түгел. Ул паркның ачылуына 184 көн булса да ул әле 20%ка гына тулы, анысында беркемнең дә эше юк. Әле ул егерме процент эчендә казына башласаң, күпмесе генә IT юнәлештә эшли икән. Нәрсәгә кирәк ул ниндидер автосервис? IT парк матур яңгырый бит!
Кемдер теләгәнгә карап кына, «дөрт итеп» IT технологлар армиясе пәйда булмаганын кайчан да булса аңларлармы икән ул? Беренче чиратта, нәрсәдер җитештергән, эшлим дигән кешеләргә юл ачарга кирәклеген әллә белмиләрме? Юк шул. Тавышлы, зур дан-шөһрәт һәм акча китергән әйберләр генә кирәк.
Казан базарларыннан эшмәкәрләрне куып чыгару процессы каршы якның бернинди ай-ваена карамыйча барды. Шулай да, базарларда эшләгәннәрнең, беренчедән, үзләрен үзләре ашатып яшәгән эшмәкәрләр икәнлеген, икенчедән, начармы-яхшымы, халыкны ничә еллар буе киендереп торган тулы бер катлам булуын аңларга була иде анысы. Аларның да фикерен ишетергә кирәк иде. Халыкны базардан шәһәр читенә чыгарганда алай каты кыланмасалар да була иде. Имеш, бездә вьетнам базарлары булмаячак, безгә «даешь сивилизатсия».
«Тура базары»н технополис дип атаганга карап кына нәрсә үзгәрә инде? Базар – базар инде ул, шәһәр эчендә булса да базар, тышында булса да шул ук базар. Бары тик зур гына. Һичьюгы түләүләрне пластик карталардан кабул итә торган итеп эшләсәләр, «технополис» дип атаганнарына бераз күз йомар идең. Барырга-кайтырга уңайсыз, автомобиль белән борылып керүләре мең бәла, керсәң чыгарлык, чыксаң керерлек түгел шундый ук вьетнам базары иде инде ул. Ничек әле янгын халык шунда булган чакта башланмаган – көн яктысы үтеп керми торган итеп ясалган иде бит ул. Ут беткән чакларда «технополиста» шәм тотып йөрүләрен сөйләгәннәр иде сатучылар.
Соңгы араларда Казанның юлдашы гел күңелсезлекләр: «Булгария», «Дальний», мөфтияткә кагылышлы вакыйгалар… Бу фаҗигаи вакыйгалардан тыш та күңелсезлек арты күңелсезлек. Гел Казанга мәсхәрә. Халыкка авыр. Казан урамнарында баганалар аву процессы сабантуй кебек үк гадәти хәлгә әйләнеп бара. Усал телләр бу күренешне ЮНЕСКО исемлегенә кертик ди башлады.
Соңгы атналарда гына да бәйрәм көннәрендә ике районда су бетте. Яңа гына сафка баскан метрода поезд туктап калды.
Инде менә Тура. Күпме байлык бер көн эчендә янып көлгә очты, күпме эшмәкәрнең йортына кара кайгы килде.
Фаҗигагә китергән сәбәпләрне ачыклап, гаеплеләрне табарга вәгъдә бирделәр. Әмма бер нәрсәне хәзер үк инанып әйтеп була – зур җитәкчеләр җәзага тартылмаячак.
«Хромая лошадь» клубында булган фаҗигадән соң Пермь крае хөкүмәте тулы составында эшеннән китте. Пермь шәһәре хакимияте башлыгы да үз урынында калмады. Шулай булырга тиеш тә. Кул астындагылар гаебе белән күңелсезлек була икән, эре түрәләр дә җаваплылыкны үз өстенә алырга тиеш.
Бездә «Булгария»дән соң бары тик турыдан-туры җаваплыларны гына кулга алдылар да, бетте. Хәзер шуларны утыртачаклар. Коточкыч фаҗига өчен бер генә җитәкче дә үзен гаепле санап, рәвеш өчен генә булса да, отставкага киткән кыяфәт тә чыгармады. Мәсәлән, транспорт министрының, шәһәр мэрының да бу вакыйга өчен җаваплы булуларын тоеп, отставкага китүләрен күз алдына да китереп булмый. Киресенчә, безнекеләр «Булгария» өчен бүләкләр алдылар әле. Бүләк алучылар исемлегендә информатизация һәм элемтә министры, финанс министры, экология һәм табигый ресурслар министры, сәламәтлек саклау министры, хезмәт мәшгульлек һәм социаль яклау министры, президент аппараты башлыгы урынбасары, кабинетлар министрлыгымы шунда, министрлар кабинетымы шунда… аппараты җитәкчесе, тагын 2500 кеше, күпчелеге – түрәләр.
Бездә шулай кабул ителгән. Мәсәлән, «Болгар» номерлары ишелгәннән соң, мәдәният министрының үз теләге белән эшеннән китүен, хәтта, күз алдына да китереп булмый. Тиреләре калын, бронежилет кирәкми безнең түрәләргә.
Бу хәлдән соң да вак-төякне җавапка тартачаклар да, бетте. Әллә берәр эрерәк түрә Казан күгенә күтәрелгән кара болыт хурлыгын үз өстенә алып, китәр дисезме? Юк. Китмәячәк.
Моннан бер ай элек «күрәчәкләр алда әле» дип язган идем. Татар юрап китерә дигәннән түгел, соңгы вакытта булган вакыйгалардан чыгып әйтүем иде. Бу фараз түгел. Әгәр атасы биргән акчага борын асты кипмәгән малай япун матае сатып алып, сәгатенә180 километртизлек белән котырып чабып йөри икән, берәр ни буласын көт тә тор. Моны алдан күзаллар өчен күрәзәче булырга кирәкми.
Җинаятькә юл куючы төп фактор – җәзаның кырыслыгы түгел, җәзадан котылып булганлыгы. Кызганыч, әмма нишлисең?! Шундый җавапсызлык хөкем сөргәндә, күңелсезлекләр булмас дип ничек өмет итеп булсын?
azatliq.org.
Комментарии