Татар әдәбиятыннан имтихан кемгә кирәк?

Соңгы көннәрдә татар журналистларын борчуга салган бер мәгълүмат билгеле булды – быел Татарстанда татар әдәбиятыннан БДИ имтиханын нибары бер бала тапшырган. Шаккаттыргыч хәл. Мондый батырлыкка (ә башкача моны ничек дип әйтергә?) Мөслим районының 20 хуҗалыклы кечкенә генә Сикия авылында яшәүче Флүзә Гыйздуллина барган.

Флүзәнең дә әдәбияттан имтихан сайлавы, бер яктан караганда, ялгышрак килеп чыккан кебек. Кечкенәдән үк татар теле һәм әдәбияты укытучысы булырга хыялланган ул. Югары уку йортының татар филологиясенә кергәндә, укучы мантыйк буенча татар теле һәм әдәбиятыннан белемнәрен күрсәтергә тиеш бит инде. Шуңа күрә дә кыз әдәбияттан БДИ сайлаган булган. Имтиханнарының барысын да югары балларга биреп чыкса да, кызганыч, ул үзе теләгән белгечлек буенча югары уку йортына укырга керә алмаячак, чөнки татар теле укытучысы булыр өчен әдәбияттан түгел, ә җәмгыять белеменнән БДИ тапшырырга кирәк.

Хәзер Флүзә көллияттә башлангыч сыйныфлар укытучысына укырга җыена. Әдәбияттан имтихан бирүе өчен үкенми ул. Кәҗәсе түгел, мәзәге дигән мәкаль бик үк урынлы булмаса да, Флүзәнең биргән имтиханы шул очракны хәтерләтә. Укырга кергәндә кирәге чыкмаган, билгеле, тик әдәбият буенча белемен сынап караган һәм яхшы нәтиҗәләргә ирешкән кызның бу фән буенча җыйган баллы – 72.

– Мин бит китап укырга яратам. Көнгә дүрт сәгать укырга тырышам. Барлыгы ничә китап укыганмындыр – санап бармадым, шактый инде. Татар, рус, чит ил әдәбиятын – барысын да укыйм. Китапны ярату өчен 20 хуҗалыклы авылда туарга кирәктер дә ул, чөнки бернинди мөмкинлекләр юк: мәктәп тә, клуб та. Күңелсез… Шуңа күрә китап белән дус булмыйча ярамый, – ди укучы «Татар-информ» агентлыгына биргән әңгәмәсендә.

Кызның университетка керү теләге сүрелмәгән. Көллиятне тәмамлап, киләчәктә барыбер татар теле һәм әдәбияты укытучысы булырга җыена ул.

Күрүегезчә, татар әдәбиятыннан бер укучы имтихан бирде дигән күрсәткеч тә кылда гына эленеп тора. Әгәр укырга кергәндә файдасы булмаячагын белсә, сайлар идеме икән укучы аны – әйтүе кыен.

Татар әдәбиятыннан дәүләт имтиханын сайлаган укучылар саны быел гына түгел, гомумән, юк дәрәҗәсендә. Аны соңгы тапкыр 2013нче елда Сарман районының Азалак авылында туып-үсеп, Чаллы шәһәренең 79нчы лицеенда укыган Раушан Заманов тапшырган иде. Узган ел да, аннан алдагысында да татар әдәбиятыннан имтихан бирүче булмады. «Ни өчен шулай соң?» дигән сорау туа. Һәм аңа җавап буларак тагын бер сорау өстәлә: «Балалар әдәбиятны белмиме, әллә аның кирәге юкмы?»

Филология фәннәре докторы, доцент Әлфәт Закирҗанов бу уңайдан үз фикерен белдерде:

– Бу бары тик ихтыяҗ белән генә бәйле. Укучыларыбызның татар әдәбиятына мөнәсәбәте начар яки аларның аны бирәсе килмидер, дип уйламыйм. Укырга кергәндә бала университет сайлап куйган фәннәрдән имтиханнарны тапшырырга тиеш, шулай бит? Менә КФУның татар филологиясе һәм мәдәнияте бүлеген генә алыйк. Рус теле белән математикадан тыш, университет балаларга җәмгыять белеме белән татар теленнән БДИ тапшыруны мәҗбүри итеп куя. Әгәр бу имтиханнар арасына татар әдәбиятын да өстибез икән, укучыларның эше тагын да катлаулана дигән сүз. Әгәр татар әдәбиятыннан имтиханны кертсәк, башка бер фәнне төшереп калдырырга кирәк, – дип аңлата Әлфәт Закирҗанов.

