Эт – эткә, эт – койрыкка

«Безнең гәҗит»нең 4нче декабрь санында (№48) «Мөдәррис Галимҗанов, Казанны яклаучыларга һәйкәл куймаганы өчен, Татарстан Хөкүмәтен судка бирде» дигән язма басылган иде.

26нчы ноябрь көнне Казанның Вахитов районы мәхкәмәсендә пенсионер, милли хәрәкәт активисты Мөдәррис Галимҗановның шикаяте нигезендә беренче утырыш узды. Галимҗанов 1999нчы елның 26нчы февралендә расланган 93нче карарны тормышка ашыруны таләп итә. Татарстан Хөкүмәтенең әлеге карарында 1552нче елда Казанны яклап шәһит киткәннәргә һәйкәл кую турында сүз бара. Ул көнге мәхкәмә утырышы, җавап тотучыларның килмәве сәбәпле, 16нчы декабрьгә кичектерелгән иде. Бу юлы Татарстан Министрлар Кабинетыннан һәм Казан шәһәре Башкарма комитетыннан вәкилләр бар иде. Мәдәният министрлыгыннан вәкил булмауга карамастан, хөкемдар Евгения Зыбунова утырышны башлап җибәрде.

Бирелгән документлардан барысы да аңлашылуга карамастан, килгән ике вәкил, балалар сымак башларын юләргә салып, мәгълүмат юк, безгә берни мәгълүм түгел, без ул вакытта юк идек, күптән булган эшләр, бездә архив 3 кенә ел саклана, дигән җаваплар бирүдән ары китә алмыйча, Мәдәният министрлыгына сылтап калдырдылар. Ул карарларның үтәлешен алардан башка кем тикшереп торырга тиештер?!

Тәкъдим ителгән документлардан күренгәнчә, бу һәйкәл 2002нче елда ук әзер булган икән. 2008нче елда аны Меңъеллык мәйданы алдына кую турында мэрия киңәшчесе тарафыннан бирелгән җавап та бар. Һәйкәл өчен Испаниядән 1600 см диаметрлы алсу гранит таш кайтарылып, аннан һәйкәл ясалуы турында да хат бар. Чыгымнары да капланган. Һәм башка төрле документлар, җавап хатлары санап бетергесез.

Хөкемдар Мөдәррис Галимҗановка Казан шәһәре Башкарма комитетының 2019нчы елның 24нче сентябрендә биргән 26159нчы хатын да, Татарстан Республикасы Юстиция Министрлыгының 2нче сентябрьдә биргән 04/13 – 10/617нче санлы аңлатма хатын да санга сукмыйча (янәсе Министрлар Кабинеты 1999нчы елда чыгарган ул №93нче карар рәсми мәгълүмат чараларында бастырылмаган булган диеп), 1552нче елда Казанны яклап шәһит киткән халкыбыз хөрмәтенә һәйкәл куйдыру хакындагы гаризаны яңадан карауны кире кагу карары чыгарды.

20 ел эчендә бу «волокита»да акчалар очып, гранит уылып, ә халык өчен хезмәт итәргә тиешле чиновникларның ыштаннары тузып беткәндер, күрәсең…

Илгизәр АКЪЕГЕТ,

Яшел Үзән районы, Усаклык бистәсе

Комментарии