Шешәгә кермәгез!!!

Русиядә эчкечелеккә каршы көрәш буенча яңа компания башланып китте.

Президент шешәгә ябышуны илнең төп бәлаләренең берсе дип игълан иткәч, чиновниклар, шунда ук айнып, халыкны да айныту чараларын эзләргә кереште. Мавыгып китеп, әллә нинди тәкъдимнәр әйтеп ташлыйлар, рус әйтмешли, “шешәсез аңлавы да авыр”. Әйтик, төнлә сатуны тыярга, диләр. Баш санитар Геннадий Онищенко кичке тугыздан ук алкоголь сәүдәсен тыймакчы. Кеше эштән кайтып, эчә башлый да нәкъ менә тугызлар тирәсендә җитми кала. Һәм ул кибеткә чираттагы “ак баш” артыннан йөгерә икән. Һәрхәлдә, Онищенко безнең ил эчкечеләрен әнә шундыйрак итеп күрә. Бик белдекле итеп әйтә. Үзе дә шул ук ысул белән “ял итә” дип уйларга да мөмкин. Әле киоск-ларекларда сыра сатуны да чикләргә тели Онищенко әфәнде. “Җитми” калгач, сыра белән градусны күтәреп бетерә икән эчкечеләр. Бу очракта мин дә Геннадий әфәндегә бер киңәш бирә алам – аракыны сыра белән бутамагыз, иртән башыгыз чатнаячак!…

Медведев тарихка икенче Горбачев булып кереп калмасмы? Чөнки хәзер яңгыраучы тәкъдимнәр шул чордагыларны хәтерләтә. Бездә бит эчкечелек белән түгел, ә һәрчак аракы белән көрәштеләр. Ул көрәштә җиңеп чыгучылар юк әле, хәмер һәрвакыт көчлерәк. Горбачевның “коры законы” илебездә ялган аракы барлыкка китерде. Кешеләр нәрсә янса, шуны эчәргә өйрәнде. Катырак янган саен шәбрәк – башка тиз суга. Ул елларда күпме кеше теләсә нәрсә эчеп, теге дөньяга ычкынганын Ходай үзе генә белә. Андый исәп алып бармадылар бит. Әле хәзер дә исәпләп бетерә алмыйлар. Күптән түгел генә Мәскәүдәге стратегик тикшеренүләр үзәгендә “түгәрәк өстәл” оештырып, анда медик, депутат, белгечләрне чакырганнар иде. Шунда саннар арасында адашып беттеләр, җаныкайларым. Дәүләт Думасының сәламәтлек саклау комитеты рәисенең беренче урынбасары Николай Герасименко әйткәнчә, хәзер илдә аракы белән агуланып, эчкечелектән сәламәтлеген җуеп ел саен 2 миллион 600 мең кеше үлә. Табиблар исә, шыттырасыз, артык күп бу, 700 мең кеше генә якты дөнья белән хушлаша дип каршы төште. Ә Кремль бу санны бөтенләй дә 75 мең кешегә генә калдырган. Шуңа күрә чиновниклар әлегә кем белән көрәшәсен дә белми, ничегрәк көрәшү турында әйткән дә юк.

Иптәш Онищенко, мәсәлән, әгәр аракы 300 тәңкә торса, халык шунда ук кырылып эчүдән туктаячак дип саный. Авылда аракы 300 сум торса да, 3000 сум торса да, бакча сукалау, печән кайтарту кебек вак-төяк эшләр бәясе шул бер ярты инде, Геннадий әфәнде. Әгәр дә мондый хак куелса, кешеләр янәдән очсыз химикат-агуга ябышачак. Трояр, төрле одеколоннар, тәрәзә юа торган сыекчалар белән “күңел ачачак”. Нәтиҗә нинди? Тагын да күбрәк кешене югалтабыз, әле аннан соң бюджетка акцизлардан да керем кими. Аракы – сәясәт бит ул. Бердән, лыкынып, авыр тормышта яшәүчеләр борчу-мәшәкатьләрен оныта, икенчедән, үзе дә сизмәстән, бюджетка өлеш тә кертеп куячак. Җитмәсә, аракы, сыра җитештерүчеләрнең кодрәте зур, теләсә кайсы законга аяк чала алалар.

Мин Кырымда Массандра шәраб заводында булдым. Горбачев елларын анда җан әрнү белән искә алалар. Эчкечелекне җиңәбез дип, хөкүмәт виноград агачлыкларын кырган. Меңнәрчә гектарда үсеп утырган уникаль сортлар юкка чыгарылган. Хәзер көч-хәл белән шул мәйданнарны кайтарырга маташалар, ләкин бер ай эчендә тамырына балта чабылганны дистәләрчә еллар буе кире торгызырга кирәк.

Эчкечелек турында әледән-әле сүз чыгып тора. Моннан берничә ел элек бер киңәшмәдә Татарстанда җитештерелүче аракы начар сатыла дип борчылдылар. Шунда кемдер көмешкә кууны тыярга кирәк дигән тәкъдим кертте. Беренче вице-премьер Равил Моратовның реакциясе әле дә истә. “Сатмасалар, үзләренә дип ясасалар, нигә тыярга? Үзенә дигәнне сыйфатлы итеп ясый ул кеше, юк эш белән шөгыльләнмәгез. Халыкның агу эчеп кырылуын телисезме?” – диде ул. Бу гадел, тормышчан сүзләр булганга, каршы төшүче булмады. Равил әфәнде биредә халык менталитетын, тормышка карашын белеп әйтте. Ә мәскәүлеләр белми. Шуңа күрә көрәш тә алар өчен буып ташлау, тыю, юк итү. Ә “тыелган җимеш татлырак” принцибы буенча яшәргә өйрәнгән.

Хәер, аракы сатуны чикләп, бәясен күтәреп куйсалар, моңа шатланучылар да табылыр. Әйтик, Бөгелмәдә яшәүче Валентина Ермакова. Узган атнада 79 яшьлек карчык суд каршына басты. Әле 29нчы(!) тапкыры гына. Ялган аракы сатып яткан өчен аны моңарчы 28 тапкыр хөкемгә тартканнар инде. Рецидивист әби. Судка эшкә йөргән төсле йөри. Сабыр гына барысын да тыңлап, “судимостен” алып, тынычлап өенә кайтып китә. Нишләтә алсыннар аны? 79 яшь бит чүтеки. Тагын шул ялган аракы ясап сатуга керешә. Суга спирт куша да – менә сиңа бәйрәм шешәсе. Ә клиентура бар. Бетмәячәк. Һәм бернинди Онищенко да, киртәләр дә бәхетсезләр иленең шешәгә кереп бәхет эзләргә маташуын туктата алмаячак. Ничек кенә кызганыч булмасын, чынбарлык әнә шундый.

Сәйдулла КУТУШЕВ

Комментарии