Сәламәт булуга ни җитә

Һәркемгә гомер бер генә бирелә. Йөз яшькә җитүчеләр дә шактый. Бакыйлыкка иртә күчүчеләр дә бихисап. Син телисеңме, юкмы – картлык барыбер дә килә. Ләкин ул берәүләргә иртәрәк, икенчеләргә соңрак ишек кага. Картаюны туктатып булмый, ләкин акрынайтып була, ди галимнәр. Озын гомерле кешеләр элек тә булган, хәзер дә аларның саны арта бара.

Тарихтан билгеле булганча, борынгы грек философы Демокрит бер гасырдан артык яши. Шулай ук грек табибы Гиппократ та бер гасырга якын гомер итә. Ул үлгәнче актив хезмәт куя. Замандашларына ашаудан туяр-туймас туктарга, артык күп яки аз йоклауның зарары турында, саф һавада йөрү, физик күнегүләрнең бик файдалы булуын әйтеп калдырган. Әлбәттә, аның киңәшләре бүген дә актуаль.

Борынгы философ, галим Әбүгалисина замандашларына да, киләчәк буыннарга да алкогольле эчемлекләрдән, тәмәке тартудан сакланырга кушып калдырган. Алар беренче чиратта баш мие эшчәнлегенең бозылуына китерә, дигән.

Дөньяның иң озын гомерле кешесе булып яшәгән Ширали Мөслимов күпләргә таныш. Ул күпчелек гомерен Кавказ тауларында көтү көтеп үткәрә. Тарихи чыганаклардан күренгәнчә, 168 ел яши. «Озак яшәвеңнең сере нәрсәдә соң?» – дип сорагач, «Мин беркайчан да ашыкмыйм, шуңа күрә тизрәк яшәп бетерергә теләмим. Физик хезмәт белән бер гасыр ярым шөгыльләнәм», – дип җавап бирә торган була. Ашказанын шыплап тутырганчы ашамаган, тәмәке тартмаган, бик аз-азлап кына йөзем согыннан ясалган эчемлек эчкән. Сөт ризыкларына, тавык шулпасына өстенлек биргән.

Чыннан да, шәһәрләрнең генә түгел, татар авылы зиратларында да эчеп үлүчеләрнең күп булуы шомландыра, сагайта. Сәламәт булып, аек акыл белән яшик, хөрмәтле милләттәшләребез.

Рафис ГЫЙНИЯТУЛЛИН,

Менделевский районы, Ижевка авылы

Комментарии