- 20.03.2018
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2018, №12 (21 март)
- Рубрика: Әйтсәм–әйтим…
Президент сайлаулары якынлашкан саен, Русия халкы язда килгән ташкын сыман гөрләде. Сайлаулар килә – ташкын булып, телевизорлардан, урамдагы баннерлардан, радио-газетлардан никтер шом булып, янап-кисәтеп, кандидатлар арасында ут кабып, аны су белән сүндереп, куркытып, өйләргә керә. Иң шомландырганы – Президент сайлау киләчәгеңне сайлау, дигән чакыру булгандыр. Мондый таркау, низаглы киләчәк нигә хаҗәт халыкка, дәүләткә? Безнең мең елдан артык тарихы булган, яуларда сыналган, хезмәттә данланган, бөек сәнгате, әдәбияты-мәдәнияте, халыкара дустанә яшәү үрнәге булган дәүләтле халыкның язмышы, киләчәге бер кеше кулына калган булса, бу бит бик куркыныч сәясәт. Русия халыклары бүген үзләрен кем итеп хис итәләр? Пәйгамбәребез әйтә: «Үзегез нинди булсагыз, җитәкчеләрегез дә шундый булыр», – ди. Шулай булгач, җитәкчеләр вәгъдә белән түгел, ә бәлки, әманәт нигезендә президент була. Халыктан булган әманәтне йөкләмә итеп алып. Һәм тәүге шигарь – халык ышанычы – әманәт булырга тиеш. Азатлык та, халык байлыгы да, мәдәнияте-сәнгате дә президент кесәсендә була алмый. Ул халыкларның гасырлардан туплаган байлыгы – дәүләте. Һәм президентның төп вазыйфасы – шул халыкка хезмәт, дәүләт каршындагы мәсьәләләрне хөкүмәт ярдәмендә чишү.
Ә шулай да, халык, дибез, лаек, дибез, тарихи дәүләт, дибез икән, пәйгәмбәребезнең, үзегез нинди булсагыз, җитәкчеләрегез шундый булыр, дигән сүзен тагын бер искә төшереп, үз-үзебезгә күз салыйк әле. Шул арттан чыккан җил кебек, яфрак та селкетә алмаган, ләкин зәһәр исле Жириновский артына ияреп барырга лаек халыкмыни без? Собчак дигәндә бер хикәят искә төшә: өч карт яшьлекләрен искә төшереп утыралар икән. Шунда берсе: «Карагыз әле, Рокыя түтәйләрдә аулак өй бит бүген. Әйдә, киттек кызлар янына!» – ди. Болар дәртләнеп, берсе – билен тотып, икенчесе чатанлап, урыннарыннан кузгалалар. Шунда берсе: «Ә ишек ачарлар микән, кертерләр микән?» – дип сорап куя. Өченчесе: «Әй, кертмәсәләр, кайтырбыз да йокларбыз. Ә менә ишек ачсалар, нишләрбез?» – дип пошаманга төшкән. Собчак та, үтмәсә, «Дом 3» ачып җибәрер, монысына белем дә, акыл да кирәкми. Ә президентлыкка үтсә, нишләмәк кирәк? Үзенә – мәшәкать, халыкка бәла булмасмы? Башкаларының сүзен тыңлаганда да бөтенесе бер сүз сөйли. Берсе, бу кәгазь ак, дип шар яра. Икенчесе, юк, ак кәгазь бу, ди. Өченчесе, ялганчылар сез, ак бит бу, дип оран сала. Боларны тыңлагач: «Бөтенегез бер сүздә булгач, ник партияләргә бүленеп беттегез соң сез?» – дип сорыйсы килә. Ни өчен берләшеп эшләү үрнәге күрсәтмисез дә уртак фикергә килеп, хезмәт итмисез? Юк, егетләр, ил өчен, халык өчен җан аткан кешеләр табигате түгел бу, дәрәҗә, урын өчен тарткалашу бу, тәкәбберлек әсәре бу. Аллаһы тәгалә әйтә: «Әй иман китергәннәр, Аллаһыга, пәйгамбәргә һәм арагыздан сайлап куелган әмирләрегезгә итагать итегез!» – ди. Президент халыкның юлбашчысы булса, шул юлбашчының дилбегәсе халык кулында булыр. Кирәк вакытта ашыктырып, тиешле вакытта турылап, дилбегәне нык тоткан халыкның дәүләте дә нык, киләчәге дә өметле булыр. Ләкин иң куркынычы – Аллаһының кисәтүе. Аллаһы Тәгалә Коръән Кәримдә әйтә: «Мин бер халыкны да юк итмәячәкмен шул халык үзенең арасыннан аларны упкынга алып баручыны юл башына куймыйча», – ди. Әмир һәм ялган бер тәхеткә сыймый, хаким дәүләтне кесәсе дәрәҗәсенә төшерми икән, халкы аннан түгел, аның өчен куркачак. Сайланган кеше халык ышанычы – әманәт икәнен онытмасын иде, оныттырмасак иде.
Зөфәр ГАЛИУЛЛИН,
Киров өлкәсе мөфтие

Комментарии