Татар телен дәүләт теле итә алырбызмы?

Хөрмәтле «Безнең гәҗит» редакциясе! Сезгә мондый сорауны бирү урынлы да түгелдер. Андый сорауны дәүләт органына бирәсе иде, диярсез. Килешәм. Татарстан – дәүләт. Аның законлы җитәкчесе бар. Тел мәсьәләләрен көйләүчесе дә бар. Бу хакта минем баш мөхәррирнең уй-фикерләрен беләсем килә.

Телебезне дәүләт теле дибез. Ә ничек язабыз? Дәүләтчәме? Дөресме?

Бер үк сүзнең ике төрле язылганын еш очратам. Мисаллар китерәм. «Җидегән чишмәләрдә җиде улак, челтер-челтер ага көмеш су» («Җидегән чишмә» җыры, Гомәр Бәширов сүзләре). «Чылтырап аккан чишмәгә суга дип килгән идем» («Фазыл чишмәсе», Сибгат Хәким сүзләре).

«Ватаным Татарстан» газетасы ничә еллардан бирле «вазифа» дип яза. Ә дөресе – «вазыйфа». Татарстан Республикасы Конституциясендә шулай дип язылган. Әлегә «Ватаным Татарстан» газетасы, хакимият органы буларак, тел мәсьәләләренә тиешенчә катнашмый.

Сезнең фикерегез нинди? Татар теле кайчан тулы хокуклы дәүләт теле була ала?

Зыятдин ВӘЛИӘХМӘТОВ,

Казан шәһәре 

Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ: укучыбызның соравы бик урынлы. Аңа җавапны һәркем эзләргә тиеш, шунлыктан мин аны укучыларыбызга юллыйм. Җавапны бергәләшеп эзлик.

Комментарии