Кырым татарлары Русияне ник яратмый?

Кырым татарлары Русияне ник яратмый?

Кырым татарлары депортациясе көне алдыннан Русия Президенты Владимир Путин әлеге халык вәкилләре белән очрашты: ниһаять Русиягә кушылганнан соң, аларның тыныч һәм имин тормышка өметләре барлыкка килде, дип ышандырырга тырышты. Ләкин Кырым татарларына дәүләт мөнәсәбәтенең нинди булганын барлап чыксаң, күп михнәтләр кичергән бу халыкның ышанычын яулап алу өчен Русия хакимиятенә күп тырышырга кирәк булачак. Ул аны булдыра алырмы? Әмма инде бүген үк мондый киләчәккә өметләр шикле. Ышанмаучыларны яңа репрессияләр көтә, дияргә була бүген.

Инде Кырым җирлегеннән Русиянең үзенә килеп, үзебезгә үк, Русия мәмләкәтенең үзәгенә урнашкан Татарстан, Башкортстанга күз салсак та, якты, имин киләчәк көтәме минем милләтемне? Әллә, урыслашып, урыс мәдәниятенә елышып, телемә бетү, татар буларак югалу куркынычы яныймы? Бу татарга гына янамый: «Россия для русских» шигаре сүздә генә түгел, гамәлдә дә сизелә. Мин моны үзем дә, һәрдаим, сизеп торам. Башлап балаларыма татарча белем бирә алмыйм. Мәскәү, минем балам татар телендә белем алса, аны надан кала дип курыкмый, балам татар телле булып үссә – татар милләте чәчәк ата, дип пошаманда. Кырым татарлары бүген Русиягә кушылганга ни өчен сөенми, дигән сорауга, аларның михнәтле, газаплы үткәне генә түгел, Русиядәге татарларның, башка халыкларның милли, мәдәни мәнфәгатьләре санга сугылмау да җавап булып тора.

Кырым буенча күп вәгъдәләр бирелде, тел үстерү буенча да рәхәттә яшәячәк икән кардәш туганнарыбыз. Ләкин, бүгенге Русия бер төрле сөйләп, икенче төрле гамәл кыла торган ил ул. Путин чит илләрдәге урысларның тел-мәдәни хокукларын, гомумән урыс телле гражданнарны кайгыртабыз, дип янаулы белдерүләр белән чыкканда, Русиянең үзендә титулсыз милләтләр хокуклары кысыла. Русиядә бер генә милләт булдыру идеясе алга сөрелә. Русиядә татар гына түгел, мөселман булу да җиңел түгел. Юк урында экстремизм уйлап табыла. Бар әшәкелек, яманлык, куркыныч – мөселманлыктан, дигән караш сеңдерелә. Әнә бит кышын чиркәү яндыруда гаепләнүче егетләр зинданнарда җәфа чигә, җәзалар, газаплар аша булмаган гаепләрен танырга мәҗбүр ителә.

Менә шушы фонда Кырым татарлары безгә кушылуга сөенергә тиешме? Әгәр без хокукый дәүләткә, сүз ирегенә, демократиягә тиенгән булсак, коррупцияне, гаделсезлекләрне җиңсәк, Кырым татарлары гына түгел, башка милләтләр дә, безгә елышыр, Русия гражданнары дигән исемне мактаулы санар иде.

Инде КЫРЫМ ТАТАРЛАРЫ СӨРЕЛГӘНГӘ 70 ЕЛ. 1944нче елның 18нче маенда 200 меңләп хатын-кыз, балалар, инвалидлар НКВД гаскариләре тарафыннан автоматлар көпшәсе терәлгән хәлдә, бер көн эчендә товар поездларына тынкычлап төялеп туган нигезләреннән сөргенгә озатыла. Тулы бер халык дәүләткә хыянәттә гаепләнә. Ә бу вакытта ирләр сугышта – туган ватаннарын фашист юлбасарларыннан азат итә, ә ватаннары аларның хатыннарын, балаларын, әниләрен сөрә, атып үтерә, күпләр юлдагы михнәткә чыдый алмый һәлак була… Алар җиңү яулап кайткач та, гаиләләрен таба алмый азаплана…

КПССның 20нче съезды бу халыкны сөргендәгеләр статусыннан азат итә, әмма хыянәтче тамгасын алып ташламый, Кырымга кайтырга рөхсәт бирми. Хыянәтче исемен юкка чыгару, туган нигезләренә кайту рөхсәтен күп еллар дәвамында даулый бу халык. Әмма партия җитәкчелеге вәгъдәләрне кызганмый, тик ирек урынына активистлар эшсез кала, эзәрлекләнә, төрмәләргә утыртыла. 1967нче елның 5 сентябрендә СССР Югары Советы Президиумы Указы бу халыктан хыянәтче тамгасын алып ташлый, ташлавын. Әмма, «элек Кырымда яшәгән татар милләте вәкилләре» дип атап, бу халыкны милләт буларак юкка чыгара. Шул рәвешле депортацияне канунсыз дип тапмый, булып чыга. Берничә мең кеше бу карардан соң Кырымга кайта, әмма яңадан мәҗбүри сөрелә. Активистлар эзәрлекләнә. 1959нчы елда гына да 200ләп кырым татар төрмәләргә озатыла. КГБ ярдәмендә басым ясап, бу халыкны туган җирләренә кайту идеясеннән баш тарттырырга теләү дистә еллар дәвамында алып барыла. Миллионнарча татарлар имзалаган хатлар җавапсыз калдырыла…