Кыскасы, татар әдәбиятыннан имтихан чормадагы ватык урындык кебек – ташларга кызганыч, ә утыру өчен яраксыз. Бер генә югары уку йортына да татар әдәбиятыннан БДИ кирәкми икән, ни өчен аны уйлап чыгарганнары да аңлашылмый. Исем өчен генәме, әллә киләчәктә бу «ватык урындык»ның аягын төзәтерләр дә, ул ниһаять кулланыла башлармы – монысы билгесез. Татар әдәбиятына ихтыяҗ булмагач, бик тиздән мәктәп укучылары арасында аңа битараф караучылар артмас микән? «Миңа ул фән кирәкми!» – дип авыз турсайтучыларны милли әдәбиятка бары тик яхшы укытучылар гына җәлеп итә аладыр. Тик КФУның шушындый белгечләрне әзерли торган татар филологиясе факультетына студентларның аз килүе турында ничә еллар буе чаң суктылар. Килмәде укучылар бу бүлеккә, атлыгып тормады алар. Быел хәлләр әллә ни начар түгел: соңгы дүрт-биш елга караганда, бүлек белән кызыксынучыларның саны арткан – бер урынга алты кеше дәгъва итә. Бәлки, мәктәпне тәмамлаган балалар санының күплеге шулай йогынты ясагандыр, ә бәлки бүлекнең зур үзгәрешләргә дучар булачагын әлегә ишетмәгән булганнардыр. Нинди үзгәреш ул дисезме? Моннан алты ел элек Илшат Гафуров ректор булып килгәннән алып, КФУда ел саен берәр төрле «мөгез» чыкмый калмый. Факультетларның исемнәрен әвеш-түеш китерүләренә ияләнеп барабыз бугай. Хәтерләсәгез, иң беренче булып татфакка «һөҗүм булды» – ул Татар дәүләт гуманитар педагогика университеты (ТДГПУ) белән кушылды. Ике әйбер кушылгач, гадәттә, арту, үсү, киңәю булырга тиеш бит инде. Физика һәм математика законнары буенча шулай. Тик КФУ бу законнар буенча эш йөртми, монда башкача: ТДГПУ белән кушылганнан соң, татар теле һәм әдәбияты белгечлеге бетерелде. Бу исә телне, әдәбиятны фән буларак өйрәнүгә киртә салып, бары тик мәктәпләр өчен укытучылар әзерләүгә генә кайтып калды. 2012нче елдан татар журналистикасы да кысыла башлады. Башта татар журналистларының читтән торып укуы бетерелде. Соңрак көндезге бүлеккә бюджет урыннары кими башлады. Ә инде узган елдан алып татар журналистларына аерым бюджет урыннары бөтенләй бүленмәде. Чираттагы реформаны каршы алырга әзерләнегез: 1нче сентябрьдән татар филологиясе һәм мәдәнияте бүлеге Г.Тукай исемендәге Югары татаристика һәм тюркология мәктәбе итеп үзгәртелә. Ничәмә-ничә еллар буе татар филологиясе дигән исем йөрткән мөстәкыйль факультетның мәктәп исеменә калуына шатланыргамы, юкмы? Бүлек мөдире профессор Әлфия Юсупова булачак мәктәпнең исемендә кытыршылыклар күрми. Аның әйтүенчә, татаристика үз эченә тел һәм әдәбиятны гына түгел, татарларның тарихын, мәдәниятен, археологиясен, фольклорын һәм музыкасын да ала. Күп тармаклы, яхшы белем бирә торган перспективалы мәктәп булачак икән бу.

Ләкин «Азатлык» татар яшьлеге берлеге җитәкчесе Наил Нәбиуллин мондый үзгәреш кертелүне «Гафуров эш күрсәтергә азаплана һәм рейтинг артыннан чаба» дип бәяли:

– Гафуровның бу адымын кискен рәвештә тәнкыйтьлим, бу дөрес түгел. Татар филологиясе бүлеген аерым мәктәп эченә кысып чыгаруны университетта татарлыкны бетерүгә бер адым дип кабул итәм. КФУда татар филологиясе бүлеге булу республика өчен дә, милләтебез өчен дә бер горурлык иде. Нинди исем уйлап тапканнар бит, ә – татаристика! Нәрсә дигән сүз соң ул? Мәсәлән, минем башымда бу сүз үлгән бер милләтне өйрәнү кебек кабул ителә. Татарны, аның телен һәм әдәбиятын үлгән милләт кебек кабул итә микәнни Гафуров? Бәлки, бүлекне мәктәпкә әйләндергәч, анда килүче студентларның саны артыр дип уйлыйдыр, тик болай итеп кенә ерак китеп булмас шул, – ди ул.

Татар филологиясе бүлеге мәктәпкә әйләнгәч нишләр – әлегә әйтүе кыен. Өлкәннәр әйтмешли, анысын киләчәк күрсәтер, эшләп карасын әйдә. Дөрес аңлагыз, минем һич кенә дә вакытыннан алда бу мәктәпне яманлыйсым килми. Анда белем бирәчәк укытучылар журналистика факультетында белем алганда миңа да дәрес биргән иде. Һәм әйтергә кирәк, үз эшләренең осталары, намус белән эшләүче чын укытучы алар. Тик менә татар филологиясе бүлегенең мәктәпкә калуы каршылыклы фикерләр тудыра. Бер яктан караганда, хәлләр татар журналистикасы факультетыныкыча булмасмы, дип шөбһәләнү бар. Ә икенче яктан, «Татаристика» дигән атамасы да булгач, бәлки студентларны кабул иткәндә татар әдәбиятыннан БДИ кирәк була башлар, ә бәлки мәктәпнең эшчәнлеге яхшырак та барыр, бәлки бу исем үзгәртү артында бернинди куркыныч та ятмыйдыр дигән өметләр җылыта. «Татар филологиясе бүлегенең киләчәге бар, быел бер урынга алты кеше җыйдык», – дип шатланабыз без бүген. Ләкин озаккамы?

Айгөл ЗАКИРОВА

Комментарии