Судьялар кәҗә – түрәләр патша

Судьялар кәҗә – түрәләр патша

Галәмәт кызык илдә яшибез. Пенсиягә, социаль түләүләргә акча җитми. Оптимизация дип мәктәпләрне, больницаларны ябабыз. Үзебез нефть, газ өстендә утырып та ягулыкка үскән бәяләргә аптырыйбыз. Авыллар таралып бетте. Эшсезлек чәчәк ата… Санап бетерә торган түгел чатаклыкларны. Ә шул ук вакытта Русия миллиардерлар саны белән дөньяда беренче өчлеккә керә. Спорт буенча да без алдынгы. Дөрес, атаклы командаларда үз егет-кызларыбыз алай күп түгел. Чит илләрдән спортчылар сатып алуга бездә акча күп. Анда, мин һәм шушы «Безнең гәҗит»не укучы күз алдына да китерә алмый торган акчалар, гонорарлар туглана. Коррупция баткаклыгына кереп чумган җәмгыятьтә, намуссыз юл белән байлык туплаган кавем чит илдә дә аерылып тора. Ата малы жәл түгел ич, үзең азапланып эзләп тапкан түгел… Мин моны узган көздә гомеремдә беренче тапкыр Мисырга ял итәргә барган чакта самолетта ук күрдем. Берзаман ярты салон исереп бетте. Шау-шу купты… Куркып калдым, чөнки самолет уңлы-суллы бәргәләнә башлады. Барың да берьюлы торып сикергәли, биешә башласаң, һава корабы да күктә «бии» башлый икән. Кораб командиры берничә тапкыр кисәтү ясарга мәҗбүр булды. Мондый күренешләр белән очрашкач, үзебезнең старший брат телендә «дорвались» диясем килә минем.

Әйе, менә шулай чама-чикләрне буташтыра башлагач, барып чыгарбыз ахыры. Чик-чама ул закон дигән сүз. Ә бездә законнар кагылмый торган түрәләр, шәхесләр бар. Әйтик, шул ук губернаторга сүз әйтеп кара. Аңа закон түгел, илбашы гына начальник. Ә теге илбашына кем хуҗа? Белмим, безнең илдә анысына начальник таба алмыйм. Без ятим балаларыбызны яклаган, нинди генә гаепләр табарга тырышмаган АКШта гына ул президент дип тормыйлар, сенатор, губернатор димиләр, кыңгыр эшен сизәләр икән, шалт, утыртырга да күп сорамыйлар. Һаман да шул АКШның элеккеге президенты Клинтонны жәллим. Кайчандыр сәркатибе белән гыйшык уйнаган янәсе. Күпме шаулаштылар, хөкем итәргә дип… Башка эшләре юктыр, тапканнар! Соң Клинтон ир кеше ич, гормоннары уйнап торганда…

Әле беркөнне интернетта Путинның «үги улы» Кадыйровка охшаган кешенең порнофильм дип әйтергә ярый торган роликта күңел ачуын күрдем. Ышанмадым. Мөселман җирендә идарә итә торган кешенең андый гөнаһы булмас. Ул андый салмыш кыяфәткә дә кермидер, һәм даирәсендә дә исерекләр юктыр, дип уйлыйм.

Әле яңа гына тагын бер хозяин-барин-патша гамәле кылынды бит әле Путинның «үги улы» тарафыннан.

«Терек» белән «Рубин» футбол командалары очрашты. Соңгы уен 0:0 исәбе белән тәмамланды. Грозныйда үткән уенны, билгеле инде, башлыгы да тамаша кылды. Уенның 87нче минутында төп хөкемдар Грозный уенчысы Ризван Уциевны «Рубин» уенчысы Гөкдениз Караденизне төртеп екканы өчен уеннан чыгаргач стадионда бар көчкә «Сатлык хөкемдар… Син кәҗә!» («Судья продажная… Козел ты!») дигән сүзләр яңгырады. Әлеге уенны турыдан-туры эфирда алып баручы Василий Уткин хәтта бер мәлгә ни әйтергә белмичә тынып калды. Бу тавышы иде. Аны соңрак диктор, ниндидер бер инженер дип тә аңлатмакчы булды. Белмим, Рамзан тавышын аеру өчен зур сәләт кирәк түгел.