Әлеге халыкның тарихына күз салсаң, тулы бер халыкка карата дистә еллар дәвамында геноцид оештырылганын күрәсең. Совет җитәкчелеге шул рәвешле Кырымда әзер йортларга хуҗа булган башка милләт кешеләре мәнфәгатьләрен кайгырткандыр. Кырым татарлары бүген дә ата-бабаларының нигезләрен читтән генә күрә, йә сатып кына ала ала. Аннан соң, Үзбәкстан икътисадына эшче куллар да җитешми. Чөнки татарлар үтә тырыш һәм белемле халык.

Әмма ни генә булмасын, Кырым татарларындагы көрәш рухын бернинди эзәрлекләүләр дә сындыра алмаган. Бик күпләр соңгы чиккә җиткән. Әйтик, 1978нче елның 23нче июнендә 46 яшьлек татар Муса Мәмүт үз үзен яндырган. 1975нче елда ул хатыны Зәкия һәм 3 баласы белән Кырымга урнаша. Анда кечкенә генә өй сатып ала. Әмма әлеге йортка документларны нотариуста да рәсмиләштермиләр, пропискага да кертмиләр. 1976нчы елның маенда УкраинаССР кануны буенча, паспорт режимын бозуда гаепләнеп, 2 елга ирегеннән мәхрүм ителә, ә хатынына шартлы срок бирелә. Вакытыннан алда төрмәдән чыккач, бу гаиләгә яңадан җинаять эше кузгалтыла. Әмма Муса түзми, 78нче елда милиционерлар күз алдында үзенә бензин сибә һәм ут төртә. Симфереполь больницасында 5 көннән ул вафат була. Авыр хәлдә ятканда да үз сүзен әйтеп үлә: «Мин Кырым татарларны депортацияләүгә протест йөзеннән үземне яндырдым», ди.

Икенче бер милли герой – Мостафа Җәмилев. Ул үз халкының туган илендә яшәү хокукы өчен дистә еллар буенча көрәшә. Барлыгы 15 ел төрмәләрдә утыра. Ачлык игълан иткән Мостафаны мәҗбүри ашаталар.

Бу көрәш, кызганычка каршы, тарихка гына кереп калмаган. Көрәш әле дәвам итә. Кырым татарлары тарафыннан үз лидерлары дип игълан ителгән Мостафа Җәмилев бүген Кырымга кертелми.

Совет чорында да бу халыкны каралту, аның өстенә хыянәтче тамгасын ябыштыру өчен күп эшләнде. Пропаганда, КГБ зур тырышлыклар куйды. Бүгенге Русия дә мәгълүмати яссылыкта гадел дия алмыйм. Әле Кырымдагы кардәшләребезнең күрәселәре алдадыр, дип куркам мин. Кырым җирлегендә экстремистлар инде табыла башлады. Булмаса да, аларны табачаклар.

ЯРАТМАГАННАР ТАТАРНЫ

Казан татарлары Иван Грозный тарафыннан җәбер-золым күреп, аннан соң Патша самодержавиесе тарафыннан эзәрлекләнеп, Совет чорында да язылмаган, күзгә күренми торган кануннар белән кыен шартларга куелган. Татарстандагы авыллардан паспортларын юнәтеп, урыс өлкәләренә күченеп урнаша алганнар белән аралашканым бар: Киров өлкәсендә яшәгән бер танышымның, гомерем чик буенда үтте, без икмәкле булдык, ә менә Татарстандагы күршеләребездә уңыш әйбәт, әмма халыкның кадере юк иде, дип сөйләгәне хәтеремдә. Урыс өлкәләрендә тормыш җиңелрәк булган… Шул татар булганнары өчендерме, Кырым татарлары да бәхетле була алмады. КГБ архивларына күз салсаң, Кырым татарлары артыннан Казан татарлары да сөргенгә сөреләсе булган. Әмма сугыш чорында эвакуацияләнгән промышленность тармагы туктап калудан, безнең Русия үзәгендә булуыбыз сәбәпле генә без чираттагы золымны күрми калганбыз. Яратмаганнар элек электән татарны. Бүген дә сөяләр дип әйтә алмыйм. Сугыш каһарманнарыбыз арасында гына да күпме геройлар татар булганнары өчен генә лаеклы бүләкләрен ала алмаган.

Бүген, ничек булса да, без үз ватаныбызда, туган җиребездә. Ә менә кырымлылар тагын ниләр күрер?! Алар инде Үзбәкстанга да китә алмый, Кырымга береккән. Шулай да, Муса Мәмүт вакыйгасы кебек соңгы чикләр кабатланмас, дип өметләнәсе килә…

Сәйдулла КУТУШЕВ.

Кырым татарлары Русияне ник яратмый?, 5.0 out of 5 based on 3 ratings

Комментарии