Тагын булдырып булмады…

Тагын булдырып булмады…

Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев әйләнешкә кертеп җибәргән «Без булдырабыз!» дигән өндәмә торган саен популярлаша барды. Һәм, әйтергә кирәк, шактый өлкәләр буенча республиканың Русия төбәкләре арасында алдынгы урыннарда булуы, дөрестән дә, әлеге өндәмәнең асылын ныгытты гына. Ләкин, кызганычка каршы, ара-тирә бик үк куанычлы булмаган рейтинглар турында мәгълүматлар да күренгәли интернет челтәрендә. Мисал өчен, хезмәт хаклары буенча Татарстаныбыз 36нчы урында гына икән бит. 2020нче ел буенча Дәүләт Советы депутатлары өчен Республиканың икътисад министрлыгы әзерләгән докладта шулай күрсәтелгән дип яза «БИЗНЕС Online».

Татарстан предприятиеләрендә, кече эшмәкәрлек субъектларында эшләүчеләрнең уртача хезмәт хакы 39,6 мең сум булган. Дөрес, әлеге сумманы күреп хәзер шул предприятиеләрдә эшләүчеләрнең шактые гаҗәпкә калырга мөмкин. Чөнки күбесенең ул чаклы акчаны күргән булулары шикле. Зинһар, тавышланырга ашыкмагыз! Кабат искәртеп китәм, аңлагыз, бу – уртача хезмәт хакы. Ягъни сезнең 20-30 мең сумыгызга җитәкчеләрегез ала торган 100ләгән меңнәрне кушалар да, барыгызга тигез итеп бүләләр. Әлбәттә кәгазьдә генә. Шулай уртача хезмәт хакы күләме килеп чыга инде. Әнә бит, шул рәвешле уртачасын таба торгачтыр инде, мәгълүмат һәм элемтә өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хакын 54 мең сум дип күрсәткәннәр хәтта. Нинди дәүләт гәҗитендә яки телевидениесендә эшләүче нәчәлник булмаган журналист шул чаклы акча ала икән ул? Һәрхәлдә мин әйтә алмыйм.

Әмма бу очракта да, республикадагы уртача хезмәт хаклары зур түгел бит. Нәрсә инде ул Татарстан хәтле Татарстанның Русия төбәкләре арасында 36нчы урында гына булуы? Сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы продукцияләре җитештерү буенча без илдә дүртенче урынны яулыйбыз бит! Шулай булгач, хезмәт хаклары да югары булырга тиештер. Һичьюгы рейтингта күтәрелү өчен булса да, хәлне төзәтергә кирәк. Әгәр инде аның өчен акча җитми икән, проблеманы чишүнең бер җиңелрәк ягы бар. Бөтен хезмәткәрләрнекен түгел, ә җитәкчеләрнең хезмәт хакларын гына тагын да арттырырга тәкъдим итәм. Анысына акча әллә кайлардан табыла ул. Ахыр чиктә, уртача статистик мәгълүмат ясаганда барыбер уртак санала бит. Һәм нәтиҗәдә, хезмәт хаклары күләме ягыннан да «без булдырабыз!» дип әйтә алачакбыз.

Эш ягына килгәндә, сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы буенча без дүртенче урында дип искәрттем инде. Төзелеш өлкәсендә дә Татарстан алдынгылардан – торак йортлар төзеп тапшыру ягыннан 5нче урында! Монысы бер ялгансыз икәнлеге әллә кайдан күренеп тора. Казан шәһәрендә ай саен диярлек яңа йортлар калкып чыга. Яңа кварталлар барлыкка килә. Гаҗәп инде! Бер яктан аптырап та каласың: зур тизлектә алып барылган төзелешкә киң илебездә, Татарстаныбызда җир җитмимени, йортларны бер-берсенә шул чаклы терәп салалар ки, хәтта арасыннан җил дә йөри алмый кебек. Мәсәлән, мин үзем яши торган 24 катлы йорт янәшәсендә дә тагын шундый ук «игезәкне» төзи башладылар. Анысы бер хәл, «төзелеш бара, кран эшли» дип, инде халык яши торган йортка керүче төп юлны ябып куйдылар. Хәзер без төзелеш мәйданында яшибез булып чыга инде. Подъезддан урамга чыккач та, йә йортны икенче яктан әйләнеп узарга кирәк, яисә шул төзелеш зонасыннан, авыр йөк күтәрүче кран угы астыннан бисмиллаларыңны укып үтәргә туры килә. Әгәр югарыдан берәр кирпеч кисәге генә мәтәлеп төшсә? Алла сакласын! Төзелешне алып баручы «Грань» оешмасы ичмасам каскалар да өләшмәде бит. Төзелеш эшләрен күзәтчелек итүче инспекциягә мөрәҗәгать иткәндә, бәлки тәртип ясарлар, һичьюгы каска өләшерләр иде дә… Анысы жалу язу була инде. Үзләре белеп закон кушканча, тәртип белән эшли башламаслармы дип көтеп торам әлегә.

Хәер, төзесеннәр инде. Һәркемнең үз фатирында яшисе килә бит. Тик менә аны сатып алуы гына проблема. Ник дигәндә, халыкның хезмәт хаклары зур булмавы турында әйттек инде. Ә фатир бәясе һаман үсә бара. Соңгы бер елда квадрт метр хакы уртача 29 процентка кыйммәтләнгән булган. Ә агымдагы елның беренче кварталында янәдән 11 процентка арткан. Шаккаткыч хәл, яңа йорттагы фатирның 1 квадрат метры 103 мең сумнан артып киткән инде. Шул 1 квадрат метрны гына сатып алу өчен дә кеше 3 ай буена ашамыйча-эчмичә эшләргә тиеш дигән сүз бит.

Гомумән, фатирлар бәясе кыйммәтлеге ягыннан да Татарстан Русиядә алдынгылар рәтендә. Без булдырабыз шул!

Әйтәм бит, булдырган өлкәләре күп инде ул газиз Татарстаныбызның. Тик менә халык тормышы өчен иң мөһимнәрдән булган күрсәткеч буенча булдырып булмаган шул. Русиянең алдынгы дип саналучы 25 төбәге арасында социаль-икътисади үсеш буенча Татарстан 23нче урынга гына калган. Гражданлык җәмгыятен үстерү фонды төзегән рейтингка таянып, «Известия» шулай дип яза.

Әлеге рейтингны төзегәндә уртача хезмәт хакы, куллану кәрҗине бәясе, сәнәгать җитештерү индексы кебек тугыз төрле социаль әһәмиятле критерий исәпкә алынган. Беренче өчлеккә Мәскәү шәһәре, Төмән һәм Ленинград өлкәләре кергән. Ә Татарстаннан түбән урында Сахалин һәм Рязань өлкәләре.

Инде берничә ай элек андый тикшеренү үткәрелгән иде. Ул вакытта Татарстан 20нче урында булды. Күрәмсең, тагын да артка тәгәрәдек. Эх, бу юлы да булдырып булмады…

Раиф ГЫЙМАДИЕВ

Комментарии