Соңрак Чечня хакиме Рамзан Кадыйров Instagram битендә әлеге сүзләре өчен футбол дөньясы алдында гафу үтенүен, ләкин хөкемдарга карата шундый ук фикердә калуын һәм аның «сатлык» булуын әйтте. Шулай ук хөкемдарның «Терек» уенчысын уеннан чыгаруын төптән тикшерүне таләп итәчәген язды. Соңрак та ул үзенең кычкыруын таныды. Ярый инде, кемнедер, ниндидер бер мескенне гаепле итеп калдырмадылар. Хәер, мондый хулиганлыкны бер мескен түгел, Рамзанның үзе кылуы бу команда һәм стадион өчен яхшырак.

Хәзер бу вакыйга уңаеннан матбугат җанланды. Контроль-тәртип комитеты нәтиҗә чыгару өчен бар документларны көтә. Әлеге хәл аркасында Грозныйның «Терек» футбол командасы биш уенын тамашачыларсыз гына уйнарга мөмкин. Киләчәктә Грозныйда Европа уеннарын уйнау да имин түгел дип саналу ихтимал.

Монысы, закон үтәлсә, һәм аерым затларга аерым ташламалар табылмаса. Минем уйлавымча, бу вакыйга шул килеш үзагымында акрынлап онытылыр. Түрәләргә бар да ярый. Ә Рамзан ул аерым статуста. Ул бит илбашының «үги улы». Үги атасы бармак янаса гына инде. Ичмасам, футбол караганда үзеңне тәртипле тот, микрофонга сүгенмә, дисә, монысы Чечня хакиме өчен иң зур хөкем булыр.

Әлегә, журналистлар бармак бөгеп санаудан, үзара фаразлар белән бәхәсләшүләрдән ары китә алмый. Шушы көнгә кадәр футбол түрәләреннән тиешле җавап-аңлатма бирелгәне юк. Рамзан урынына кемдер, диктормы, инженермы кычкырган булса, мәсьәлә хәл ителер, хәтта бу стадион, дисквалификацияләнер иде. Димәк, монда иминлек тәэмин ителми, микрофонга теләсә кем үтеп керә ала. Теләсә кем дигәннән, Рамзан та комментатор будкасына үтеп керергә тиеш түгел.

Рамзан мыскыллаган судьяның гамәленә тел-теш тидермәслек, минемчә. Ул дөрес эшләде. Нишлисең, үзен патша итеп хис иткән түрәгә җиңелү кызык түгел, харам белән булса да җиңү кирәк.

Менә иң кызык җиргә җиттек. Фаразым шул: Кадыров һәм аның командасына да, стадионына да дәгъва булмаячак. Ә менә теге судьяның чынлап та ахмак, кәҗә, сатлыкҗан булуын исбатларга тырышачаклар. Инде моңа омтылыш сизелә.

Сезнең фараз ничек? Безнең илдә түрә хаксыз һәм гаепле була аламы? Бигрәк тә Русия Президенты Путинның Чечня буенча «үги улы» Рамзан Кадыров нисбәтендә…

P.S. Әле яңа гына матбугатта тагын бер хәбәр таралды. Грек футбол федерациясе Георгиос Катидис исемле футболчыны спорттан кумакчы. Теге гол керткәннән соң, шатлыгыннан тамашачыларга Гитлер фашистларының сәләмләшү билгесен күрсәткән. Спортчы үзе, мин аның ни аңлатканын белмәдем, дип аклана. Бу Русия түгел шул, Греция…

Сәйдулла КУТУШЕВ.

Комментарии