Надан булу «модасы»

Айга бер тапкыр булса да кибеткә кереп, китап алырга тырышам. Татар яисә чит ил авторларын гына укыйм, нигәдер, рус әдәбияты белән дуслык барып чыкмады.

Шөкер, Казанда китап кибетләре күп. Анда сатып алучылар да җитәрлек. Димәк, минем төсле хыялыйлар бар әле дип шатланып йөрим. Өендә киштә-киштә китаплары булган кешеләрне күреп, һәрвакыт андыйларга ак көнләшү белән карый идем. Без балачакта макулатура җыйдык бит. Пионер отрядлары, аерым пионерлар, ягъни без, ярыша-ярыша кәгазь ташыйбыз. Кем күбрәк алып килә, шуны бүләк көтә. Директор исеменнән истәлек язуы белән мәктәп мөһере сугылган… китап! Аны үзеңә бирәләр бит! Шуны шатланып алып кайтасың. Инде бераз үсә төшкәч, башка малайлар белән шул макулатура өелгән мәктәп склады ишеген каерып кердек. Андагы байлык! Макулатура авырлыгы артыннан куып, менә дигән китапларны китергән кайберәүләр. Караңгыда, дымлы кәгазьләр арасыннан китап актарып алуым, әйбәтрәкләрен өйгә алып кайтуым истә. Кызганыч, озак та үтми мәктәп җитәкчелеге теге ишекнең каерылганын белеп, ныграк йозак куйдырды да керә алмаслык булды. Күпме байлык әрәм китте?!

Китапның үзенә генә хас тәме һәм исе бар. Ничек алай булгандыр, авыл китапханәсенә әти яңа басмалар алып кайта иде. Илтеп тапшырганчы бер атна чамасы алар бездә тора. Кызыгракларын алып укып чыгабыз. Күңелемә шул китап исе сеңеп калган. Типографиядән чыккан гына, буяулары борынны кытыклап аңкып тора. Ялтыравык, әле беркем дә кагылмаган. Аларны киндер бау белән бәйлиләр иде. Әти шул бауны кисеп җибәргәнне көтеп торабыз…

Якшәмбе көннәрендә Казанның Кәрим Тинчурин тукталышына еш йөри идем элегрәк. Анда һәр ял саен китап ярминкәсе оештырыла. Иске басмаларны саталар. 5-10 сум торганнары да бар. Күбесенчә классиклар, күптомлык. Кемдер укыган, таушалып беткән китаплар. Шунда барган саен, биш-алты җыентык төяп кайткаладым. Китап моңарчы кемдер укыган дип җирәнә торган нәрсә түгел бит…

Балачак хатирәләренә чумып, ник хисләнеп утыра икән бу дип гаҗәпләнмәгез. Шушы көннәрдә күләмендә үткәрелгән кызыклы бер социологик тикшеренү нәтиҗәләре игълан ителде. Илдә яшәүче халыкның 40 проценты бөтенләй китап укымый икән. Соңгы егерме елда укымаучы ике буын үсеп җитте. Укымаган әти-әниләрнең надан балалары җитлегеп килә.

Китап белән ерак китеп булмый, интернет заманы хәзер, диярсез. Алай түгел шул. Китап – уйланырга мәҗбүр итүче нәрсә ул. Фантазияне дә үстерә, хисләрне аңларга булыша. Ә безнең яшьләр өчен бүген бөтен нәрсәне дә уйлап бетереп, чәйнәп авызларына каптыралар. Гомумән, өйдә китап укып утыру модада түгел. “Вконтакте” сайтында кайбер яшьләрнең анкетасын укыйм. Яраткан китапларыгыз дигән бүлектә “мин бөтенләй укымыйм”, – дип язып куйганнар. Оят түгел, горурлык. Наданлык – мактана торган сыйфат…

Шөкер, башка заманда үстек. Китапларны чүплекләрдән эзләп йөри идек. Кызык заман булган икән безнең яшьлек. Модадан артта калып яшәсәк тә, надан килеш үсмәдек…

Сәйдулла КУТУШЕВ

Комментарии