- 20.12.2016
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2016, №51 (21 декабрь)
- Рубрика: Әйтсәм–әйтим…
Хөрмәтле укучыларыбыз, менә Сез газетабызның быелгы соңгы санын кулыгызга алдыгыз. Ул елга 51 тапкыр чыга. Бүген менә 51нче сан. 1нче гыйнвар саны 28нче декабрьдә 2017нче елга язылучыларга тапшырылачак. Кемдер безнең белән саубуллашадыр. Бөтенләйгә түгелдер, дип өметләнәбез. Барыбер кайсыдыр татар газетасын сайлагансыздыр, татарча укыйсыздыр, дип уйлыйбыз. Ошаса, аны укырсыз. Безне сагынсагыз, кабат очрашырбыз. Газетабызга ай саен 15енә кадәр язылсагыз, ул киләсе айдан өегезгә килә башлар. Шунысын да искәртәбез: киләсе елда аның киосклардагы бәясе артачак. Почта аша яздырып алу отышлырак.
Яңа еллар яңа бәхетләр алып килсен! Илебез имин, тыныч булсын. Тормышларыбыз мул, гаиләләребез бөтен булсын!
«Безнең гәҗит» редакциясе коллективы

Комментарии