- 20.09.2016
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2016, №38 (21 сентябрь)
- Рубрика: Әйтсәм–әйтим…
Илебездә чираттагы сайлау нәтиҗәләре турында бәхәсләр тынмый. Иң күзгә ташланган нәрсә – һәм моны сәяси марафонда катнашкан партия җитәкчеләре дә таный – халыкның елдан ел кими барган активлыгы. Яңа Думаны тавыш бирү хокукына ия булган гражданнарның яртысыннан кимрәге сайлады. Ягъни, «минем тавыш бернәрсә дә үзгәртә алмый», дип инанучылар күбәйгәннән күбәя бара. Ә Мәскәү белән Петербург, гомумән, антирекорд куя – ике башкалада да сайлау участокларына халыкның өчтән бер өлеше генә килгән.
Шулай ук рәсми нәтиҗәләрнең «экзит-пул» саннарына тәңгәл килеп бетмәве дә күзгә ташлана. Әйтик, 18нче сентябрьдә Татарстанда «Җәмәгатьчелек фикере» фонды уздырган сораштыру КПРФ, ЛДПР һәм «Гадел Русия»нең республика Үзәк сайлау комиссиясе игълан иткән саннарга караганда икешәр процентка күбрәк тавыш җыйганын күрсәтә (таблицага карагыз). Нәкъ менә шул 6 процент ахыр чиктә хакимият партиясенә «өстәлгән» дип уйларга җирлек бар.
Сайлау участоклары ябылгач, «Безнең гәҗит» редакциясе дә үзенең рәсми төркемендә «экзит-пул» оештырды. Анда аноним рәвештә тавыш бирергә мөмкин иде. Газетаны типографиягә тапшырганчыга кадәр ике тәүлек эчендә сораштыруда 54 кеше катнашырга өлгерде. Шуларның 4се үзенең кайсы партиягә өстенлек биргәнен әйтергә теләмәде, тагын 15 кеше, гомумән, сайлауларга бармаганын белдерде.
Татарстанга килгәндә, без, һәрвакыттагыча, активлык буенча да, «Бердәм Русия»гә карата булган мәхәббәтебез буенча да алдынгы төбәк икәнлегебезне дәлилли алдык. Бу исә республикага ил парламентының яңа чакырылышына 16 депутатны уздырырга мөмкинлек бирде. Файдасы булыр, дип ышаныйк. Мондый «демократия» шартларында безгә ышанасы гына кала шул.
Партия исеме | Русиядә, % | Татарстанда, % | Экзит-пул, % | «Безнең гәҗит» сораштыруы |
Родина/Ватан | 1,50 | 0,41 | – | – |
Коммунисты России/Русия коммунистлары | 2,27 | 3,02 | – | 2,6 |
Российская партия пенсионеров за справедливость/Гаделлек өчен Русия пенсионерлары партиясе | 1,73 | 0,49 | – | – |
Единая Россия/Бердәм Русия | 54,19 | 85,27 | 79,6 | 51,3 |
Зелёные/Яшелләр | 0,76 | 0,20 | – | – |
Гражданская платформа/Гражданнар платформасы | 0,22 | 0,12 | – | – |
ЛДПР | 13,14 | 2,25 | 4,1 | 10,3 |
ПАРНАС | 0,73 | 0,27 | – | – |
Партия роста/Үсеш партиясе | 1,29 | 0,23 | – | – |
Гражданская сила/Гражданнар көче | 0,14 | 0,11 | – | – |
Яблоко | 1,99 | 0,55 | – | 10,3 |
КПРФ | 13,34 | 4,07 | 6,3 | 12,8 |
Патриоты России/Русия патриотлары | 0,59 | 0,20 | – | – |
Справедливая Россия /Гадел Русия | 6,23 | 2,26 | 4,0 | – |
Сайлауларга бармаучылар | 52,2 | 21,21 | – | 27,8 |
Мансур ХАФИЗОВ
Комментарии